Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазанны «Рамадан» дип әйтү дөресме?

Болай әйтелеш гарәп теленең үзенчәлекләре белән бәйле.

news_top_970_100
Рамазанны «Рамадан» дип әйтү дөресме?

Татарлар «Рамазан» дип әйтә. Руслар — «Рамадан». Соңгы араларда татарлар арасында да «Рамадан» дип әйтүчеләр булгалый. Кайсысы дөрес?

muslimpress.ru сайты моның сәбәпләрен аңлатып язган. Бу сүзне ике төрле әйтү гарәп теленең үзенчәлекләре белән бәйле. Гарәпчә «рамазан» «дад» хәрефе белән языла — رمضان‎

Бу аваз гарәп теленең үзенчәлеге, ул татар телендә дә, рус телендә дә юк. Сайтта ул аваз яңгырашы белән «д» авазына күбрәк охшаш дип язалар. Ул телне аңкаудан кисәк аерып, «шартлап» ясала. Күп очракта татарлар да ул авазны «д» дип укый. Мәсәлән, «Әлхәм» укыганда «даллин» дип әйтәләр. Биредә шулай ук «дад» авазы. Күргәнегезчә, «заллин» димиләр.

Аятьләр гарәп телендә укыла, шуңа күрә имамнар Коръән укыганда «дад» хәрефен дөрес итеп укулары сорала.

Төрки телләрдә бу сүз «Рамазан» булып кергән. Ул сүзлекләргә дә, әдәби әсәрләргә дә, сөйләм теленә дә шулай кергән, чөнки төрки халыкларга шулай әйтү уңай булган. Бу тарихи күренеш дип әйтергә дә була. Шуңа күрә гадәти тормышта «Рамазан» дип әйтү һәм язу дөрес, дип яза сайт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100