Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Галимҗанов: «Сез Эльмира белән бигрәк матур пар, ничә бала үстерәсез?» – диләр иде»

news_top_970_100
Рамил Галимҗанов: «Сез Эльмира белән бигрәк матур пар, ничә бала үстерәсез?» – диләр иде»
Фото социаль челтәрдән алынды

Эльмира Сөләйманованың «ВКонтакте» төркеменә аның сәхнәдәге элекке чыгышларын даими куеп торалар. Җырчы 2022 елда иҗатташ дусты Рамил Галимҗанов концертына махсус кунак буларак килгән булган.

Рамил аны сәхнәгә кызыклы гына итеп чакырып чыгара.

«Көтәсездер, әйе бит? Мин үзем Әлмәттә яшим. Миңа еш кына, җырларга берәр кая баргач: «Рамил, сез Эльмира белән бигрәк матур пар. Ничә бала үстерәсез?» – диләр иде. Интернетта да шулай язучылар бар.

Чаллы халкы беләдер инде, без бары тик иҗатташ дуслар гына. Иҗатташ дустымны чакырыйм әле, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова», – ди Рамил видеода.

Рамил белән Эльмира бу концертта хитка әверелгән дуэт җырлары: «Кулларым кулларыңда» җырын башкарган. Эльмира тамашачыга үзенең җырларын да бүләк иткән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100