
Татар эстрадасы артисты, юмор остасы, «Шәрапҗан» образын булдырган Рамил Шәрапов «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына үзе исеменнән дә, Шәрпаҗан буларак та җавап биргән.
– Әти-әни белән шундый хәлләр булгач, «үзем беркайчан да аерылмыйм» дип әйттең син. Димәк, синең күңелеңдә калган? Әти-әниең белән син яхшы мөнәсәбәтләрдә…
– Әлбәттә, алар белән начар сөйләшергә минем хакым юк. Алар мине үстерде, аякка бастырды. Мин бит инде аларга – Ходай Тәгаләнең бүләге. Нишлисең, тормыш без теләгәнчә түгел. Ата-ананы сайлап алмыйлар, дигән сүз бар бит…
– Әтиеңнең хәзер үз гаиләсе бар.
– Әйе, әтинең икенче гаиләсе бар. Әни үзе генә яши. Бернинди ачуым да юк. Бары әтиле-әниле йортта кунак буласы килә. Мунчалы, чәйле, пирожкилы (артистның күңеле тула). Авыр ул. Кызганыч, әмма нишлисең… Мин әти янына кайтам, чәй эчәбез, хәл белешәбез. Аннары әни янына барам. Әтигә рәхмәтле мин, әни янына килеп, ярдәм кулы суза ул. Менә шул, язмыш инде. Аны бернишләтеп булмый. Мин әтиле-әниле. Алар исән-сау. Әмма язмышлары шундый. Мин бу хәлнең үземнең гаиләдә кабатлануын теләмим. Ике якны да тигез күрәбез. Бу очракта безнең Земфира (хатыны) белән охшаш. Аның әти-әнисе дә аерылышкан, минекеләр дә. Без өлкәнәеп, балаларыбызны бергәләп каршы алырга язсын инде.