Рамил Хәйретдиновның туе калайдан булган
"Гаиләбездә ә зур бәйрәм-бүген бездә калай туй!" - дип язган Рамил инстаграм битендә.
"4 ай гына йөреп алдык та,нәкъ 8 ел элек 42 градуслы кызуда Буа районыннан Казанга Рамиләкәемне алып килдем дә,өйләнештек. Хәзер менә Әминә белән Салаватыбызны үстерәбез,Шөкер Аллага. Бу вакыт аралыгында нәрсә генә булмады,син сынатмадың,сабыр иттең. Рәхмәт бик зур. «∞» символы - иксез-чиксезлекне аңлата,безнең дә гаилә тормышыбыз шулай булса иде. "Минем теща алтын" клибын төшергәндә,Рәшит абый Шамкай үзе иҗат иткән бер шигырен сөйләп биргәч,100% миңа туры килә бит бу дип,язып алган идем! Нәкъ безнең турында бу шигырь:
Рәхмәт сиңа артык тугры булган өчен,
Бик тә дөрес, кайчак кырыс булган өчен,
Мине ир дип санга сугып торган өчен,
Саксыз, тупас сүзләремне йоткан өчен.
Рәхмәт сиңа улым өчен, кызым өчен.
Мин егылгач, мин адашкач, беткәч көчем,
Мине эзләп, мине табып, мине үз итеп,
Кызганмыйча яшәү көче биргән өчен.
Килер бер көн, юл алырсын син кояшка,
Мин китәрмен бәлки салкын айга!
Синең белән таныштырган, кавыштырган өчен,
Рәхмәт әйтеп тезләнермен бер Ходайга!" - дип уртаклаша җырчы.
Рәхмәт сиңа артык тугры булган өчен,
Бик тә дөрес, кайчак кырыс булган өчен,
Мине ир дип санга сугып торган өчен,
Саксыз, тупас сүзләремне йоткан өчен.
Рәхмәт сиңа улым өчен, кызым өчен.
Мин егылгач, мин адашкач, беткәч көчем,
Мине эзләп, мине табып, мине үз итеп,
Кызганмыйча яшәү көче биргән өчен.
Килер бер көн, юл алырсын син кояшка,
Мин китәрмен бәлки салкын айга!
Синең белән таныштырган, кавыштырган өчен,
Рәхмәт әйтеп тезләнермен бер Ходайга!" - дип уртаклаша җырчы.