Юмор остасы, популяр алып баручы Рамил Шәрәпов быел алты Сабантуй алып барган! Ул үзе уздырган бәйрәм чараларына нәтиҗә ясаган һәм авыл Сабантуйларында эшләү күңеленә аеруча якын булуы хакында язган.
Алтынчы Сабантуй! Шуның белән быелгы Сабантуйлар эстафетасы тәмам! Кайларда гына булмадык, нинди генә матур авылларны күрмәдек! Һәр Сабантуй күңелдә якты хатирә булып калды.
Мине күрергә килгән, җылы сүзләрен җиткергән, алкышлары белән көч биргән барлык тамашачыларыма чын күңелдән зур рәхмәт! Киләчәктә дә бер теләгем бар: мин үземне зур шәһәр һәм район мәйданнарында түгел, ә гади, эчкерсез, ихлас авыл Сабантуйларында күрәм. Авыл Сабантуйларына күбрәк игътибар бирелсен иде һәм шушы матур бәйрәмнәрнең нуры һич тә сүрелмәсен иде, – дигән теләген җиткерә Рамил.
Һәр Сабантуйда сез мине алкышларга күмдегез, җылы каршы алдыгыз, бүләкләр бирдегез, хөрмәт күрсәттегез. Мин дә үз чиратымда сезгә күтәренке кәеф бүләк итә алганмындыр, күңелләрегезгә шатлык өсти алганмындыр дип өметләнәм, – дип тә язган ул.