Рамил Хәйретдинов: «Кеше уразада биш-алты килога ябыкты, мин тазара бардым»
Татар эстрадасы җырчысы Рамил Хәйретдинов Инстаграм битендә ураза вакытында тазаруын яза.
«Уразада кеше ябыгамы, тазарамы?
Бу көннәрдә: «Уразада 5-6 килога ябыктым», — дип әйтүчеләр күп булды. Мин, киресенчә, тазарам. Ничек ябыга икән алар, ә? Ник минем кешечә түгел икән ул?
Аптырагач, Рамилә артына качып фотога төшәм бит инде», — дип язган Рамил Хәйретдинов.
«Мин дә сезнең кебекләрдән», — дигән бер кеше. «Ә сез ешрак әз-әзләп ашагыз, ак ипи ашамагыз», — дип киңәш биргәннәр Рамилгә.