Рамил хәзрәт Юнысов гаиләсендә зур сөенеч — фото
Хәзрәт икенче кызы Хәдичәне кияүгә биргән.
Рамил хәзрәт Юнысов икенче кызын кияүгә биргән. Шатлыклы вакыйга турында ул инстаграмда хәбәр итә
«Безнең яраткан икенче кызыбыз Хәдичәбез кияүгә чыкты! Айзат белән икесенә зур бәхет телибез», — дигән ул.
Виртуаль дуслары яшьләргә һәм Рамил хәзрәткә котлау сүзләре яза.
«Котлыйбыз Рамил хәзрәт, Лилия ханым. Бәхетле булсын яшьләр. Сезгә сөенечле хәбәрләр генә җиткереп торсыннар»;
«Сөбханаллаһ, нинди матур парлар. Бәхетләре күп булсын. Гомерләре бәрәкәтле булсын. Кызыгыз үзегезгә охшаган икән, хәзрәт. Әтисенә охшаган кыз бала аеруча бәхетле була», — дип язганнар.