news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Муллинны сак астында тоту вакытын озайттылар

news_top

Түбән Кама районының элеккеге башлыгы Рамил Муллинның арест вакыты тагын ике айга озайтылган. Ул 3 августка кадәр тикшерү изоляторында калачак. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Рамил Муллин махсус хәрби операциягә контракт буенча җибәрү өчен гражданнар җәлеп иткәндә рекрут түләүләре белән бәйле мошенниклыкта гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, Муллин башкарылган эшләр актларына белә торып ялган мәгълүматлар керткән. Анда имештер 158 кеше контракт төзергә теләк белдергән дип күрсәтелгән. Шуның нәтиҗәсендә бюджет акчалары сакланган хисаптан 65 миллион сум акча алу мөмкинлеге барлыкка килгән.

Әлеге суммадан 21 миллион сум законсыз рәвештә үзләштерелгән, тагын 4 миллион сум банк комиссиясенә киткән. Нәтиҗәдә Түбән Кама башкарма комитетына килгән зыян якынча 25 миллион сум тәшкил иткән.

Мошенниклыкның икенче эпизоды да шундый ук схемага бәйле, әмма бу юлы сүз Татарстан ДОСААФына бүленгән акчалар турында бара. Бу эпизод буенча зыян күләме 11 миллион сум дип бәяләнә.

Тикшерүче сүзләренчә, әлеге фактлар Муллинның үз күрсәтмәләре һәм берничә шаһитның күрсәтмәләре белән раслана.

Рамил Муллин 2025 елның декабрендә тоткарланган иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар