Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов гаиләсендәге яңалыкны әйткән

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов гаиләсендәге яңалыкны әйткән
Фото социаль челтәрдән алынды

Рамил Шәрәпов бик күпләрне борчыган сорауга җавап биргән. Юмор остасын, өченчегә бәби алып кайтасызмы, дип, аптыратып бетерәләр икән.

«Земфира белән сезгә ул яңалыкны әйтергә теләгебез бар иде. Чын күңелдән котлый аласыз. 1 ел элек кенә без дүртәү идек, хәзер бишәү булдык: мин, Земфира, малай, кыз һәм тычканнар», – дип җавап биргән Рамил бу сорауга, шаяртып. Ахырдан, җитдирәк тонга күчеп: «Бездә болай да 3 бала, Ленара, Раян һәм мин – иң өлкәне», – дип тә өстәгән. Әлеге видеоны «Татарлар.Казан.Татарстан» телеграм-каналы урнаштырган.

Соңгы вакытта артистлар арасында берәр җан иясе алып, «без арттык», «гаиләбез ишәйде» дип хәбәр салу гадәткә кереп китте. Рифат Зариповлар гаиләсе Зәйтүнәле (песи кушаматы) булды, Данир Сабировлар «Җан» исемле эт малае һәм маймыл алып җибәрделәр. Айгөл Бариева Солтанлы (песи баласы) булды. Рамил исә өендә үрчеп киткән тычканнарын гаилә әгъзалары исемлегенә кертә. Ләкин мондый шаяртулар һәрвакытта да үтемле булып чыкмый.

«Шундый җитди итеп сөйли, ышанып тыңлап утырам...»; «Мин, Земфира, малай, кыз, тычканнар... Бу – бишәү буламы инде? Бер дә булмаса, песи, дияргә иде»; «Рифат Зариповка да ышанган идем, алар Зәйтүнә исемле мәче алганнар», – дип канәгатьсезлек белдерәләр бу видео астында да.

«Бала алдан бара, Шәрәпҗаннар арттан барамы? Бала артыннан бармыйлар, бала алып кайталар», – дип тә төзәткәннәр артистны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100