Рамазан гаете-2023: кайчан була, ничек бәйрәм итәргә һәм нәрсә эшләргә ярамый?
Татарстан халкы өчен 21 апрель – Рамазан гаете – ял көне булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул Указга кул куйды.
Ураза бәйрәме көне, традицион рәвештә, ай календаре буенча билгеләнә. Сүз уңаеннан, бу көнне Татарстанда гына түгел, Башкортстанда, Чечняда, Дагыстан, Карачай-Черкес, Ингушетия, Кабардин-Балкар, Адыгей республикаларында һәм Кырымда да ял итәчәкләр. Бу хакта тулырак «Татар-информ» сайтында.
Татарстандагы шәһәр мәчетләрендә иртәнге 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укый башлаячаклар һәм 7.00 сәгатьтә аны Гает вәгазе белән дәвам итәчәкләр. Бәйрәм намазы 7.30 сәгатькә билгеләнгән. Башкалада җәмәгать транспорты, бәйрәм уңаеннан, иртәнге сәгать 5тән йөри башлаячак. Бу – шәһәр мәчете аша үтүче маршрутларга кагыла. Авыл мәчетләре өчен бәйрәм намазын, кояш чыгып, ярты сәгать үткәннән соң уздыру тәкъдим ителгән.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазе турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Аны Татарстан Диния нәзарәте сайтында, «Телеканал Хузур ТВ» YouTube-каналында, «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» һәм «Хузур ТВ» телеканаллары аша тыңларга-карарга мөмкин булачак.
«Рамазан-Фест»
«Рамазан-Фест» Иске Татар бистәсендә уза. Быел фестиваль үзенең 5 еллык юбилеен каршылый. «Рамазан-Фест» рәсми төстә 17.00 сәгатьтә ачыла, ләкин мәйданчыклар инде 15.00 сәгатьтән эшли башлаячак, ә сәхнә 16.00 сәгатьтә җанланыр дип көтелә.
Беренче килгән кунакларга бәйрәм уңаеннан «Рамазан-Фест» символикасы төшерелгән түбәтәйләр бүләк итәчәкләр.
Фестивальдә шәмаил, картиналар, милли костюмнар куелган күргәзмәләр эшләячәк. Әгәр иҗат белән шөгыльләнәсегез килеп китсә, рәсем ясау, каллиграфик нәкышь язуы, хәтта чигү буенча мастер-класс үтәчәк зоналарга килә аласыз.
Балаларның күңелен ачу өчен оештыручылар 10 балалар үзәген чакырганнар. Гыйльми шоу, сабын күбеге белән шоу, челленджлар, бәйгеләр, уеннар булачак, ә Кариев театры артистлары бу бәйрәмнәрнең борынгы вакытларда ничек үтүен күрсәтәчәкләр.
«Рамазан-Фест»ның быелгы иң төп үзенчәлеге – сыйлау-сыйлануга басым ясау: мөселманнар, ураза аеннан соң, ниһаять, көндез иркенләп-тәмләп ашый ала бит. Оештыручылар шәһәр кафе һәм рестораннарыннан шеф-поварлар чакырганнар. Алар бер-берләренә ярашмый торган продуктлардан бик тәмле ризык-нигъмәтләр әзерләп, фестиваль кунакларын сыйларга тиеш булалар. Барменнар милли татар эчемлекләрен әзерләячәк, ипи пешерүчеләр арасында исә иң тәмле бәлешне пешерү буенча бәйге узачак.
Рамазан аен дөрес итеп тәмамлау өчен фитыр сәдакасы бирү тиеш
Мөселманнар өчен фарыз саналган изге Рамазан ае ислам диненең биш баганасының берсе булып тора. Рамазан аен дөрес итеп тәмамлау һәм мохтаҗларга сәдака бирү турында сөйлибез.
Фитыр сәдакасын кайчанга кадәр биреп өлгерү кирәк?
Фитыр сәдакасы изге Рамазан аенда тоткан уразаларны йомгаклап куючы сәдака булып тора. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «фитыр» – «авыз ачу», «ашау», «ифтар» дигәнне аңлата. Ул – үз көчендә булган бөтен мөселманнар өчен ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш, бирүченең җенесенә, яшенә, байлыгына карамастан, тиешле мәҗбүри сәдака. Ул Рамазан гаетенә кадәр (быел ул 21 апрель, җомга иртәсенә туры килә) бирелергә тиеш.
Фитыр сәдакасын күпме бирергә?
Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. вакытында бу сәдаканы җирлек өчен хас азык-төлек белән бирә торган булганнар: арпа, тары, бодай, финик, йөзем... Аларның күләме «саг» дип аталучы, орлык һәм су үлчәү өчен махсус савыт белән үлчәнгән. Сәдака өчен, бодайны сагның яртысы кадәр салганнар, ул 2 кг чамасы килгән, йөземне исә сагны тутырып салганнар, ул 4 кг тәшкил иткән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре исәбе белән, сәдаканың минималь күләме быел, арпа белән санаганда, 150 сум, йөзем белән санаганда — 800 сум. Һәркем сәдаканы үзенең керем мөмкинлегеннән чыгып, 150-800 сум аралыгында бирә.
Ни өчен фитыр сәдакасы бирәбез?
Хәдистә: «Ибн Габбас радыйаллаху ганху, Аллаһ аңардан разый булсын, тапшырды: «Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. фитырны ураза тотучы өчен файдасыз һәм буш сүзләрдән чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату өчен фарыз кылды», – диелгән (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).
Фитыр сәдакасы гаиләнең һәр әгъзасы исеменнән бирелә. Изге Рамазан аенда сөйләгән буш сүзләрдән чистарыну өчен генә түгел, ифтар бәйрәме һәр мөселман йортына да керсен өчен бирелә. Тоткан уразалар, фитыр сәдакасы биргәнчегә кадәр, җир белән күк арасында асылынып торыр, диелгән хәдистә.
Фитыр сәдакасын тагын ни өчен бирәләр?
- Уразалар кабул булсын өчен;
- пакьлану һәм аннан максималь күләмдә рәхәтлек алу өчен;
- Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылып, рәхмәт әйтү өчен;
- Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итү һәм аның әһәмиятен күрсәтү өчен;
мохтаҗ мөселманнарга ярдәм йөзеннән, аларны сөендерү һәм аларның өйләрендә дә бәйрәм ясау өчен.
Фитыр сәдакасы кемгә бирелә?
Фитыр сәдакасы мохтаҗ мөселманнарга бирелә. Ләкин аны үзеңнең бертуганнарыңа, әти-әни, әби-бабай, балалар, оныкларга бирмәү хәерле.
Фитыр сәдакасын кем түли?
Гаилә башлыгы буларак, мөселман ир-ат фитыр сәдакасын үзе өчен генә түгел, балигълык яшенә җитмәгән балалары өчен дә бирә. Хатыны өчен түләү мәҗбүри түгел, шулай да, теләге булса, хатыны, әти-әниләре һәм үзенең балигълык яшендәге балалары өчен дә түли ала.
Ураза бәйрәме дип әйтү дөрес түгел?
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел, диде. «Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел. Чөнки «ураза» – ул «тыелу» дигән сүз. Ә бу бәйрәм «тыелу бетте», дигән сүз», – диде ул.
Рамазан гаете көнне нәрсә эшләү гөнаһ санала?
«Дин буенча гает көнне ураза тотарга ярамый. Гөнаһ санала. Чөнки бу тыела торган көн түгел, ашый торган көн», – диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.