Рамил Галимҗановның актуаль темага яңа җыры чыккан
Тамашачылар «Сөю бураннары» җырын ошатулары турында комментарий калдырган.
Яшь җырчы Рамил Галимҗановның актуаль темага — буранга багышланган җыры чыккан. Яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
«Сөю бураннары» җырының авторлары — Илшат Гиниятуллин, Илдар Ногманов.
Җырчының инстадуслары һәм тамашачылары җырның, чыннан да, шәп булуы турында комментарийлар калдырган.