Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазанда үз күзләрегез белән күрә алырлык биш гаҗәеп астрономик күренеш

Рамазан аенда, ягъни март һәм апрельдә, күк йөзендә бик күп гаҗәеп астрономик күренешләрне күзәтеп булачак. Моның өчен телескоп һәм бинокльләр дә кирәкми. Аларны үз күзләрегез белән күрү өчен, балконга яки урамга чыгу яисә түбәгә менү дә җитә.

news_top_970_100
Рамазанда үз күзләрегез белән күрә алырлык биш гаҗәеп астрономик күренеш
https://www.aljazeera.net/

Венера һәм Ай

Бу күренешләрнең беренчесен 24 март кичендә күрергә мөмкин иде. Күк йөзендә якты йолдыз кебек объект белән Ай урагы балкыды. Бу объект – Венера планетасы, ул төнге күктә берничә ай дәвамында күренүен дәвам итәчәк.

Венера – Айдан соң төнге күктә иң якты балкучы объект. Бу планета куе болытлар белән капланган. Алар кояш нурларын көзге сыман чагылдыра, шуңа күрә Венера башка планеталардан яктырак яна.

https://www.aljazeera.net/

Марс

28 март кичендә Ай кызыл Марска якынлаша.

Борынгы заманнардан Марсны кан һәм сугыш белән бәйләгәннәр. Ләкин хәзер билгеле булганча, планетаның кызыл төсе – тимернең кислород белән үзара бәйләнеше аркасында барлыкка килгән күгәрек сәбәпле генә.

Антарес Чаянның йөрәге

10 апрель иртәсендә күк йөзендә кими барган Ай урагы белән бергә якты Кызыл Антарес йолдызын да күрергә мөмкин булачак. Ул берничә мең яки миллион елдан соң шартлаячак дип фаразланган кызыл супергигант. Антарес – Чаян йолдызлыгындагы иң якты йолдыз.

https://www.aljazeera.net/

Меркурий, Венера һәм Плеядалар

11 апрель кичендә көнбатыш горизонт өстендә Меркурий планетасын күрергә мөмкин булачак. Гади күз белән тагын бер гаҗәеп астрономик күренешне – Венера һәм Плеяданың кушылуын да карарга мөмкин булачак. Бу йөзләгән күк җисемнәрен үз эченә алган йолдызлар тупланышы. Плеядалар формасы буенча кече Җидегән йолдызлыгын хәтерләтә.

https://www.aljazeera.net/

Метеор агымы

Рамазанның соңгы атнасында Лирида метеор агымын күрергә мөмкин булачак, ул Җир өстеннән ел саен 16-25 апрель көннәрендә үтә.

Иң югары ноктасы 22 апрельдән 23 апрельгә каршы төндә күзәтелә. Әлеге метеор агымы 415 елда Кояш тирәли бер әйләнеш ясаучы C/1861 G1 Тэтчер кометасының эзе булып тора.

Al Jazeera Катар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100