Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов, 11 елдан соң, шул ук балдаклар белән хатынына тәкъдим ясаган

news_top_970_100
Рамил Шәрапов, 11 елдан соң, шул ук балдаклар белән хатынына тәкъдим ясаган
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юморист Рамил Шәрапов хатыны белән шаярып алырга булган. Кайчандыр эшләмәгән эшен, дистә елдан соң, шаяртып булса да чынга ашырырга уйлаган артист.

«Земфира (артистның хатыны) белән чәй эчеп утырабыз. Искә төште бит, өйләнер алдыннан мин Красопеткага тәкъдим ясамаганмын. Инде 11 ел яшибез, гел искә төшерә. Минем ишеләр бармы?» – дип язган ул кызык видео астына.

Комментарийларда күпчелек гүзәл затлар тәкъдим ясап тормауларын белдергән, ә кайберләре аптырап тормаган, тәкъдим ясауны да үз кулларына алган. «Хатын тәкъдим ясады, матур гына яшәп ятабыз», – дип язучы ир-атлар да бар.

Видеода күренгәнчә, Рамил Шәрапов, тартмага салынган парлы балдакларны күрсәтеп, хатынына «чык миңа кияүгә» дип тәкъдим ясый. «Куй әле бар урынына», – дип белдерә хатыны, рәхәтләнеп көлеп.

«Ни өчен без балдакларны кимибезме? Земфирага сыймый, минеке төшә», – дип белдерә уены-чыны белән артист.

«Хайван», – ди иренә хатыны, яратып.

«Әче, әче! Кил!» – ди артист.

«Менә шулай башымны әйләндереп йөри инде ул минем», – ди хатыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100