«Татар радиосы»ның баш мөхәррире, алып баручы Рамил Шәрәфиев социаль челтәрләрдә начар хәбәр белән уртаклашты. Аның якын туганы гүр иясе булган
«Бүген әтинең бертуган сеңлесен соңгы юлга озаттык. Зөлфия Вазыйх кызы рухына бер дога кылып алсагыз иде. Аллаһ разый булсын», – дип язган Рамил.
Мәрхүмәнең гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.