Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил хәзрәт Юныс: «Әбиең фатирын сиңа калдырып дөрес эшләмәгән, мирасыңнан баш тарт»

Без Аллаһтан иңгән Коръәни Кәримгә таянырга, аннан үзебезне борчыган сорауларга җавап эзләргә тиеш. Коръәннән соң рәсүлебезнең (с.г.в.) меңләгән хәдисләре бар. Нинди генә вакыйга, нинди генә вәзгыять булмасын, тормышта барлык сорауларыбызга да шушы ике чыганактан җавап эзләргә тиешбез.

news_top_970_100
Рамил хәзрәт Юныс: «Әбиең фатирын сиңа калдырып дөрес эшләмәгән, мирасыңнан баш тарт»
архив/Салават Камалетдинов

Рәсүлебез (с.г.в.): «Кулы һәм теле белән мөселманнарга, җәмгыятькә, кешеләргә зыян салган кеше мөселман булмас», — ди. Әгәр дә тел белән, кул белән зыян салабыз икән, без мөселман дигән исемне күтәреп йөрергә лаеклы түгел. Мөселман булмыйсың дигән сүз түгел, ләкин бу югары исемгә лаеклы түгел. Шуңа күрә мөселман кешесе зарар кылудан сакланырга тиеш.

Ни өчен без бер-беребезгә зыян салабыз? Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе: кешедән ник малаеңны кыйныйсың, ник хатыныңа суктың дигәч, мин дөрес эшлим, ди. Ягъни зарарны ул изгелек дип кабул итә. Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә «Бәкарә» сүрәсендә болай ди: «Аларга зарар салма, авырлык китермә дисәң, мин бит изгелек кылдым шушының белән, ди». Ягъни бер төрле кешеләр зарарны яхшы дип күрә. Ә каян килгән бу? Әти-әнисеннән күреп үскән, шундый тәрбия алган. Әтисе я әнисен тукмаган яки әтисе аларның үзен кыйнаган, әнисенә «менә тәрбияләдем» дип әйткән. Шуннан соң ул үзе дә суксаң, кыйнасаң, акырсаң, әйбәткә генә дип уйлый. Башка төрле ысулны белми мескен. Аны башкага өйрәтмәгәннәр. Кеше белән сөйләшә, тәрбияли белми.

Кеше ни өчен башкаларга зыян сала?

Рәсүлебездә (с.г.в.) Әнәс ибн Малик дигән сәхабә ун ел хезмәт иткән. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа ун елга бер мәртәбә дә «Ник моны эшләдең, ник моны эшләмәдең?» — дип әйтмәгән. Тәрбия! Дәшмичә тәрбияләгән пәйгамбәребез (с.г.в.). Тәрбияне дәшмичә дә, үрнәк күрсәтеп тә биреп була икән. Әгәр дә балаңа әти буларак яхшы үрнәк күрсәттең икән, дәшмәсәң дә синең арттан бара ул. Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә: «Иң әшәке тавыш — ишәк тавышы. Кем тавышын күтәрә, ул ишәк кебек кычкырган булыр», — ди. Аллаһы аны яратмый.

Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә: «Иң әшәке тавыш — ишәк тавышы. Кем тавышын күтәрә, ул ишәк кебек кычкырган булыр», — ди. Аллаһы аны яратмый.

Икенче төрле кешеләрдән ник зыян саласыз дип сорасагыз, аңа рәхәт булуын җиткерер. Кеше еласа, ул шуның белән ләззәтләнә, аңа рәхәт шундый, ул шуннан тәм ала. Кешене кыерсытып-түбәнсетеп, үзенә рәхәтлек таба. Ни өчен? Мөгаен, ул кешене кечкенә чакта үзен кимсеткәннәрдер. Шуннан соң ул да икенче кешене кимсетеп тәм таба башлый, рәхәтлек ала. Хатынын кыйный, тегесе елый — аңа рәхәт, ул иркенләп ятып гырылдап йокларга мөмкин. Шундыйлар да бар.

Өченче төркемнән «Ник зарар китердең?» дип сорагач, башкаларга авырлык китергәнне сизмәвен җиткерә. Үзе аңа суга, аңа авыртканны сизми. Кешегә начарлык эшләгәнне күңеле сизми, Аллаһы Тәгалә аның калебен кешенең авырлыгын сизмәслек итеп ябып куйган.

Дүртенче төр кешеләрдән «Ник зыян саласың?» дип сорагач, шул зыян белән генә нәтиҗәгә ирешә алуын әйтә. Ягъни сатканда-алганда алдасаң кешене, ник алдыйсың дисәң, ә ничек мин акча эшләргә тиеш, ди. Алдаламасаң бит акча эшләп булмый. Үземә әйбәт булсын өчен зарар китерәм, ди.

Күрдегезме, җәмәгать, зыян салуның нинди сәбәпләре бар. Үзебез дә юкмы миндә мондый сәбәпләр дип уйлап карыйк. Яхшылык кылам дип начарлык кыла, сизми, кешегә авыртканын да белми, үз мәнфәгатьләре турында гына уйлый.

Рәсүлебез (с.г.в.) әйткән: «Ислам динендә зарар итү юк, әгәр дә сиңа зыян салдылар икән, зарар белән кире кайтару да юк, тыелган».

Рәсүлебез (с.г.в.) әйткән: «Ислам динендә зарар итү юк, әгәр дә сиңа зыян салдылар икән, зарар белән кире кайтару да юк, тыелган».

Менә бер мисал китерәм. Бүген мөселман гаиләләрендә киң таралган зарар яши. Хатын-кызлар безгә — дин әһелләренә еш мөрәҗәгать итәләр: «Хәзрәт, ирем талак бирми. Яшәмибез дә, ул да аерым, мин дә аерым, еллар буе, айлар буе бергә түгел, ләкин талак әйтми». Иреннән, икенче кешегә кияүгә чыгар иде, ник талак бирмисең дип сорасаң, «Канымны эчте еллар буе, менә минем аңа җавабым шушы», — ди. Болар мөселманнар, намаз укучылар. Хатынын талаксыз йөртә шулай. Сиңа зыян салгандыр, ләкин үзең дә бер гаепсез түгелдер. Коръәни Кәрим әйтә: «Сиңа килгән авырлыкның сәбәбе — синең кулларың».

Синең җаның шундый дәрәҗәдә булганга күрә син шундый хатынны сайлап алгансың. Кеше үзенә тормыш иптәшен җанының дәрәҗәсенә, иманына карап сайлап ала.

Кеше үзенә тормыш иптәшен җанының дәрәҗәсенә, иманына карап сайлап ала.

Ә хәзер айлар буена, еллар буена талак бирми.

Икенче бер гаиләләрдә менә мондый хәл киң таралган — талак әйткән, гыйддә вакыты чыгар алдыннан тиз генә дуслашкан. Дуслаша да аннан соң тагын талак әйтә. Тегенең белән чуртан балыгы кебек уйнап йөри. Миңа зыян салды, хәзер мин аңа ирек бирмим, ди.

Җәмәгать, бу ислам динендә юк. Гафу ит тә, әлхәмдүлилләһ, мин мөселман кешесе, зыянга зыян белән җавап бирмим, диген. Менә бу кибеттә мине алдадылар, хәзер менә бу базарга чыгып мин дә алдыйм. Менә шушындый ялгыш уй таралган бездә.

«Әбиең мирасны дөрес бүлмәгән»

Күрше белән күрше арасында була торган тагын бер мисал китерәсем килә. Күпләребез фатирларда, шәһәр кырыендагы коттеджларда яши, күршеләр бер-берсе белән килешмиләр, сөйләшмиләр һәм бер-берсенә зыян салалар. Бер хәдистә рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Күрше үзенең йортын биек итеп салып куеп, күршенең ишегалдында һавасы бетсә, җил килми башласа, ислам динендә бу дөрес түгел».

Күршең белән алдан килешмәгән булсаң, күршең сиңа рөхсәт бирмәсә, алай салырга ярамый. Әгәр дә күршең: «Өченче каттан минем ишегалдыма чыга торган тәрәзәңне ачма, минем монда хатыным, балалар йөри», — дисә, күршесе тыңламыйча тәрәзә ачса, бу зарар салган була. Аңа карап, тегесе дә күтәреп куя. Син шулай ит, ә мин хәзер менә болай итәм. Зарарга зарар салсаң, беркайчан да туктамый, сиңа ул өченче яктан әйләнеп кайта. Син туктат, син өз бу түгәрәкне.

Күршеләр белән, хатын белән ир арасындагы мөнәсәбәтләрдә мөселман кешесе зарар китермәс, зарар күрсә, үзе туктатыр. Туктатам, гафу итәм, диген.

Мирас бүлгән вакытта да зарар килеп чыгарга мөмкин. Шулай бервакыт минем янга киңәш сорап килделәр. Үләре алдыннан әбиләре (малаена, оныгына, чит кешегә калмасын дип!) шәһәр уртасындагы 3 бүлмәле фатирны тулысынча оныкка яздырган. Әбинең ике баласы — кызы һәм улы бар. Фатир кызының кызына яздырылган. Әби үлә, васыятьне ачалар, шәһәр уртасындагы 3 бүлмәле фатир оныкныкы. Әле кияүгә дә чыкмаган онык бу!

Абый белән сеңлесе сөйләшми башлыйлар. Шушы онык белән миңа сөйләшергә туры килде. «Син әбиеңне яратасыңмы?» — дим, «яратам» ди. «Аның җәннәтле булуын телисеңме?» — дим, «телим» ди. Әбиең дөрес эшләмәгән. Сиңа васыять калдырып, ике баласын әрләштерә хәзер. «Нишлим соң?» — ди. Мирастан баш тартырга, дөрес итеп малаена да, сиңа да, әниеңә дә, тагын кемгә тиеш, шуңа бүлдертергә кирәк. Менә шуннан соң дөрес була.

«Сиңа килгән зыянны изгелек белән туктат»

Кем сату-алу белән эш итә, «Мутаффифин» дигән сүрәне киштәгезнең өстенә элеп куегыз.

Кем сату-алу белән эш итә, «Мутаффифин» дигән сүрәне киштәгезнең өстенә элеп куегыз.

«Мутаффифин» дигән сүзнең мәгънәсе «таффафа» дигән фигыльдән алынган. Таффафа миллиграмнан да әзрәк. Җиңел әйберне «таффафа» диләр. Аллаһы Тәгалә: «Тузан бөртеге кадәр генә булса да дөрес үлчәмәсәң, дөрес бирмәсәң, җәһәннәмдә вайлүн дигән урын бар, сез шул җәһәннәмнен вайлүн дигән урынында булачаксыз», — ди. Сүз бармый миллионнар турында. Сүз бара 10 сум, 15 сум, 500 сум турында.

Үзенә алганда санап ала, үзен алдарга бирми, чөнки ул әйбернең күпме торганын белә: оптовыйда күпме торганын да, калайның калынлыгын күпме икәнлеген белер өчен хәтта мм белән үлчи. Әмма сатканда ул аңа калайның калынлыгы шундый дип әйтми. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Болай сатучылар Кыямәттә чыгып басачакларын аңлыйлар микән?» — ди. Күпме зарар салабыз. Сату-алуда бәрәкәт юк. Акчабыз күп, йортны күтәрдек, ә хатын китәм, ди. Бала авырый, кыз аерылды, малай сәламәтлеген югалтты. Каян? «Мутаффифин”нан килә. Синең 10 ел элеккеге алдаганыңнан килә бу.

Коръәни Кәримебездә «Фуссиләт» дигән сүрәнең 34-35нче аятендә бик матур кыйсса бар. Рәсүлебез (с.г.в.) Мәдинә шәһәрендә булганда бер кабилә була. Бу кабиләдә барысы да мөшрикләр була, шуның кабилә башлыгы Сәмәмә ибн Усал рәсүлебезнең иң каты дошманы була. Дошман моны күралмый, Мәдинәгә дә керә алмый, кырыйда йөри. Берзаман Сәмәмә ибн Усалны кулга алалар, әсир итәләр. Алып кайтып, мәчет янында бәйләп куялар.

Ике ел талак бирми торган хатын кебек кенә яисә сезгә яз көне подвалга су үтә торган йортны июль аенда аллап саткан кеше генә дә түгел, бу рәсүлебезнең (с.г.в.) иң ачык дошманы. Килә рәсүлебез (с.г.в.) мәчеткә, кулы бәйләнгән килеш дошманы басып тора. Сәмәмә ибн Усал: «Нәрсә телисең, минем белән шуны эшлә, инде хөкем синең кулыңда хәзер», — ди.

Рәсүлебез сәхабәләренә: «Йортыгызда нинди иң тәмле ризык бар, шуны алып килеп ашатыгыз», — ди. Сәхабәләр өйләренә кайтып, хатыннарыннан иң тәмле ризыкны алып киләләр. Ашаталар моны туйганчы, өстәле ризыктан сыгылып тора, әмма кул бәйләнгән. Икенче көнне рәсүлебез (с.г.в.) аның яныннан уза. Рәсүлебезгә (с.г.в.) инде кычкырмыйча гына сүз куша: «Шөкер итсәң, шөкер ит, кичерсәң кичер, хөкем синдә», — ди. Тагын ашатырга куша. Өченче көнне рәсүлебез (с.г.в.) узган вакытта Сәмәмә ибн Усал бер сүз дә әйтми. Рәсүлебез (с.г.в.): «Ычкындырыгыз моның кулын», — ди. Кулын ычкындыралар. Рәсүлебез (с.г.в.) мәчеткә кереп китә.

Җәмәгать, бу кеше — рәсүлебезнең (с.г.в.) дошманы. Рәсүлебезнең (с.г.в.) изгелендә әсирлеккә төшә, кулы ычкына, теләсә кая китсә була, бу чабып керә мәчеткә. Тәһарәтең бармы — юк, госелең бармы — юк. Бар башта госел ал, аннан соң керерсең, диләр. Чыгып китә, госел ала, кире мәчеткә керә. Килә дә әйтә: «Йа Рәсүлулла, җир йөзендә күралмаган кеше ул син идең, җир йөзендә яратмаган шәһәрем Мәдинә иде, синең өч көнлек изгелең белән мин иманга кайттым».

Кайвакыт күршеләр, безнең кыланмышны күреп, мөселманнар турында яман уйлыйлар, безнең алдау-зыяннарыбызны күреп, диннән читләшәләр. Без аларга матур үрнәк, матур тормыш, изгелек күрсәтә белмибез. Үзебезнең әдәпсезлегебез белән кешеләрне диннән читләштерәбез.

Үзебезнең әдәпсезлегебез белән кешеләрне диннән читләштерәбез.

Коръән: «Изгелек белән зарар-зыян тигез түгел, сиңа килгән зарарны изгелек белән туктат, синең дошманың изгелек кылса, якын туганыңа әйләнер», — ди. Әмма бу эшне фәкать күңелендә сабырлык булган һәм киң йөрәкле кеше генә эшли ала. Үзебезнең якыннарыбызга, хәләл җефет булсынмы, күрше булсынмы, мирас буенча яки башка өлкәләрдә кисешкән кеше булсынмы — зыян салма! Бәрәкәт, иминлек, тынычлык, ризык акчадан түгел, явызлыктан түгел, Аллаһы Тәгаләдән. Безгә зыян салсалар да, изгелек белән туктатыйк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100