Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Гали: «Совет заманында машинага утырып йөрдем, баш мөхәррирдән күбрәк акча эшләдем»

Матбугатны фотографларсыз күз алдына китереп булмый. Мәкалә фотосыз булса, аны укыйсы да килеп тормый, шулай бит?! «Татар журналисты» сәхифәсендә кунакта – татар матбугаты тарихында үз эзен калдырган фотохәбәрче, Татарстан фотографлар берлеге рәисе һәм бик күп редакцияләрдә эшләгән фотограф Рамил Гали.

news_top_970_100
Рамил Гали: «Совет заманында машинага утырып йөрдем, баш мөхәррирдән күбрәк акча эшләдем»
Солтан Исхаков, Рамил Галинең шәхси архивы. Дизайн - Светлана Щеглова.

«Фоторәсемнәр дә янмый!»

Рамил абый интервьюга бик әйбәтләп әзерләнгән: үзе белән калын пакет алып керде ул, шуннан калын-калын папкаларын өстәлгә тезеп салды. Төрле газета һәм журнал редакцияләрендә төшергән фотоларын, фоторәсемнәрнең пленкаларын актара, карый, күрсәтә башлады. Киселгән пленкалар – негативлар – аерым конвертларга тутырылган. Һәр конверт имзаланган: кайчан нинди чара булганлыгы турында язылган. Бик калын архив. Иманым камил: һәр фотографның да мондый зур архивы юктыр. Булса да, сакланды микән? Ә Рамил абый исә һәр фоторепортажны конвертларга тутырып, саклап барган. Зур хезмәт.

Бер конвертка – «Елга порты, 1992 ел», икенчесенә – «Питрәч районы, Шигали авылы, кырда төшке аш, 1991 ел», өченчесенә – «Нәүрүз» бәйрәме бәйгесе, 1991 ел» дип язылган. Һәр конверт – бер вакыйга, бер тарих. Рамил абый фотокамерасына төшереп калдырган тарихлар – йөзләгән, меңләгән! Кем генә юк анда: колхозчы, артист, механизатор, укытучы, табиб дисеңме... Күзегез шарланмасын, хәтта 1990 еллардагы бандитлар да бар!

«Кулъязмалар янмый!» – дигән сүзне үзгәртебрәк, Рамил Якубович: «Фоторәсемнәр дә янмый!» – дип әйтергә ярата. Чөнки белә: кадерле фотолары утта да янмый, суда да батмый аның. Әнә, бер газета редакциясендә янгын чыга да, бөтен бина көлгә әйләнеп бетә, ә менә Рамил абыйның кадерле фотолары сакланып кала. Могҗиза дими, ни дисең инде!

– Негативларны фотограф үзе сайлап ала, аннан соң остаханәдә фотолар ясый. Фотолар әзер булгач, редакциянең җаваплы секретаренә тапшыра. Фото артына исемеңне язып куясың, чөнки башка фотолар да китерәләр, аларныкы белән буталырга мөмкин. Секретарь газетага куелачак фотоларны сайлап ала. Фото ясау эшен тагын да җиңеләйтү өчен, контактный станок та кулланган бар иде, – дип, Совет заманындагы фотоларны ничек төшергәннәр, ясаганнар, редакцияләргә ничек тапшырганнар – барысын да аңлатып сөйли башлады ул. «Син күзалласын, аңласын өчен алып килдем!» – диде үзе. 30 меңләп пленка бар икән Рамил абыйда. Бөтенесен 1 көндә генә дә карап бетерерлек түгел, әмма ул аларның барысын да күз карасыдай кадерләп саклый.

«Моның көче җитмәс инде!»

– 3 апрель, 1985 ел. Бу көнне беренче фотосурәтем «Вперед» – «Алга» газетасында басылып чыкты. Хезмәт юлым Казанның Горбунов исемендәге заводында чыккан аз тиражлы газетада башланды. Анда 2 ел эшләгәннән соң, «Вечерняя Казань» газетасы редакциясенә штаттан тыш фотохәбәрче булып урнаштым. Штатка эләгер өчен, 7-8 ел урын бушаганын көтәргә кирәк иде. Редакциядә 8 ай эшләдем микән, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә коточкыч бер хәл булды. «ТЯ»ның фотографы Василий Абросимов җаваплы сәркатип Исмәгыйль Шәрәфиевка фотолар алып килгән. Исмәгыйль абзый фотоларны ошатмаган, күрәсең. Шулай итеп, фотолар газетада чыкмаган. Берзаман, салган килеш, Вася «фото чыктымы» дип, сорарга кергән икән. Васяның ачуы килгән дә, Исмәгыйль Шәрәфиевны «тәрәзәдән ташлыйм!» дип, куркытмакчы булган икән. Тәрәзәдән ташлавын ташламаган, әмма Исмәгыйль Сәлмәновичның йөрәге җиргә төшеп киткәндәй булган. Мондый тәртипсезлеге өчен фотографны эшеннән азат иткәннәр.

Василий Абросимов урынына кандидат итеп 7 кешене карадылар. Анатолий Андронов «Татарстан яшьләре»нең баш редакторы Хәлим Гайнуллинга: «Яшь фотограф танышым бар. Мин аны сезгә тәкъдим итәм», – дигән. Миңа Ленин мемориалын (хәзер – Татарстан Милли китапханәсе) фотога төшерергә куштылар. Фотоларны алып килдем, тапшырдым. Аларны ошаттылар. Ярты сәгатьтән соң чакырып алдылар. Хәлим абзый: «Без сезне эшкә алабыз», – диде. Шулчак Исмәгыйль Сәлмәновичка: «Моның көче җитмәс инде!» – дип пышылдады.

Аннары гына Василий белән булган хәлләрне белеп, аның нигә шулай әйткәнен аңладым.

«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли башлагач, мин газетада фотоларның бирелешен үзгәртергә тәкъдим иттем. Әйтик, нигә беренче биткә кечкенә форматта 4-5 фото куярга? Бер яки ике зур фотоны куйыйк! Әллә кайдан «кычкырып», кешене, тизрәк укырга кирәк икән моны дип, җәлеп итеп торсын, дидем. Шулай итеп, газетага үзгәрешләр кертеп, аның тиражын да күтәрдек. Мин эшләгәндә 240 мең тираж булды.

Ул заманда фотографлар алтынга тиң иде. Репортаж төшерә белгән, плёнканы ясый, бастыра белгән фотографлар бармак белән генә санарлык иде. Андый фотографларга бөтен нәрсә рөхсәт ителде: соңга калып килү, сорап китү һ.б. Әмма үзеңне Василий кебек дорфа тотарга ярамады, билгеле. Башка газета редакцияләре дә үзләренә чакырырга, җәлеп итәргә тырыша иделәр.

Фото: © Рамил Гали

Язучылар белән Фатих Кәрим премиясен 2 көн «җудык»

– Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты мин, белмәгәнсеңдер әле, – дип дәвам итте Рамил Гали, түшендәге медаленә игътибар итеп. Медальне «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән вакытта 1988 елда тапшырган булганнар аңа. – Язучыларга тапшырыла торган премияне алган бердәнбер фотограф булам.

Рамил Галигә бирелгән медаль

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Татарстан яшьләре»ендә эшләгәндә, барлык язучы да миңа карата яхшы мөгамәләдә булды. Нәтиҗәдә, шушы премияне тапшырдылар. Премия 180 сум иде. Ул вакытта бу сумма – 1 айлык хезмәт хакын тәшкил итә.

Кассада премиянең акчасын алган вакытта, кемдер арттан җилкәгә кага: борылып карасам, 3-4 язучы елмаешып басып тора: «Җуарга кирәк хәзер!» – диләр. Буфеттан бер тартма коньяк, ашарга сатып алдым. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә – 8нче катка мендек. Премияне «җудык». Икенче көнне иртән килсәм: шул ук язучылар мине көтеп тора – башлары авырта, баш «төзәтергә» кирәк икән! Тагын эчтек! Ул премиянең 1 сумы булса да үземә калды микән? Бөтен акча коньякка сарыф ителде. Яхшы бәйрәм иттек без (елмая).

«Мәкаләдә фотоның әһәмиятле булуын аңлата белергә кирәк»

– Журналистка тексттан чыгып хезмәт хакы түли иделәр. Фотографка – фото күләменнән чыгып, – дип сөйләвен дәвам итте Рамил Гали. – Мәкаләгә зур фото яисә берничә фото куйсаң, журналистка язарга урын аз кала. «Татарстан яшьләре»ендә эшләгән чак. Август аенда бер районга урып-җыю эшләре турында репортаж ясарга кайттык. Килеп җиттек, ни күрик: комбайн туктап калган, комбайнчы кысылып калган бөркетне алган да, кошны очырмакчы булып, аны күтәреп тора. Мин шул мизгелне эләктереп алдым: яшь егет комбайн һәм кыр фонында бөркетне кулына утырткан. Шулкадәр матур кадр! Бу фото газетаның беренче битендә булыр инде, дип, уйладым үземчә. Газета чыккан, ләкин фотосыз. Аптырап калдым, кая киткән минем фото? «Нәрсә инде ул кош? Без аңламадык», – диде җаваплы сәркатип.

Баш редактор Хәлим Гайнуллин янына кердем дә, ул безгә Чиләбегә барырга 2 билет бирде. Анда җаваплы сәркатип белән фотографларны туплап, фестиваль оештырганнар икән. «Менә шунда ачыклап бетерерсез бу мәсьәләне», – диде. Икенче көнне редакциянең җаваплы сәркатибе белән Чиләбегә киттек. Актлар залында һәр фотограф үзенең фоторәсемнәрен тезеп куйды. «Советское фото» журналының баш редакторы минем фотоларны бик югары бәяләде. «СССР буенча 1нче урын бирәбез, сез аның турында мәкалә язарга тиеш», – диде ул «Татарстан яшьләре»нең җаваплы сәркатибенә мөрәҗәгать итеп. Кунакханәгә кайттык. Шунда ул үзенең хатасын таныды. Шулай итеп, мәсьәлә хәл ителде. Аннары дуслаштык, бик дус-тату эшләдек.

Шуны әйтмәкче булам: фотографиянең теге яки бу мәкаләдә, газетада әһәмияте, мәгънәсе бар икәнлеген раслый, аңлата белергә кирәк.

Фотограф белән журналистның аермасы шунда – журналист эшли-эшли югары вазыйфаларга күтәрелә ала, баш мөхәррир булырга мөмкин. Ә фотографлар... фотограф булып кала. Ләкин безнең өчен шунысы әйбәт: без чараларга яшь журналистлар белән йөрибез, шулай булгач, күңел дә ел саен яшәрә бара!

«Журналистлар ничек яхшы яши икән!»

«Татарстан яшьләре»ндә Хәлим Гайнуллин белән шәп эшләдек. Без бик дус идек. Исмәгыйль Сәлмәнович «Идел» журналына баш мөхәррир булып киткәч, мине чакырды, фатир бирәм, дип вәгъдә итте. Хәлим Абдулловичка: «Фатир бирә, мин китәм», – дидем. «Юк, китмисең! Хәзер «Шәһри Казан» газетасы ачыла, анда фатирлар бирәләр. Минем белән каласың, мин сиңа фатир алып бирәм», – диде. Шулай итеп, 1990 елдан мин эшчәнлегемне «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә дәвам иттем. «Шәһри Казан» газетасының беренче фотографы булдым.

Хәлим Гайнуллин сөйләгән бер вакыйга искә төште. Үзе белән булган хәлме, дусты беләнме – исемдә түгел.

Беренче тапкыр командировкага бер районга җибәрделәр, дип сөйли. Кунакханәгә килгән бу. Фамилиясен әйткән дә, бүлмәгә урнашу өчен ачкычлар биргәннәр. Ачып керсә, шаккаткан: вип-бүлмә, суыткычта коньяк, икра күргән. Коньякны салып эчкән, икра белән «закусить» иткән. «Журналистлар ничек яхшы яши икән!» – дип шатланып утыра икән. Кичен аннан-моннан ямаулы трикосын, йон носкиларын, тузган футболкасын киеп, йокларга яткан. Берзаман төнлә ишек шакыганнар. Ишекне ачып җибәрсә: районның беренче секретаре, аның урынбасары шампан шәрабе, торт тотканнар, артистлар биеп-җырлап торалар икән. «Алар миңа, мин аларга аптырашып карап торабыз. Син кем, дип сорадылар. Журналист, дидем», – дип сөйли. Мәскәүдән бер чиновник кайтырга тиеш булган, фамилияләре охшаш булганга, боларны бутап, бүтән ачкычларны биргәннәр. 5 минуттан моны 4 механизатор йоклаган бүлмәгә урнаштырганнар. Менә шундый хәлләр дә булган.

Редакциядә иң бай кеше – фотограф: «Машинага утырып йөрдем, баш мөхәррирдән күбрәк акча эшләдем»

– Һәр редакциянең үз кассасы бар иде, рекламадан җыелган акчалар редакция кассасына кала иде. Редактор да бай иде, журналистларга, фотохәбәрчеләргә дә яхшы гонорарлар түли иделәр. Мәсәлән, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләгәндә, минем 1 айлык хезмәт хакым 79 сум иде. Чагыштыру өчен, илдә иң түбән хезмәт хакы – 75 сум иде.

«Молодежь Татарстана» газетасы редакциясендә эшләгәндә иң күп хезмәт хакын фотографлар алды. Мәсәлән, мин 500 сум ала идем. Һәр фото 3 сум тора. Шулай итеп, бер айга 500гә якын сум акча чыга. Баш редактор – Римма Атласовна Ратникова 300 сум ала иде. Мин Римма Атласовнадан күбрәк акча эшли идем.

Редакция бинасы янында 5 машина торыр иде, бишесе дә – фотографларның шәхси машиналары. Ул вакытта бер генә яза торган журналистның да шәхси машинасы булмады. Без эшкә үзебезнең «Жигули»ларга утырып йөрдек. Без модалы киемнәр киеп йөрдек. Фотограф редакциядә иң бай кеше иде.

Редакцияләрдә СССРда эшләнгән фотоаппаратлар бирә иделәр, ләкин алар бик тиз эштән чыга иде. «Вперед» – «Алга» газетасында эшләгәндә 3 меңгә «Олимпус» фотоаппаратын сатып алдым. Миңа әйттеләр инде: «3 меңгә фотоаппарат аласың, юләрме әллә син?! Бу бит – ярты «Жигули» машинасы бәясе!» – диделәр. Кыскасы, үзем сатып алган фотоаппаратка төшереп йөрдем. Үзебездән өлкән фотографлардан фотога төшерү серләренә өйрәндек, тормышыбыз да гел шулай бал да май кебек барыр төсле иде...

Элек сканер, телефон юк иде, шуңа күрә фотографтан фотога төшереп бирүне сорый иделәр. Мәсәлән, документның күчермәсен ясарга кирәк. Мин фотога төшерәм дә – күчермә әзер! Бу – минем өстәмә акча эшләү ысулы иде. Кулны кесәгә кайчан тыксам да, акча бар иде. Кесә тулы акча белән йөрдек.

Фото: © Рамил Гали

Хәзер фотографларның машиналары искерде, һәр кешедә телефон бар – фотографка эш кимеде. Артистларның һәр адымын – шәхси тормышын фотога төшереп, күп акча эшләүче фотографлар бар. Папарацци дип әйтәләр инде аны. Элек фотограф зур кеше иде.

Үземне дә фотога төшереп, газета битләрендә чыгара иделәр. Фотограф ул – тарихны фотосурәтләрдә чагылдыручы. Мәсәлән, минем архивта беренче тапкыр республика көне бәйрәме, Ирек мәйданында азатлык таләп иткән пикетлар, Сөембикә манарасына ай кую һәм башка истәлекле вакыйгалар кергән фоторәсемнәр бар. Бу – фотографның сизгерлеге. Син мизгелне күреп аласың, аны фотога төшерәсең, һәм ул тарихка кереп кала. Еллар үткәннән соң ул фоторәсемнең кыйммәте артырга мөмкин. Фотографның төп сыйфаты – игътибарлы һәм сизгер булу», – дип нәтиҗә ясый Рамил абый.

Фото: © Рамил Гали

«Президент белән бер бүлмәдә чәй эчә идек»

– Җитәкчеләр, артистлар, табиплар, судьялар арасында фотографның зур авторитеты бар иде. Элек «вип» урын, «вип» бүлмә дигән сүзләрне белми идек. Хәзер «вип» зона дип, затлы табыннар әзерләп, кунакларны сыйлыйлар. Элек барысы да гади иде: мөнәсәбәтләр дә, шартлар да. Хәзер чараларга барганда кайчак бер чашка чәй дә эчермиләр. Элек «вип» кешеләр дә, журналистлар да бер бүлмәдә утырып чәй эчә иде. Хәтта кара-каршы утырып та, аралаша-аралаша ашарга мөмкин иделәр.

Рамил Гали Минтимер Шәймиев янында

Хәтерлим: Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның кабул итү бүлмәсенә керер өчен, миңа ярты сәгать җитә иде. Берәр чарада бергә туры киләбез икән, бернинди сакчыларсыз Минтимер Шәриповичның минем янга килеп, кулын биреп исәнләшкәне булды.

Казанга балетмейстер, дирижер Рудольф Нуриев килгән, ул опера театрында фойеда кем беләндер сөйләшеп утыра иде. Янына килгәч, торып басты да кулын сузып исәнләште. Мин – аңа таныш булмаган бер фотограф... Менә шулай, бик гади генә, ниндидер рәсми теркәлүләрсез (аккредитация), җитәкчеләр белән бер ишектән кереп (хәзерге кебек арткы ишектән аерым кереп түгел) рәхәтләнеп төшереп йөрдек. Таныклык күрсәтеп тору юк – мине бөтен җирдә беләләр, таныйлар иде. «Кер, әйдә, без сине беләбез», – дип әйтә иделәр.

Рудольф Нуриев Казанга килгәч

Фото: © Рамил Гали

Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясый.

Фото: © Рамил Гали

Әле дә истә: Татарстанга Венгрия Президенты килде. Без аэропортта аны самолет трапы янында каршы алырга килдек: фотографлар да, журналистлар да шунда. Чәчәкләр алып килделәр. Минтимер Шәрипович: «Чәчәкләрне журналист кызлар тапшырсын!» – диде. Яшь журналист кызлар чәчәкләрне Венгрия Президентына бүләк итте. Менә шулай, бик гади итеп кенә! Бәлки, ул социалистик, коммунистик заман булуы белән дә бәйледер. Хәзер бит төп ишектән дә кереп булмый. Хезмәтчеләр кебек, арткы ишектән генә аерым тикшереп кертәләр. Рәхәт заманда яшәгәнбез икән, дип уйлап куям.

Минтимер Шәймиев Венгрия Президентын каршы ала.

Фото: © Рамил Гали

Язучылар, җырчылар, композиторлар, иҗат әһелләре миңа: «Син тарихны фотосурәтләрдә чагылдырасың», – дия иделәр. Меңләгән фотоларымны кулга алып карыйм да, чыннан да, тарих төшергәнмен икән, дим. Әмма ул вакытта аның тарихка кереп калачагын мин аңламаганмын. Хәзер аңлыйм.

«Фотографның кыйммәте, кадере зур иде»

1987–1991 елларда «Молодежь Татарстан» газетасында эшли Рамил абый. Баш редактор Римма Атласовна Ратникованы газета тышлыгына зур фото куярга күндерә ул. – Һәр редакциядә «ретушер» дигән кеше бар иде, фотолар каралы-аклы булгач, кешенең йөзе күренеп бетмәскә мөмкин, шуңа күрә ретушер өстәп, ясап куя – портрет ачыграк күренә иде.

Кайбер газетада аерым саннарны тулаем фотога гына да багышлый иделәр. «Вечерняя Казань» шундый тәҗрибә белән шөгыльләнде. Аклы-каралы фотоларга төшерә идек, төсле фотолар «Ялкын», «Азат хатын» журналларында чыга иде. Төсле фотоларны слайдка төшерә иделәр, шулай да, аларның сыйфаты бик үк яхшы түгел иде.

Редакция эшчәнлегеннән тыш, «шабаш»лар да булды. Әйтик, артистларны төшереп, фотоларны төрле газета редакцияләренә тәкъдим итәсең. Алар, ошатып, сатып ала. Яки, мәсәлән, республиканың баш табибы, баш судьясы, яки артистлар үз кирәгенә төшерергә сорый иделәр. Төшерәсең дә сатасың.

Ул вакытта интернет юк, газета/журнал редакцияләрендә фотоархивлар да юк, ә мәкаләләргә куярга фотолар кирәк! Шулай булгач, тәкъдим итәсең дә, ошаганнарын сатып алалар иде.

Мин эшләгән һәр редакциядә фотоархивлар бар иде. Кая куелгандыр ул архивлар – белмим. Ихтимал, без төшергән фотолар кемдәдер сакланадыр. Һәрхәлдә, урамга чыгарып ташламаганнардыр инде...

Кайсы редакциядә эшләсәң дә, фотографлар өчен таләпләр куелган иде. «Татарстан яшьләре» газетасына дип максатчан рәвештә фото төшерәсең икән, син ул фотоны берничек тә, әйтик, «Социалистик Татарстан» яки башка редакциягә тапшыра алмыйсың, чөнки аларның үз фотографлары бар. Бу – берничек тә кабул ителмәс иде.

Әгәр дә сине башка газета редакциясенә чакырып, ә андагы төп фотографны эшеннән азат итәләр икән, бу да яхшы түгел. Бергә төрле-төрле чараларда эшләп йөр дә, күрәләтә торып шуның урынына килеп утыр, ди?! Алай була алмый.

Башка редакциянең фотографы булмаган очракта гына фотоны тапшырырга була. Газетаны яздырып та, киоскларда да сатып ала иделәр. Киоскта тезелеп куелган газеталардан кеше сайлана: «кайсын алыйм икән?» ди. Газетаның тышлыгында зур фото белән берәр танылган кеше сурәте булса, ул, ике дә уйламый, шул газетаны сатып ала. Аннан соң, җәмәгать транспортында барганда, кеше ул газетаны кулына тотып укый, шулай ук тышлыгына башка кешеләр дә күз төшерә. Шуңа күрә фотографның кыйммәте, кадере зур иде. Журнал редакциясендә эшли торган фотографның кадере икеләтә зур, чөнки ул төсле фотоларга төшерә.

«Хитрый татарин!»

Казанда гына түгел, Мәскәүнең газета редакцияләрендә дә эшләү тәҗрибәсе бай Рамил абыйның. Бигрәк тә, «Комсомольская правда» газетасында эшләгән елларын сөйләвен бик тә кызыксынып тыңладым. Россия Президенты пулында ул барлык фотографлардан да өлгер булып, чара башланырга 2-3 сәгать алдан барып баскан була. Фотограф кешенең йөзен хәтерләп калалар: кая барса да, юллар ачыла, теге яки бу мизгелне камерага эләктереп алу мөмкинлеге туа. Шунда эшләгәндә үзенә «хитрый татарин!» дип, кушамат та тагалар. Тиз, җитез эшләгән хәйләкәр татар фотографын күреп, шоу-бизнес өлкәсенә җәлеп итәләр. «Монда иң мөһим кагыйдә – артистлар белән дус булу», – дип серләре белән уртаклаша Рамил абый. «Сары матбугат»та эшләсәң дә, сине хөрмәт итеп кенә фотога төшәбез, дип әйтә артистлар.

Музыкант, композитор Игорь Крутой белән

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивы

– РСФСРның халык артисты Валерий Золотухинның никахтан тыш баласы туган иде. Фотога төшерергә сорады. Төшердем. Әмма бу фотолар матбугатка чыкмады. Ул минем намуслы, ышанычлы кеше икәнемне белә иде. Башка артистлар белән дә нәкъ шулай эшләдем. Шуңа күрә алар минем хезмәтне хөрмәт итте, дус булды. Кая барасыларын алдан миңа хәбәр итеп тордылар.

Мәсәлән, Юрмала шәһәрендә Алла Пугачева белән Максим Галкин (Россиядә чит ил агенты булып танылды) кунакханәдән чыгып, концерт залына барырга юнәлделәр. Мин аларны фотога төшердем. Лимузинга барып утырганчы: «Алла Борисовна, мин барып җитәргә өлгермим. Мине үзегез белән лимузинга алыгыз әле!» – дим. «Әйдә, утыр», – диде. Лимузинга утырып, аларны фотога төшердем. Барып җиткәч, лимузиннан иң беренче булып мин төштем. Ишек төбендә көтеп торган фотографларның мине күреп күзләре акайган иде (көлә). Шундый хәлләр дә булды. Әйтүемчә, гел дус булырга тырыштым. Артистларның телефон номерлары бар, туры үзләренә шалтыратып сорый идем: «Кайсы фотоны куйыйк, кайсын куймыйк?» – дип. Аннары үзләре дә фотога төшерүне сорап яза иделәр.

Җырчы Дима Билан белән.

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивыннан

Дима Биланның бүлмәдә пилмән пешергән вакытын фотога төшереп калдым. «Бу егет кайчан да булса танылачак әле», – дип уйладым. Бу танылу алмаган дип, газетада чыгармадылар. «Евровидение»да җиңү яулагач, ничек кенә танылды! «Евровидение»дан Мәскәү аэропортына кайтып төшкәч тә, аны фотога төшерергә бардым. Аккредитациям булмагач, аны фанатлар зонасында көттем. Мине күрүгә, танып алды, позага басты. Шулай итеп, проблема хәл ителде. Тиз арада газета чыкты, үзең аңлыйсың, Мәскәүдә тизлек иң мөһим роль уйный, конкурентлык анда бик көчле.

2006 елда «Комсомольская правда» газетасы редакциясендә янгын чыкты. Фотоаппаратка зыян килсә дә, бөтен фотографияләрем – архивларым янмады. Мин шаккаттым. Шуңа күрә, кулъязмалар гына түгел, фотолар да янмый, дип әйтәсем килә. Аның каравы, бөтен документларым янган иде. «Известия» газетасында минем фоторәсем чыкты. Шул газетаны алдым да, документларны ясатырга дип, Мәскәүдән Казанга кайтып киттем. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатса, шул газетаны күрсәтә идем. «Бөтен нәрсә янды. Документлар юк. Менә ачкычлар, теләсәгез нишләгез», – дип әйтә идем. Шөкер, берсе дә машинаны алып калмады, «юлыңны дәвам ит» дип җибәрделәр.

Җырчы Наташа Королёва белән

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивыннан

«Казандагы өлкән фотографлардан фотога төшү серләренә өйрәндек»

– Фотографлар мәктәбе бар идеме? – дип сорыйм Рамил абыйдан.

– Профессиональ фотографларны әзерләүче 2 генә уку йорты бар иде: Мәскәү дәүләт университеты һәм Пермь техникумы. Башка вузларда фотографларны әзерләми иделәр. Шуңа күрә без Казандагы өлкән фотографлардан фотога төшү серләренә өйрәндек. Өлкән фотографның һәр сүзе яшь фотографлар өчен закон иде. Хәтерлим, Владимир Зотов мине чакырып алды да: «Хәзер театрга төшерергә барырсың. Театрда тыйнак бул, дөрес киен. Фотога төшергәндә тамашачыларга артың белән борылып басма, бик ямьсез булыр», – дип өйрәткән иде. Сәхнә – бары тик артист өчен, сәхнәгә менеп, сәхнә буйлап фотога төшереп йөрү рөхсәт ителми иде. Хәзер исә фотографлар артист белән бергә сәхнәгә менеп, фотога төшереп йөри. Бу бернинди кысаларга сыймый.

Шулай да, кагыйдәләрне бозган фотографлар юк түгел иде. Ул очракта киңәшмә җыеп, бик зур кисәтү ясый иделәр. Аллага шөкер, минем андый хәлгә калганым булмады.

Седов, Мартенков, Андронов, Мидхәт Шакирҗанов, Әсрар Шакирҗанов, Алик Биктимеров кебек фотографлар өйрәтте. Фотоларга төшерә идем дә, өлкән яшьтәге фотографларга алып барып күрсәтә идем. «Кайсы ошый, сайлап алыгыз әле», – дия идем. Шулай, берничә фотографка күрсәтеп карыйм. Иң күп ошаткан фоторәсемне анализлыйм: «Нигә нәкъ монысын сайладылар икән, бу бит миңа ошамый», – дип уйлый идем. Кайчак, теге яки бу артистны фотога төшерәсең дә, ул аны ошатмый. Фанатлары фотоларны күреп, «аһ» итә иделәр: аларга ошый иде! Шулчак, мең дә бер сорау туа: фото сиңа ошап та, тамашачыларга ошамаска мөмкин. Фотографка ошап та, тамашачы һәм үзеңә ошамаска мөмкин. Әгәр фото өч якка да бара икән, бу – бик әйбәт нәтиҗә!

Өлкән фотографларның берсе – Әсрар Шакирҗанов.

Фото: © Рамил Гали

Шуңа күрә өлкән фотографлардан тәнкыйть сүзен, киңәшләрне еш ишеттек, бу безнең өчен шәп мәктәп булды.

«Журналист, фотограф, оператор – риск белән бәйле һөнәр»

Кемнәр генә юк Рамил абыйның архивында. Әнә, Бауман урамында бомба куйганнар дип, куркыныч хәбәр таратып, урамны камап алган милиция хезмәткәрләре («бомба» дигәне ялган булган), бандитларның үзәк урамнарда йөрүләре…

Фото: © Рамил Гали

– Бандидатларны да төшердем, чөнки алар Казан урамнары буйлап йөри иде. Мин аларны качып-нитеп төшермәдем, алар минем фотога төшергәнне күрде. Ничек курыкмаганмын? Белмим. Шул ук вакытта: вакыт үтәр, бу да тарих булып калачак, дип уйлый идем. Фотографларны кыйнаган очраклар булды, тик миңа тимәделәр. Мине дә эт урынына кыйнап ташлый ала иделәр. Куркыныч вакытлар... Аллаһы Тәгалә саклаган инде мине, дим.

Мәскәүдә «зәңгәрләр» парады булды. «Комсомольская правда» газетасы өчен фотога төшерергә кирәк иде. Урамда 500-600ләп кеше өеме. Мин боларны төшердем. Мине күрүләре булды, артымнан төштеләр! И чабалар! Мин дә чабам! Башымда бер генә уй: «Мине куып тотсалар, исән калырмынмы – икеле». Парковкага барып җиттем, машинама кердем дә бикләндем. Алар машинам өстендә сикерде, типте, эт итеп бетерделәр. Машинамның бөтен җирендә тонировка ясатылган иде. Болар сикерде-сикерде дә китеп барды. Көтеп тордым да, машинадан чыгып, алар артыннан чаптым. Эшләвемне дәвам иттем. Аларны РФ Дәүләт Думасы янында тотканнар, кулларыннан тотып, җиргә яткырганнар, тоткарлаганнар иде. Боларның барысын да фотога төшердем. «Машинам изелеп бетте», – дигәч, «Сораулар юк, машинаңны төзекләндерергә чыгымнарны каплыйбыз», – диделәр. Менә шулай. Төрле ситуациягә эләккән вакытлар булды. СССРда үлем буенча беренче урында – шахтерлар, икенче урында – журналистлар, операторлар, фотографлар тора иде. Журналист, фотограф, оператор – риск белән бәйле һөнәр ул.

  • Рамил Якуб улы Галиев (Гали) – 1958 елның 11 мартында Чиләбедә туган. 1960 елда Галиевлар гаиләсе Ульяновскига күченә, 1972 елда – Адлерга. 1975 елда мәктәпне тәмамлый. Совет Армиясендә элемтәче булып хезмәт итә. 1978 елда демобилизациядән соң Казанга килә һәм Казан дәүләт химия-технология институтына укырга керә. 1981 елда химик-технолог белгечлеге буенча диплом ала һәм Горбунов предприятиесе заводында эшли (1981-1987). «Татарстан яшьләре» (1987-1991), «Молодежь Татарстана» (1991-2000), «Гудок» (2001-2002), «Комсомольская правда» (2002-2009), «Труд» (2013-2015) газеталары редакцияләрендә эшли. Хәзер – «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы фотографы. 1995 елдан Россия Фотографлар берлеге әгъзасы. СССР конкурслары лауреаты. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан Фотографлар берлеге рәисе.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100