Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрәпҗан: «Гомердә андый рекорд булганы юк иде»

news_top_970_100
Шәрәпҗан: «Гомердә андый рекорд булганы юк иде»
Фото: Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан

Шәрәпҗан образында танылу алган юмор остасы Рамил Шәрәпов социаль челтәрдәге сәхифәсендә быел үзе катнашкан Сабантуйларга нәтиҗә ясаган.

«Быелгы Сабантуйларга нәтиҗә ясап алыйк әле:

1. Барлыгы биш Сабантуйда катнаштым.

2. Быелгы Сабантуйларда үзем генә түгел, Шәрәпҗан да бар иде. Мин алып бардым, Шәрәпҗан халыкны уйнатты. Мәш килдек, кыскасы.

3.Башка елларны тачка белән ярышларда кызык ясап йөрсәм, быел исә рәхәтләнеп чаңгыда «шудым». Теге кызык видеодан соң, мине тагы да күбрәк чакыра башладылар. «Безгә дә килеп, кызык ясап китегез әле», – диләр. Очраган саен: «Ну теге апаның «телевизор»ын ваттың», – дип көләләр.

4. Әлеге кызык видеоны «Однаклассники»га урнаштыргач, дүрт йөз мең кеше караган! Гомердә андый рекорд булганы юк иде.

5. Шул видеодан соң авыл көннәренә чакыра башладылар. Кайберләренә Рамил Шәрәпов кына кирәк, кайберләренә – Шәрәпҗан гына. Хәзер без алмаш-тилмәш халык күңелен күрәбез.

6. Быел Питрау Сабантуенда да катнашачакмын.

7. Фотодагы апага килгәндә, Тулбай авылында булган хәл бу. Ул апа мин Сабантуйга килмәсәм, катык ярышында катнашмый. Мин клсәм инде, катыктан чыкмый да», – дигән Рамил.

«Шәрәпҗан булган җирдә ничек күңелле булмасын! Һәрвакыт без яраткан Шәрәпҗан булып кал. Ходай биргән талантың чәчәк атсын», «Башкортстанга да кил әле», «Сабантуйлардан үзегез катнашкан видеоларны күбрәк куегыз әле», – дип язганнар Рамилгә виртуаль дуслары.

Ике апа арасында, уртада Рамил чаңгы киеп ярышкан теге видеоны карагыз әле. Чынлап та, әкәмәт килеп чыккан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100