Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов: «И, сүгәсездер мине...»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов: «И, сүгәсездер мине...»
Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан

Юмор остасы Рамил Шәрәпов соңгы арада социаль челтәрләрдә Шәрәпҗан образында күренми торган иде.

«Ни хәлләр соң? Югалткансыздыр инде мине? И-и-и, сүгәсездер. Ташлады, дип әйтәсездер. Юк, җәмәгать, ташламадым! Башкортстан якларын гөрләтеп, концерт куеп кайттык бит әле. Сезонны яптык дисәм дә дөрес булыр. Әле менә утырып санадым, «Шәрәпов шоу – 2» программасы белән сиксәнгә якын концерт куйганбыз. Бу сан, әлбәттә, кем өчендер кечкенә булып күренер, мактанырлык та түгелдер. Ә безнең өчен зур сан! Аллага шөкер, быел географияне киңәйттек. Яңа район-авыллар, шәһәрләр өстәлде.

Хәзер әкренләп «Шәрәпов шоу – 3»кә әзерләнә башлыйбыз. Зур рәхмәтләрем, иң беренче чиратта, тамашачым, сезгә! Рәхмәт минем белән булганыгыз өчен. Бер-беребезгә тугры калып, озак еллар әле сезне сөендерергә булсын. Икенчедән, зур рәхмәтем үземнең төркемемә! Без бер гаилә кебек эшлибез, яшибез, елыйбыз, көләбез... Без бер команда! Кыскасы, яңа программа белән очрашканчыга кадәр!» – дип язган Рамил шәхси аккаунтында.  

Быелгы сезон беткәч, димәк, хәзер Рамилнең виртуаль дусларына Шәрәпҗан кәмитләрен күрсәтергә мөмкинлеге күбрәк булачак. Ә концертларына барган тамашачысы бик канәгать калган сыман. «Ой, концерт шәп булды. Матур җырлыйсың да икән. Көлдерүеңне сөйләп тә торасы юк. Яхшы биисең дә әле!», «Бик ошады концерт. Рәхәтләнеп көлдек тә, еладык та, ял итеп тә кайттык. Киләсе елларда көтеп калабыз үзебездә», – дип язганнар аңа.  «Мәскәүгә дә килегез. Бөтен туганнарымны, дусларымны чакырам концертка», – дигән, хәтта, берәү.

Ә журналист, продюсер Миләүшә Айтуганова кыска гына итеп: «Кыскасы, син маладис!» – дип бәя биргән Рамилгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100