Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазановлар бик мөлаем әби белән бабай очраткан: «Үп ит, бабай, әбине»

news_top_970_100
Рамазановлар бик мөлаем әби белән бабай очраткан: «Үп ит, бабай, әбине»
видеодан скриншот

Зинира һәм Ризат Рамазановлар Караидел районы Иске Акбүләк авылы кибетендә инде 66 ел бергә гомер кичерүче искиткеч матур пар – Наилә апа белән Назыйф абыйлар гаиләсен очраткан.

Җор телле Ризат бу матур әби белән бабайга соклануын белдерә, шулай озак матур яшәүләренең серен сораша.

«Әйбәт эшләргә, тату булырга бер-берең белән. Төп шул инде», – ди Назыйф абый.

«Апаны яратасыңмы соң?» – дип тә «бәйләнә» бабайга Ризат.

«Соң, яратмасаң, яшәп буламыни?»

«Яратсаң, әйдә, бер «үп ит» әле апаны», – ди Ризат Назыйф абыйга. Ул арада: «Матурланыйм әле», – дип, яулыкларын төзәткәләп, Наилә апа Назыйф абый янына үзе дә килеп җитә. Бабай тормыш иптәшен тыйнак кына «пәп» итеп ала.

Әлеге матур пар Караидел районының ике генә йортлы Мәлек авылында гомер кичерә икән. Рамазановлар аларга озын гомер, бәхетле картлык теләгән. «Шулай парлап, тигез картлыкта яшәргә язсын барыбызга да», – ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100