Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов Илсөя Бәдретдиновага: «Сине майкадан күрәсем килә»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов Илсөя Бәдретдиновага: «Сине майкадан күрәсем килә»
Рамил Шәрәповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Рамил Шәрәпов үзе уйлап тапкан Шәрәпҗан образында Илсөя Бәдретдинованың концертына барган. Ул сәхнәгә ялтыравыклы күлмәк һәм ялтыравыклы чалбар киеп менде.

«Сиңа гына ялтыр-йолтыр кияргәмени?» – диде ул Илсөянең бу сезонындагы күлмәкләре ялтыравыклы булуына ишарәләп.

«Сиңа нәрсә бүләк итәргә дип озак уйладым. Тямай концертына барган идем, аңа майка бүләк иттем. Сиңа да майка бүләк итәр идем, кайбер габаритларына туры килеп бетмәс. Минем сине майкадан күрәсе килә инде...

Үзең чәчәк кебек, әмма холкың ирләрнеке. Концерт саен күсәк-күсәк ит ашыйсы килә дисең. Күсәге булмаса да, колбасасы бар. Син мине не волновай, колбаса аша давай», – дип колбасалы-батонлы букет бүләк итте Шәрәпҗан. 

«Ай батон белән! Ә исе, син ашап карадыңмы?» – диде Илсөя.

«Исеее.. Белгән булсам, алып килми дә идем», – дип шаяртты Шәрәпҗан.

Юмор остасы бүләккә җыр да башкарды:

«Мин барам урамнан,

«Уникс»ка каранам, Илсөянең концерты.

Эшләпәм үземнеке, күлмәгем хатынныкы,

Ыштаным белмим кемнеке, Илсөя халыкныкы».

Видеода күренгәнчә, концерттагы тамашачы рәхәтләнеп көлгән, ә виртуаль дөньяда кайнаучылар Рамил Шәрәповның талантына сокланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100