Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазан уразасын каза кылмыйча, Шәүвәл уразасын тотарга ярыймы һәм ниятне ничек әйтергә?

news_top_970_100
Рамазан уразасын каза кылмыйча, Шәүвәл уразасын тотарга ярыймы һәм ниятне ничек әйтергә?
Фото: © «Татар-информ»

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында Шәүвәл аенда ураза тоту турында аңлаталар.

«1 ел ураза тоткан кебек савапны кулдан ычкындырма!

عَنْ أَبِي أَيُّوبَ الْأَنْصَارِيِّ رضي الله عنه أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «مَنْ صَامَ رَمَضَانَ، ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ، كَانَ ‌كَصِيَامِ ‌الدَّهْرِ».
«Кем Рамазан аенда ураза тотып, соңыннан аңа 6 көн Шәүвәл аенда тотылган уразаны ияртсә, 1 ел ураза тоткан кебек булыр». «Сахих Мөслим», 1164.

Бу 6 көн уразаны бертоташ та, көн аралаш та тотарга мөмкин. Әмма без бу уразаны тизрәк тотып чыгарга киңәш итәбез, чөнки, татар мәкалендә шулай дип әйтелә: «калган эшкә кар ява». Әле Рамазанга ияләшкәнгә, кыен булмас», – диелә бу хәбәрдә.

«Болгар мәчете» телеграм-каналында да әлеге ураза турында аңлатма, сәхәр һәм ифтар вакытында укый торган догасы бар.

«Изге Рамазан ае узып китте, сизми дә калдык. Шулай бөтен гомерләребез дә узып китәчәк. Аллаһ Тәгалә барчабызның кылган изге гамәлләрен кабул итсә һәм гөнаһларыбызны ярлыкаса иде. Рамазан ае тәмамлануга карамастан, изге гамәлләрне кылуыбызны дәвам итәргә насыйп булсын.

Рамазан аеның фарыз уразасын тотканнан соң Шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез сөннәтеннән булган мөстәхәб нәфел (эшләсә – яхшы, эшләмәсә – гөнаһысы юк) гамәл, ул ваҗиб (мәҗбүри) түгел. Ләкин аның әҗер савабы – ел буе ураза тотучыныкы кебек бик бөек һәм дәрәҗәле.

Бу турыда Пәйгамбәребез: «Кем исә ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң Шәүвәл аеның 6 көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», – ди.

Бу уразаны аерым көннәрне бүлеп тотарга ярый, бертоташтан тоту мәҗбүри түгел, ләкин хәерлерәк. Уразаны шәүвәл аеның нинди көннәрендә тотарга тели, шул көннәрне тота ала.

Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр:

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

«Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».

Авыз ачканнан соң :

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».

«Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел уразасы тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит».

Аллаһы Тәгалә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм догаларыбызны кабул кылсын», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100