Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов: «Икебезнең беребез генә исән калырга тиеш булган»

news_top_970_100
Рамил Шәрапов: «Икебезнең беребез генә исән калырга тиеш булган»
Фото: Рамил Шәрәповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чаллы телеканалының «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында юморист, «Шәрапҗан» образын тудыручы Рамил Шәрапов кунак булды. Ул балачак хыялы, артист һөнәрен ничек сайлавы турында сөйләде.

«Минем хыял бар иде, хирург булырмын, дигән. Мин каннан да курыкмыйм. 9 сыйныфны бетергәч, медицина көллиятенә барырга уйлап йөри идем.

Мин 9 сыйныфны тәмамлаганда, театр училищесына студентлар җыялар иде. Буа театры җитәкчесе Раил Садриев театр училищесына барып карарга тәкъдим итте. Минем мәктәптә азмы-күпме иҗат иткәнемне белә иде. Ә мине анда алырга теләмәделәр. Буй бәләкәй, йөзгә матур түгел түгел. Артист чибәр, олпат булырга тиеш. Минем колак зур, каш тоташ, чегәнгә охшаганмын. Ул вакытта Раил абый үз хәер-фатихасын биреп, Буадан һәм тагын берничә җирдән артистларны укырга җибәрделәр. Шулай итеп, мин поездның соңгы вагонына эләктем. «Буе үсәрме икән, кеше булырмы икән», – дип, әти-әнине чакырттылар. Бик нык фильтр аша үткән кеше мин. Менә шулай театр училищесына килеп эләктем, һәм балачактагы «хирург булам» дигән хыялым чәлперәмә килде.

Укытучылар миңа басым ясамадылар. «Булса – була, булмаса юк моннан» дигән мөнәсәбәт булды. Миннән көчле артистлар бар иде, алар белән эшләделәр. Сиңа игътибар бирмәгәндә тагын да кыен. Миңа карата шундый караш мине ныгыткандыр, бәлки. Училищены тәмамлап, Буа театрына кайттым инде.

Миңа табигатьтән дә бирелмәгәндер. Мин бит артистлар династиясеннән түгел. Әти балта остасы булып эшли иде, әни – хуҗабикә.

Әни мине бик авыр тапкан, 13 сәгать җәфаланган. Бәлки, мин бу дөньяга киләсе дә булмаганмындыр. Безнең икебезнең беребез исән калырга тиеш булган. Икебез дә исән калдык. «Башың да түгәрәк түгел иде, очлы булды. Сине әвәләделәр», – дип сөйли әни. Әвәләнеп беткән шундый бер шәхес мин.

Җиңел атлау – бер, тормыш юлы буенча ныгып та барырга кирәк бит. Мин шундый тормыш юлы үткәнемә рәхмәтлемен», – дип, артист тормышына беренче адымнары турындагы хатирәләр белән уртаклашты.

Артист бу хакта Чаллы телеканалы видеосында 3.00 минутта сөйли.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 март 2024
    Исемсез
    Эххх Шарапжан бик кызык кунелле кеше син, бигрэк рэхэт сине карарга, кунеллэр кутэрелеп китэ, тагында матур итеп яшиселэр килэ башлый, рэхмэт, исэн сау гына була кур балакаем
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100