Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов «җиңеннән куллары да күренми торган безлимитный» костюмлы фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов «җиңеннән куллары да күренми торган безлимитный» костюмлы фотосын күрсәтте
Рамил Гали

Юмор остасы Рамил Шәрәпов, ягъни без белгән мыеклы Шәрәпҗан социаль челтәрдәге сәхифәсендә мәктәп елларындагы бер фотосурәте белән уртаклашкан һәм күңеленә уелып калган хатирәсен яңарткан.

«Шушы фотоны күргән саен көләсе килә (күбрәк костюмыннан). Мин беренче сыйныфка кергәндә алганнар иде шул «безлимитный» костюмны... Ул вакытта куллар җиңеннән дә күренми иде әле минем. Аллаһка шөкер, 5нче сыйныфка җиткәч, куллар кояш күрә башлады (шул костюм белән укып та бетердем бугай).

Әле дә истә, ул чиректә беренче «3»ле чыкты алгебра фәненнән. Иң курыккан кешем – әти! Биш минутлык кайтасы юлны да сәгать ярым урап кайткан идем. Бөтен кеше белән исәнләшеп, ике әбиеңнең бакчасын утап... Кайтсам – бетте бит...

Кайтуга ук әтигә көндәлек кирәк булмасынмы?! Андагы теге «3»лене күргәч... Көндәлеккә җан кергән кебек, бүлмәдән-бүлмәгә очып йөри башлады. Шул көннән соң мунчага да алгебра белән йөри башладым мин! Әтидән чүмеч килеп эләккәч, бөтен булган алгебра да шул мунчада коелып калды бугай. (Хәзерге балаларны чүмеч белән куркытып кара әле, мунчаңнан ук алып китәчәкләр.)

Бу фотода уң ягымда – минем бертуган сеңлем Гөлназ», – дип язган Рамил.

Артистның әлеге хатирәсе бик күпләрнең кәефен күтәргән, балачак елларына алып кайткан.

«Рәхәтләнеп көлә-көлә укыдым, кәефләр күтәрелеп китте», «Ул – авыр 90нчы еллар инде, «брат»! Ул чорда барыбыз да шулай киендек», «Рамил, минем дә андый сапоги бар иде. Ничә ел башына мамык тутырып кидем», «Ә минем истә: әни мәктәптән җыелыштан кайткач, кат-кат ыштан кидем. Чөнки каешы шәп иде, «2»ле өчен каты эләкмәскә», – дип язганнар Шәрәпҗанның виртуаль дуслары.

Фото: Рамил Шәрәповның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100