Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов: «Бер чиләк су бөтен гаиләне тар-мар итте»

news_top_970_100
Рамил Шәрапов: «Бер чиләк су бөтен гаиләне тар-мар итте»
Фото социаль челтәрдән алынды

Юмор остасы, артист Рамил Шәрапов кичтән хатыны белән ызгышып алуларын сөйли. «Көл дә, ела да» диярлек бер хәл булган. Рамил Шәрапов иртән өстенә 2 чиләк салкын су коя башлаган. Суларын кичтән әзерләп калдыра икән.

«Утырам әле «красопетка» белән, – дип сөйли башлый ул машинадан. – Әле бераз әрләштек, җәмәгать. Шуңа күрә пыр-пыр киләбез. Кичәдән бирле өйдә акырыш-бакырыш. Минем гадәтем бар: кич, чиләкләремне тотып, гаражга чыгам, суны төнгә суытырга калдырам. Безнең өйдән гаражга чыкканда, аста баскычлар юк. Ник шулай булды ул, белмим. Чиләгемне тоттым да, бер такта гына бастым да... Берзаман уянып киттем – мин инде аста ятам. Чиләк башыма төште, бераз пештем, кадакка эләгеп, курткам тишелде. Кабыргаларым белән тыкы-тыкы-тыкы төштем.

Җитмәсә, бу, артка баскан да, ачу китереп: «Нишлисең? Нишлисең?» – дип 5 тапкыр сорагандыр. Болай да аркам авырта. «Кич утырам гараж төбендә, нишлим». Аннары эләкте Земфирага. Кыскасы, барысы да әйбәт, иртәнгә суларым суынган иде, коендым. Менә әле генә дуслашып маташабыз. Бер чиләк су бөтен гаиләне тар-мар итте», – ди Рамил Шәрапов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100