Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Гали һәм Евгений Канаев: «Тукай премиясен алган бер генә фотограф та юк»

Татарстан тарихы китаплар, фәнни мәкаләләр, иллюстрацияле җыентыклар, кинохроникада һәм архивта гына түгел, ә фотоларда да чагылыш таба. Тарихи мизгелләрне фотоларга төшереп калдырган, быел Тукай премиясенә кандидат булган Рамил Гали һәм Евгений Канаев «Интертат»ка премиягә карата фикерләрен, моң-зарларын сөйләде.

news_top_970_100
Рамил Гали һәм Евгений Канаев: «Тукай премиясен алган бер генә фотограф та юк»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«1980-1990 елларда халыкның ничек яшәгәнен күрсәтәсебез килде»

– Быел сез Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатурагызны тәкъдим иттегез. Шигем юк, икегезнең дә фотоларга бай архивыгыз бар. Ә менә нигә 1980-1990 еллардагы фотоларыгызны тәкъдим итәсез? Ни өчен шушы чор?

Рамил Гали:

– Чөнки без нәкъ монда – «Татмедиа» бинасында 1990 елларда бергә эшләдек. Беренче катта лабораториябез урнашкан иде, редакция кушкан биремнәргә бергәләшеп бара идек. Икебез дә бер үк әйберләр төшергәнбез, ләкин дөньяны төрлечә күзаллап. Уртак проект икән, икебез дә бер чорда төшереп йөргән фотоларны сайларга булдык, ә ул нәкъ менә 1980-1990 елларга туры килгән. Бу – безнең яшь чагыбыз. Фотоларны чагыштырып карадык: алар бер-берсенә шулкадәр туры килә, бер-берсен тулыландыра! Шунлыктан, «Шигърият һәм проза. Татарстан. 1980-1990 еллар» проекты барлыкка килде.

Фото: © Рамил Гали

Евгений Канаев:

– Үзгәртеп кору елларында заводтан китәргә мәҗбүр булдым. Күңелем кушкан эшне генә башкарасы килде. Ә ул эш – фотограф һөнәре иде. Хәзерге «Татмедиа» бинасына 1990 елларда Рамил чакыруы буенча килдем. Ул башка редакциягә китәсе иде, үзе урынына мине тәкъдим итте.

Мин ничек күрәм, шулай төшерә идем. Нәтиҗәдә, икебез дә бер үк әйбер төшергәнбез, ләкин төрле акцент, төрле фәлсәфи караш белән. Дөрес, Рамил күбрәк фәлсәфәче инде ул, мин күбрәк шагыйрь. Фәлсәфәче белән шагыйрь берләште, һәм матур гына проект килеп чыкты, дип саныйм.

Евгений Канаев

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рамил Гали:

– Альбомда 106 эш урын алды, әмма бу чорга караган материал бик күләмле, әлбәттә. Һәрберебез фотолардан торган аерым-аерым зур китаплар эшли алыр идек. Комиссия әгъзалары барлык фотоларны карап чыга алмас иде, шунлыктан, темаларга бүлеп, кайбер фотоларны гына сайлап алдык: дин, сәясәт, сәнгать, тормыш-көнкүреш һ.б. темалар.

Без 1980-1990 елларда халыкның ничек яшәгәнен күрсәтәсебез килде. Бу фотоларда тормыш-көнкүрешнең караңгы, начар яклары юк.

Евгений Канаев:

– Син ул чорда әле тумагансың да әле, шуның белән бәхетлесең! (миңа ымлап – авт.) Сүз дә юк, без тирә-якта нәрсә булганын, нинди вакыйгалар барганын – барысын да күрдек. Ил буенча бик күп фаҗига булды.

Рамил Гали:

– Кремль янында гына «Раки» кафесы бар иде. Бер көн эчендә генә 5-6 кешене атып үтерделәр. Менә шундый заманда яшәдек. Бу турыда фильмнар да, сериаллар да төшерделәр. Бик күп язалар да.

Евгений Канаев:

– «Казан феноме»нының начар ягын артыгы белән пиарладылар. Ә ул чорның яхшы ягы турында берни сөйләмәделәр. Һәм без моны проектыбызда күрсәтергә тырыштык.

«Фотография ул – документ. Документларсыз, фотоларсыз тарихта калу җиңел түгел»

– Фотоларның үзенчәлеге һәм кыйммәте нәрсәдә? Бәлки, сез төшергән фотолардагы аерым бер вакыйгалар истә калгандыр.

Рамил Гали:

– Проектта вакыт белән сыналган кадрлар урын алды. Фотоларның күбесе «Татарстан яшьләре», «Комсомолец Татарии», «Шәһри Казан» газеталарында басылып чыкты. Бу архивлар безнең шәхси куллануда. Мин безнең архивларны бик уникаль дияр идем. Тарих еллар дәвамында саклана. Бу архивларга 30-40 ел. Алар безнең өйдә дә бик күп урын алып тора. Архивларны сканларга, ретушьларга, бастырып чыгарырга кирәк... Бу бик күп вакыт ала, үзе бер эш. Цифрлаштырылган, халыкка күрсәтелгән материал – Татарстанның тарихы, казанышы. Бүгенге көндә фотографларның бик үк вакыты да, ресурслары да юк. Әмма без бик мөһим эш башкарабыз: тарих битләрен саклыйбыз. Фотография ул – документ. Документларсыз, фотоларсыз тарихта калу җиңел түгел.

Рамил Гали

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Евгений Канаев:

– «Тарихта ак таплар» дигән төшенчәне ишеткәнегез бардыр. Без төшергән фотографияләрдә шушы «ак таплар» каплана. Без тарихтагы битләрне сәнгати яктан дөрес итеп тәкъдим итәргә тырыштык.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рамил Гали:

– Мәсәлән, ир белән хатын ерактан күченеп кайтканнар, аларны туганнары авылларына кабул итмәгәннәр. Качаклар күп иде, диләр. Алар нинди булган соң? Менә алар – фотоларда!

Евгений Канаев:

– Яки менә бу фотоны карагыз: Актанышта качакларга җир бүлеп биргәннәр, алар анда өй салып ята. Мин шул мизгелне фотога төшереп алдым.

Фото: © Евгений Канаев

Рамил Гали:

– «Коммунизмга юл!» плакаты торган фоторәсемне карагыз. Безгә әти-әниләр, коммунизмда торачакбыз, дип әйтә иде. Фотода нәрсә күрәбез: «Коммунизмга юл!» плакаты һәм пычрак, юеш, балчыклы юл... Коммунизмга барып җитмәдек. 180 градуска борылдык та капитализмга юнәлдек. Болар бит барысы да – тарихта калган мизгелләр. Безнең буын әле 1980-1990 еллардагы вакыйгаларны хәтерли, ә хәзерге яшьләр белми. Чынлыкта, бу чорда Татарстан нинди булган? Шул исәптән, яшьләр дә аны шушы фотолар аша белә ала.

– Фотоларны карыйм да, минем өчен бу бөтенләй башка ил кебек кабул ителә. Мин бу вакытта яшәмәдем, әле тумаган идем. Ләкин фотолар аша бик күп нәрсәне күрергә, карарга, хәтта элекке Казанга экскурсия ясарга да була!

Евгений Канаев:

– Казан бөтенләй башка шәһәр иде. Без төшергән урыннарны хәзер табып бетереп булмый.

Рамил Гали:

– Казанда тузган тораклар, иске йортлар күп иде. «Долой трущобы!» дигән язулар да еш очрый иде. Ә ул – сәүдәгәрләрнең иске йортлары иде. Шунда кешеләр яшәде. Ә хәзер инде яңа шәһәр төзеделәр.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Бу фотоальбомдагы фотоларны киң җәмәгатьчелек тә күрә аладыр бит?

– 11 апрельдә Әмир Мәҗитов музеенда (Дзержинский ур., 27) 16.00 сәгатьтә әлеге фотоальбомга кергән фотолардан торган күргәзмә ачылачак. Күргәзмә 10 майга кадәр дәвам итә, теләгән һәркем аны килеп күрә ала. Зал зур булмаганлыктан, барлык фотолар да урын алмады.

«Фотографиянең сәнгать икәнлеген бөтен дөнья таныды»

– Сезнең фикерегезчә, ни өчен фотографиягә, фотожурналистикага игътибар бирелергә тиеш соң?

Рамил Гали:

– Тукай премиясе нигезләмәсендә фотографлар, фотожурналистика турында бернинди сүз юк. Фотографиянең сәнгать икәнлеген бөтен дөнья таныды. Шуңа күрә фотография сәнгать номинациясенә кертелде. Авырлык нәрсәдә? Җәмәгатьчелек фотографияне югары бәяләми. «Безнең дә кулда телефон бар, без дә фотога төшерә алабыз», – дип әйтүчеләр бар. Хәзер фотографияне һәркем төшерә ала. Шуңа күрә фотографиянең, фотографларның кыйммәте төшә. Татарстанда фотографлар арасында Тукай премиясен алган бер генә фотограф та юк. Яшьләрне күтәрер өчен лидерларның, премияләрнең булуы кирәк. Дәүләт безне мәдәният эшлеклеләре итеп тануны күрсәтүе кирәк. Рифкать Якупов, Фәрит Гобәев кебек бөек фотографларыбызга премия бирелмәде, шуңа күрә без, Евгений Канаев белән берләшеп, үзебезнең кандидатураны тәкъдим итеп карадык. Конкурентлык та зур.

Әгәр дә без дә быел җиңә алмасак, үпкәләп калмаячакбыз. Без Женя белән әйбәт кешеләр. Әгәр премияне бирсәләр, шатланачакбыз. Шул рәвешле, үз җәмгыятебез өчен үрнәк булыр идек.

Тукай премиясенә кандидат булганнардан барысы да җиңүгә лаек. Без барысын да хөрмәт итәбез. Аларның барысы да мәдәнияткә зур өлеш керткән. Гадел конкуренциядә көрәшәбез.

– Шансларыгыз күпме икән?

Евгений Канаев:

– 50гә 50 бар дип уйлыйм. Татарстанда зур дәрәҗәдәге фотографлар күп түгел. Премиягә лаек булган ике кандидат төшеп калды, хәзер без дә төшеп калсак, әле озак вакыт фотографлардан беркем дә тәкъдим ителә алмаячак. Язмаган эш булмас әле.

– Шуннан, фотографиягә, фотографларга мөнәсәбәт үзгәрер дип уйлыйсызмы?

Рамил Гали:

– Җиңә калмасак та, безнең эшләрне карап чыгачаклар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карар, чөнки жюри әгъзалары арасында ул да бар. Бәлки, безнең интервьюны укырлар, фикерләре үзгәрер. Һәрхәлдә, бездән соңгы фотографларга Тукай премиясенә юл салып калдырабыз. Иң кыены – беренчеләргә. Әгәр без моның белән шөгыльләнмәсәк, яшәүнең мәгънәсе югалыр. Без фотога төшерү белән гомер буе шөгыльләнәбез, ул – безнең өчен иң кыйммәте, иң яратканы.

Рамил Гали Минтимер Шәймиев янында

Фото: © Рамил Галиның шәхси архивыннан

Евгений Канаев:

– Миңа калса, дәүләт дәрәҗәсендә музей, архивлар кайчандыр матбугатта эшләгән фотографларның архивын алып калса, яхшы булыр иде. Хәзерге чынбарлык ничек: фотограф вафат булса, аның архивы икенче көндә чүплектә аунап ятарга мөмкин. Фотограф үзенең архивын туганына биреп калдырса, ә туганы каядыр тапшырса – бер хәл. Әмма һәр очракта да шулай була дип әйтеп булмый.

Рамил Гали:

– Безнең илдә – спорт беренче, ә мәдәнияткә бик аз акча бүлеп бирелә. Икенче Бөтендөнья сугышы барганда Бөекбританиянең Премьер-министры Уинстон Черчилльгә бюджеттагы акчаның кайсы өлкәләргә бүленеп бирелгәнлеге турындагы исемлекне күрсәткәннәр. Исемлектә мәдәният өлкәсе булмый. «Сугыш бара бит, мәдәният калып торыр», –дигәннәр. Уинстон Черчилль: «Сез нәрсә, мәдәниятне өстәгез! Мәдәниятсез без милләт түгел!» – ди. Без күбрәк халык традицияләрен хөрмәт итәбез, ә мәдәният ул күпкә тирәнрәк төшенчә, ул – безнең байлыгыбызны күрсәтеп, көндәлек тормышны өйрәнү мөмкинлеге, җанның көзгесе. Шуңа күрә Тукай премиясен биргәндә театр, җыр авторлары, музыка әсәрләре, рәссамнар, язучыларга гына түгел, фотографларны да күз уңыннан төшермәсеннәр иде.

Рәссамнарның остаханәләре бик иске, ул остаханәләр (мастерская) Совет заманыннан калган. Рәссамнар, фотографлар өчен заманча остаханәләр ясасалар да бик рәхмәтле булыр идек. Югыйсә цифрлы технологияләр заманында яшибез... Цифрадан, цифрлы сурәтләрдән артта калсак, барысын да оттырачабыз. Хәзер кыска фильм, фотография һәм кыска текстлар модада. Яшьләр Лев Толстойның, әйтик, «Война и мир» әсәрен тулаем укымый, чөнки мәгълүмати гасырда яшибез – тәкъдим ителәсе мәгълүмат җыйнак булырга тиеш. Моның өчен визуализация кирәк.

Бүгенге көндә фотография ясалма фәһем белән бергәләп үсеш кичерә. Ясалма фәһем белән идарә итү өчен безгә программалар, сыйфатлы итеп фотога төшерә белгән яшь авторлар кирәк. Ясалма фәһем һәм дәүләт ярдәме белән без әлеге программаның лидерлары була алыр идек. IT парклар төзеделәр, әмма анда сәнгать, мәдәният юк.

Евгений Канаев:

– Фото яки рәсем булмаса, мәкаләне дә укучы булмас иде. Фото сыйфатлырак булган саен, мәкаләне дә укуы кызыграк.

Рамил Гали:

– Фотосы булмаган мәкаләләрне элек «сукыр мәкалә» дип әйтә иделәр. Андый мәкаләләр 60-80 процент укучыларын югалта. Телефондагы мәкалә дә шул ук.

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивыннан

«Фотосәнгать үсеше өчен акча бүлеп бирмәсәләр, республикада үсеш булмаячак»

– Менә сез проблемаларны атап үттегез. Ә ул проблемаларны хәл итү өчен нәрсә эшләп була?

Евгений Канаев:

– Ул эш белән янып эшләгән кешеләргә теләктәшлек белдерергә кирәк. Аларның нинди дә булса мотивы булырга тиештер бит? Энтузиазм белән без күпмедер вакыт эшли алабыз... Туфракка ашлама сипмәсәң, ул уңдырышсыз була. Кешеләрнең энтузиазмына гына өметләнмәсеннәр иде, ә андый кешеләр көннән-көн кими бара. Без инде 30 ел социализмнан капитализмга күчтек, энтузиазм хәзер почетта түгел.

Рамил Гали:

– Гөлгә су сипмәсәң, ул шиңә, бернәрсә дә үсмәячәк. Фотография белән дә шул ук. Әгәр фотосәнгать үсеше өчен акча бүлеп бирмәсәләр, республикада үсеш булмаячак. Әйе, без – энтузиастлар. Спортка бик күп акча бирелгәч, «Ак барс», «Рубин», «Динамо» командалары үсеп чыкты. Акча бүлеп бирүне мәдәнияткә юнәлдерсәләр, безнең дә үзебезнең Репин, Глазуновларыбыз булачак (Илья Репин, Илья Глазунов – рәссамнар).

Икенчедән, Татарстанда фотомәктәп юк. Музыка, сәнгать мәктәпләре бар. Ә бит фотога төшерүнең бик күп нечкәлекләре бар. Фотограф, иң элек, фотоаппаратның элементларын, функцияләрен белергә тиеш. Ә моны түгәрәкләрдә аңлатмыйлар. Фотоаппаратта хәзер, шулай ук, программа бар – анысын да белергә кирәк. Моннан тыш, фотографиянең сәнгать буларак үсеше тарихын белү шарт. Юри генә сорап кара син, дөньякүләм танылган фотографларны белмиләр. Сәясәтчеләр, рәссамнар, язучыларның исемнәрен атарга мөмкиннәр әле.

Мәсәлән, «мокрый процесс»ны эшләргә өйрәнмичә, Сергей Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына алмыйлар. Анда пленкага фотога төшерү, пленканы «проявить» итү һәм бастырып чыгару сорала. Моны аңлату, күрсәтү өчен укытучы булырга тиеш.

Хәзерге «Татмедиа» бинасындагы лабораториядә.

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивыннан

Шуңа күрә балалар өчен фотомәктәп оештыру мөһим. Карагыз сез, блогерлар нишли? Алар – бик яхшы кешеләр, ләкин фотография һәм журналистика буенча югары белемнәре юк. Блогер видео төшерә икән, аның видеосы белән бергә минем күзләрем дә сикерә, ул бит камераны тегендә-монда йөртә... Мәсәлән, Чехиядә гомуми белем бирү мәктәпләрендә музыка, рәсем һәм фотография предметын да керткәннәр. Кеше көн саен телефон куллана. Димәк, кеше аның белән фотога, видеога да төшерергә өйрәнергә тиеш. Шуның өчен өйрәтәләр дә инде.

– Дөрестән дә, хәзер хәтта яңа туган балаларга да телефон бирәләр. Телефонга гына да фотосессия төшерүчеләрне беләм. Алар сезгә конкурент булдымы? Бу күренешне ничек кабул итәсез?

Рамил Гали:

– Еллар үткән саен телефоннарның камералары да яхшыра бара. Телефондагы камерада компьютер программалары, фильтрлар бар, һәм алар аны белеп куллана, шуннан, сыйфатлы, яхшы фотолар төшерәләр. Бу күренешкә бик уңай карыйм.

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивыннан

Евгений Канаев:

– Ләкин алар, кагыйдә буларак, шәхси тормышларын һәм шуңа бәйле күренешләрне генә төшерәләр, җәмгыятьтәге тормышны түгел. Әйе, телефонга гына төшерүчеләрне беләм. Алар да үзләрен фотограф дип атый.

Рамил Гали:

– Иҗади фотограф темаларны ачып бирә, үз алдына максат-бурычлар куя һәм аларны хәл итә, шуннан соң ул эшли: бара, материал, модель, кием җыя. Иҗади программасын тормышка ашыра. Яхшы, сыйфатлы шәхси күргәзмәңне эшләр өчен телефондагы камераларның көче җитми. Бәлки, күпмедер вакыттан соң, бу проблема хәл ителер. Бәлки, без дә телефонга күчәрбез? Киләчәкне белеп булмый. Телефондагы камераларга төшерүгә мин каршы түгел.

«Ясалма фәһем эшкәрткән фотолар арткач, халык фоторәсемнәрне чынбарлык дип кабул итми башлады»

Евгений Канаев:

– Соңгы арада ясалма фәһем эшкәрткән фотолар артты. Халык күргән фоторәсемнәрне чынбарлык дип кабул итми башлады. «ВКонтакте»га керсәң, минем «дуслыкта» булган төрле яшьтәге ханымнар хәзер бөтенесе бер яшьтә, яшәреп киткәннәр. Ясалма фәһем эшкәрткән фотоларда гел яшь күренәләр инде менә!

Ясалма фәһем тарафыннан эшкәртелгән фотоларны күреп, андагы кешенең чын булмаган кеше икәнен аңлагач, халык бу фотога ышанудан туктый һәм, килер бер заман, документаль фотога кайтырбыз. Кайбер кешеләр хәзер плёнка фотосына төшерә.

Фото: © Рамил Галинең шәхси архивыннан

Рамил Гали:

– Фотограф-мастер киләчәккә эшли. Ул вакыттан алда бара. Мин 15 ел элек төшергән әйберне яшьләр хәзер төшерә башлады, ә миңа инде ул кызык түгел. Шунлыктан, безгә бу «машина» эшкәртеп бирү функциясе ягыннан гына кызыклы. Киләчәккә эшләгән машиналарны әле күргән булмады.

Визит карточкасы булган фото турында...

– Бәлки, бу сорау авыр булып тоелыр: шушы альбомнан үзегезнең визит карточкасы булган фотоны күрсәтеп, аның турында сөйли аласызмы?

Евгений Канаев:

– Бу фотоны мин иң яхшы фотоларымның берсе дип саныйм. Кайчак шулай була: син уйламаганда, үзеннән-үзе, шедевр килеп чыга. Казанда Федосеевский һәм Зоя Космодемьянская урамнары чатында йөрергә ярата идем. Анда һәрчак кеше күп була торган иде: урам этләре, песиләре, балалар чыр-чу килә, су колонкасы да шунда. Кешеләр колонкадан су алырга дип чиләкләр, бидоннар тотып килә иделәр, бу урын һәрчак гөрләп торды. Миңа моны күзәтүе кызык, чөнки мин фотографиядә мизгелне туктатырга тырышып кына калмыйм, ә тамашачы уйлап бетерә ала торган ниндидер тарихны сөйләргә дә тырышам.

Фото: © Евгений Канаев

Бу фотография 1998 елда төшерелгән, мин аны «Колонка тирәсендә» дип атадым. Барлык моментны кадрга бик уңышлы эләктереп алганмын: бер абзый чиләктән су түгә, бер бала велосипедка утырган икенче баланың артыннан этәргә маташа...

Рамил Гали:

– Минем өчен фотографиянең ике әһәмиятле ягы бар. Беренчесе – символ. Символ – җәмгыять үсешенең төп билгесе. Икенчесе – эчтәлекне уку, бу – минимализм. Фотоны детальләр белән тутырмас өчен, мин символик фоторәсем төшерәм.

Сөембикә манарасына ай кую фотосын атар идем. Карагыз: бу бинада беркайчан да Сөембикә ханбикә яшәмәгән, бу Казан ханлыгыннан соң төзелгән күзәтү манарасы гына булган. Һәм бу манарага ислам символы – ярым айны куйдылар. Бу вакытта мулла азан әйтә. Күзәтү манарасы – Татарстанны саклаучы дивар. Монда иң төп символ – ярым ай. Аның символик мәгънәсе бар.

Фото: © Рамил Гали

Без, ике автор, икебезнең ике төрле фикеребез, дөньяга карашыбыз, өслүбебез бар, ләкин бер юнәлештә эшлибез. Шуңа күрә, күргәзмә ачылышына чакырып калабыз!

Евгений Канаев:

– Без дөреслек һәм гаделлек өчен!

  • Рамил Якуб улы Галиев (Гали) – 1958 елның 11 мартында Чиләбедә туган. 1960 елда Галиевлар гаиләсе Ульяновскига күченә, 1972 елда – Адлерга. 1975 елда мәктәпне тәмамлый. Совет Армиясендә элемтәче булып хезмәт итә. 1978 елда демобилизациядән соң Казанга килә һәм Казан дәүләт химия-технология институтына укырга керә. 1981 елда химик-технолог белгечлеге буенча диплом ала һәм Горбунов предприятиесе заводында эшли (1981-1987). «Татарстан яшьләре» (1987-1991), «Молодежь Татарстана» (1991-2000), «Гудок» (2001-2002), «Комсомольская правда» (2002-2009), «Труд» (2013-2015) газеталары редакцияләрендә эшли. Ике ел дәвамында «Локомотив» футбол командасының штаттагы фотографы була. Хәзер – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы. 1995 елдан Россия Фотографлар берлеге әгъзасы. СССР конкурслары лауреаты. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан Фотографлар берлеге рәисе. Берничә тапкыр халыкара, бөтенсоюз һәм Россия фотоконкурсларында җиңүче һәм призер. Россиянең төрле төбәкләрендә 50дән артык фотокүргәзмә үткәрә.
  • Евгений Канаев – фотограф, Россия фоторәссамнар берлеге, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1955 елда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 16 яшеннән фотога төшерә башлый. 1991 елдан «Татарстан яшьләре» республика газетасында фотохәбәрче булып эшли. 2001 елдан 2021 елга кадәр-«Татэнерго» АҖ матбугат үзәге фотографы. 150дән артык чит ил һәм Россия фотокүргәзмәләрендә катнаша, берничә тапкыр дәрәҗәле фотоконкурсларда призер була. Евгений Канаевның фотолары Дәүләт Рус музеенда (Санкт-Петербург), Рус фотография музеенда (Түбән Новгород), Россия фотографиясе музеенда, Казан шәһәренең музей комплексында (милли-мәдәни үзәк), шулай ук Россия, АКШ, Канада, Австралия, Франция, Төркия, Швейцария, Казахстан, Кипр фотогалереяләрендә һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Рамил Гали һәм Евгений Канаевның җыентыкка кергән фотоларының кайберләре:

  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Рамил Гали
  • Евгений Канаев
  • Евгений Канаев
  • Евгений Канаев
  • Евгений Канаев
  • Евгений Канаев
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2024
    Исемсез
    Тукай премияле фотограф булсын өчен премияне бирү ничек була торгандыр ул? Олы бүләккә лаек шәхесләр алырга тиеш-төп критерий шул!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100