Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов 1 сентябрь алдыннан ата-ананың «ыштансыз» калуы турында видео төшергән

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов 1 сентябрь алдыннан ата-ананың «ыштансыз» калуы турында видео төшергән
Фото: Рамил Шәрәповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы «йолдызлары» да балалары белән Белем көненә әзерләнә. Кайсылары инде әзер, ә икенчеләре әле кайсы кибеткә барырга икәнен генә уйлый.

Юмор остасы, «Шәрапҗан» образын тудыручы Рамил Шәрәповның кызы белән малае мәктәпкә әзер. Тик балаларны киендереп, ул үзе ыштансыз, тишек носки белән калган. Артист балаларны мәктәпкә әзерләү ата-ана кесәсенә шактый «сугу»ына юмор аша ишарә ясаган.

«Менә бу – 1 сентябрьгә әзер балалар. Шатланалар, болар – бәхетле. Менә бу – аларның спонсоры. Авызыгызны сиксән-туксан. Ел саен шулай, 1 сентябрь килә икән – балалар ыштанлы, ата-аналар – ыштансыз. Саклагыз ата-аналарыгызны!» – дип, тишек майка һәм носкидан аптырап утыра «Шәрапҗан» образына кергән артист.

«Әмма балалар яңа кием һәм яңа букчаларга бик шат, тизрәк аларны киеп мәктәпкә барырга хыялланалар», «Балалар куансын өчен ата-ана тырыша инде», «Борчылма, тиздән 23 февраль, носки бүләк итәрләр», – дип комментарий калдырганнар.

Шулай ук артистның сәхнәдәш дуслары да бу видеодан рәхәтләнеп көлгән смайликлар калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100