Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәфиев Әнвәр Нургалиев концерты турында: «Оялып утырдым...»

news_top_970_100
Рамил Шәрәфиев Әнвәр Нургалиев концерты турында: «Оялып утырдым...»
Фото: «Татар-информ» архивы

Алып баручы Рамил Шәрәфиев җырчы Әнвәр Нургалиев концертына килеп, тамашачының әдәпсезлегенә шаккатып кайткан. Үзенең фикерләрен ул сторисларында язып калдырган.

«Әнвәр Нургалиев концертына килеп эләктем. Аның иҗатын хөрмәт итәм.

Концерт ошады, Әнвәр – тәҗрибәле артист, анда башкача була да алмас иде. Ә менә тамашачы өчен оялып утырдым. Соңгы 2-3 җыр барышында урыннарыннан торып, кеше каршыннан чыгу юлына чабалар… Бу – артистны хөрмәт итмәү дип уйлыйм. Әлеге күренешкә концертта гына түгел, театрларда да юлыккан булды. Күңелсез…

Бер-беребезне хөрмәт итик. Сабыр булсак иде», – дип яза алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100