Рамил Шәрапов: «Шәрапҗан образы барлыкка килгән чорда, күрше хатынына барган идем»
Рамил Шәрапов (Шарапов) – татар эстрадасында юмор өлкәсендә эшләүче артист. Ә алар күп түгел. Мәсәлән, Әбри Хәбриев бар, аннан соң «Мунча ташы» эстрада театры бар. Бармак белән генә санарлык, кыскасы. Ул «Интертат»ка үзе һәм иҗаты турында сөйләде.
«Күрше хатынына барган идем...»
Концертлар туры ничек, Рамил?
Быел безнең өченче сезон. Аякка басып, үз төркемемне туплап, «Шарапов-шоу» дип аталган программа белән чыгыш ясыйбыз. Шушы төркемем минем белән кырыгынчы сезонга кадәр барсын иде, дип телим. Төрле чаклар булыр, аңлыйм, тик менә шушы авырлыклар төркемемне сынар да, бәлки.
«Шарапов-шоу» проекты башкаларныкыннан кайсы яклары белән аерылып тора?
Юмор белән үрелеп барган программа тәкъдим итүчеләр бик юк бит ул. Легендар «Мунча ташы» эстрада театры бар. Алар инде 43нче сезонын бирә. Эстрадада скетчлар кую шул аларда һәм бездә. Әмма безнең үз юлыбыз, ничек кенә Гамил абыйны хөрмәт итсәм дә, аларга охшау теләгем юк. Юнәлешләребез үзгәрәк. Театрда эшләгән елларда Петросянны карарга ярата идем. Ул әле дә минем кумир. 31 гыйнвар көнне, бөтенесе салатлар ясаганда, без хатыным белән аның шоуын карадык. Ул үз карьерасын булдырган!
Юморның билдән түбәне була…
Мин шәхсән үзем сыйфатка басым ясыйм. «Пошлый» юмор белән халыкны көлдереп була, сүз юк, тик ул, минемчә, безнең менталитетка туры килми.
Син нәрсә турында шаяртасың? Караганым юк, бигайбә.
Килмисең шул, башкаларга гына йөрисең!.. Гадәттә, концертларда ничек: бер җырчы җырлый да, аннан соң алып баручы чыга, соңыннан биючеләр бии, һәм шушы исемлек яңадан кабатлана. Бездә алай түгел, скелетларны, калыпларны алмаштырабыз. Һәр концертның асылында бер тема бар. Узган елгы программабызның исеме «Вакыт күкәе» иде. Театральләшкән тамашада геройлар таш гасырга эләгә. Пионерлар вакытын да керттек. Спектакль кебек, бер тема, бер тарих.
Таш гасырга хас үзенчәлекләрне өйрәнгән идеңме?
Киемнән, костюмнардан башлап, ташларга кадәр – барысы да таш гасыр элементлары. Интернеттан укыдык күбесенчә. Алар бит инде, гомумән, безгә охшамаган.
Камаллар бу арада бик озын спектакльләр куя башлады. Программаң бу яктан ничегрәк?
Концерт ардырмаска тиеш, һәр миниатюраның үз вакыты. Әгәр дә тамашачы арып китсә, концерт башланганда алынган ләззәте дә, күтәренке кәефе дә тамаша ахырында калмаячак. Бу – психология.
Шәрәпҗан образы культка әверелде. Хатының Земфира да ярдәм итмәде түгел.
Холкыңа туры килерлек хатын табу – зур бәхет икән ул. Күпме әле дә табышмаган парлар бар… Яши башлаганда, артык мактанырлык малыбыз да юк иде. Беркем дә китереп тә бирмәде. Менә 10 ел яшибез, шөкер. Ә Шәрәпҗан образын булдыруда аның бер 50 проценты бар. Әле образ барлыкка килгән чорда, күрше хатынына барган идем.
Кеше хатынына йөрмә син.
Беренче 2 видеода Илдус исемле дусның хатыны катнашты. Аннан, минәйтәм, гел кеше хатынына йөреп булмас, Земфираны күндердем. Бик матур килеп чыга башлады! Төннәр буе уйлый идем, нинди генә эш башкарсам да, уйларымда шушы образ иде. Земфира Шәрәпҗанның ничек барлыкка килүен күрде.
Башка образ чыгарырга уйламыйсыңмы?
Планда бар. Башта чыгарып карарга кирәк, аннан соң популярлаша ул.
Кашыңны бераз кырырга, бәлки, махсус салонга барып кайтырга уйламыйсыңмы?
Ә син үзеңне телеңне кыскартырга уйламыйсыңмы?.. Шаяртам гына. Бу бит – минем «изюминка».
Чәчләр коела башласа?
Фломастер белән буйыйм, бәт-тәч. Элегрәк кашым һәм колагым менә шундый булганга ояла идем. Авылда күршеләр: «Зур колак, үзбәк», – дип үчеклиләр иде. Минусларымны плюска әйләндердем. Үз-үзеңнән көлә белү дә – сәләт.
Депрессиядә булганда син нинди?
Күп уйлау депрессиягә китерә. Кайчагында мин үзем генә калырга яратам. Гел елмаеп, шаяртып йөргән кеше турында халык «елап алырга мөмкин бу» дип уйламыйдыр да. Үзем генә авылга кайтып китә алам. Елыйсым килсә дә, елап булмаган чаклар була. Барысын да үз эчеңә җыеп ятарга кирәкми.
Сүгенгәлисеңме?
Чыга инде, булгалый. Тәмле итеп кенә… Бик ачу килгәндә.
«Дилбегәне җибәрсәң, сыйфат һәм тәртип югала»
Төркемем бар, дисең. Зал җыелмыйча, кесәгә акча кермәгәнрәк чакта алар синең хәлеңә керәме?
Төркемемдә 7 кеше. Эшли башлаганда үз-үземә сүз биргән идем: кеше буламы, булмыймы – төркемдәге егетләр-кызларга сөйләшенгән бәяне барыбер түлим. Үзем гастрольләр белән йөрмәгәндә, башка төркемнәрдә эшләдем. Тамашачы күп булмаганда, артистларның миңа түләми калганнары күп булды, димим, булмады, дип тә әйтә алмыйм. Менә шушы түләмәү очракларыннан чыгып, башкача эш итәм.
Ярый инде, Рамил, кеше бик җыелмады бит, бүгенгә ярты бәяне түләсәң дә була, дигәннәре бармы?
Үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, бер әйткәннәр иде. Кырт кистем, бу – минем принцип. Миңа ышанып чыккан бит алар. Мин бар нәрсәдә тәртипне яратам. Берәр нәрсә куштым икән, шул ук вакытта эшләнергә тиеш ул. Концертка әзерләнү вакытында, тамаша дәвамында мин барыбер җитәкче. Дилбегәне җибәрсәң, сыйфат һәм тәртип югала. Ә менә эштән тыш вакытта мин алар өчен дус. Без гостиницада бергә кунабыз, аралашабыз, сөйләшәбез, көлешәбез.
Юмор – бик нечкә әйбер ул, кемдәдер юмор хисе бар, ә кемдәдер – юк. Шаяруларның барысы да «атмыйдыр»?
Бер районда, мәсәлән, һәр шаяртуны дәррәү кабул итәләр. Балтачка бардык бер, аларны гаепләвем түгел. Шул ук программа, югыйсә, тик кычкырып көлү дә, артык эмоциональ булу да юк. Халык теләр-теләмәс: «Хихих», – дип утыргач, үз-үземә: «Артист түгел инде син, Рамил», – дип зарланам. Соңыннан аңладым: халыкның тыйнаклыгы икән бу. Концерт ахырында, басып, алкышладылар. Димәк, охшаган.
Ярдәмче администраторың бармы?
Ышанырлык кеше бик юк. Акчасын да түләргә була аның, тик артыннан яңадан барысын да эшләп йөрергә туры килсә, нигә инде ул миңа? Ут булсын, миннән алдан йөгереп йөрсен.
Артист булмасаң, кем булып эшләр идең микән?
Хирург буласым килә иде. Халыкка ярдәм итүдән ләззәт алам мин. Мәсәлән, кибеттә йөргәндә олы яшьтәгерәк әбине күрсәм, авыррак хәлдә икәнен аңласам, аның өчен үзем түлим. Берсендә, образ өчен, элекке генә бер олимпийка кирәк иде. Бер бабай мусорда казына, ә өстендә – шул нәкъ менә миңа кирәк булган олимпийка! «Әйдәгез, сатып алам», – дидем. Хәзер карыйм: әйе, акчасын да бирдем, тик бабайның кияргә киеме калмады бит. Аңа үз курткамны чыгарып бирдем. Аннан соң гел шул мин биргән кызыл курткада йөрде ул.