Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов балалары турында: «Замана таләпләренә буйсынмыйча, каршы килеп тәрбиялибез»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов балалары турында: «Замана таләпләренә буйсынмыйча, каршы килеп тәрбиялибез»
"Татар-информ" архивы

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында юмор остасы Рамил Шәрәпов балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашкан. Ул тормыш иптәше белән Раян һәм Ленара исемле ике бала үстерә. Хәзер Раянга – 11, ә Ленарага – 8 яшь.

«Замана таләпләренә буйсынмыйча, каршы килеп тәрбиялибез. Чөнки телефон һәм башка моментлар бар. Мин үзем, нечкә күңелле булсам да, өйдә усалрак, кырысрак әти. Чөнки без – башка тәрбия күргән кешеләр. Хәзер балаларны ул тәрбия белән куркыта алмыйсың, шунда ук «статья» диячәкләр.

Минем иң борчылган әйберем – кешелеклелек сыйфатларын җуймаган балалар тәрбияләү. Кеше рәнҗетмичә, үзләренең дә юлларында яхшы кешеләр генә очрап, аларның бәхетенә шатланып, куанып яшәргә насыйп әйләсен. Чөнки әти-әниләр дә әйбәт була, ә балалар – төрле. Без бит юнәлеш бирүчеләр генә.

Игътибарны артык бирсәң дә, дилбегәдән ычкынырга мөмкиннәр. Һәрберебезгә итагатьле, тыйнак, кешелекле балалар насыйп әйләсен», – дигән Рамил Шәрәпов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100