Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рамазан Фест» киңәя: «Тора-бара Сабантуй мәйданына да чыгарбыз»

Бүген, 2 майда көндезге сәгать бердән кичке бишкә кадәр Казанның Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Рамазан Фест» бәйрәме узды.

news_top_970_100
«Рамазан Фест» киңәя: «Тора-бара Сабантуй мәйданына да чыгарбыз»
Владимир Васильев фотолары

Бүген мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Көндезге сәгать бердән кичке бишкә кадәр Казанның Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында шәһәркүләм «Рамазан Фест» бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасын Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештырган.

Бәйрәмнең ачылышына өлгерергә дип, сәгать бер тулганчы ук «Рамазан Фест» үтәчәк мәйданга килеп бастым. Бер чыгып, бер югалып тора торган кояш, галәмәт кенә салкын җил дә кешеләрне куркытмаган, халык мәйданга килә торды. Түргә сәхнә куелган, уң якта рәте белән мастер-класслар үткәрүчеләрнең өстәлләре тезелеп киткән. Аңа каршы якта өч кафе чатыры тора иде.

Җыелган халыкның күбесе яшь әти-әниләр. Кемдер самокат тоткан, кайсыдыр коляска этеп бара. Оныкларын иярткән әби-бабайлар да күзгә чалынды. Әлегә буш торган сәхнә янын килеп, фотога төшеп китүчеләр дә күренде.

«Бу бәйрәм яхшылык, игелек турында»

Чараны оештыручылар белән әңгәмә корып алдым. «Мин «Рамазан Фест»ка быел гына волонтер буларак килеп кушылдым. Шушы бәйрәмне әзерләүче команданың бер өлеше була алу үзе бер мәртәбә, минемчә», – ди беренче тапкыр волонтер булган Венера.

«Бәйрәмебезнең быелгысы яхшылыкның, игелекнең артуы, күбәю турында. Сәхнәдә бүген ике алып баручы булачак. Берсе яхшылыкның файдасы турында сөйләп, бердәм булырга өнди. Икенчесе исә, киресенчә, аңа каршы килүче герой. Акробатлар чыгышы һәм тимерләр бөгүчеләр чыгышы көтелә. Ахырдан күккә 70 күгәрчен очырабыз. Елдагыча мастер-класслар, бөтен кеше өчен дә актив уеннар бар.

Күп бәйрәмнәр мәчетләр каршында гына була иде бит, халык әле бик ияләшеп бетмәгән, шулай да киләләр. Бәйрәмгә мөселманнар гына түгел, башка дин, милләт кешеләре дә килә. Шуңа күрә без сценарийны да бөтен кешегә дә аңлаешлы булсын дип язабыз. Бу үзенә күрә бер гаилә бәйрәме дә, балаларга кызык булсын дип тә тырыштык», – дип сөйләде бәйрәм нечкәлекләре турында оештыручы Айгөл Махиянова.

Мастер-классның ниндиләре генә юк иде бүген: бер чатта сәйләннән төрле бизәнү әйберләре үрәләр, икенче өстәл янында балалар рәхәтләнеп печенье өстенә крем белән рәсем төшерә. Кына белән бизәк ясатучы туташлар, аквагрим ясатучы балалар да бар иде. Милли бизәкле брошьларны кызлар бик яратып буяды. Виртуаль дөнья чынбарлыгына чумарга теләүчеләрнең күбесе ир-атлар иде: кечкенә малайлардан башлап олысына кадәр чират торды.

Бәйрәмгә килгән халык белән дә сөйләшеп алдым.

Әдилә ике баласы белән «Рамазан Фест»ка Биектау районыннан килгән. «Без әле килдек кенә. Бәйрәм матур, күңелле. Узган елны балалар өчен төрле конкурслар да булган иде, быел да көтәләр, әнә», – диде ул балаларына ишарәләп.

«Кичә генә шушы бәйрәм турындагы белдерүне күрдек тә менә Уфадан килдек», – диде Башкортстан кунагы Ләйсән.

«Рамазан Фест»ка беренче килүем. Бәйрәм турындагы белдерүне күрдем дә балама күрсәтү максаты белән чыктык, – дип сөйли башлады Дамир Ризванов. – Үзебезнең бәйрәмнәрне дә бик матур итеп үткәрәләр бит хәзер. Оештыручылары да билгеле кешеләр булгач, бәйрәм начар була алмый».
Дамир әфәнде бәйрәмгә 7 яшьлек улы Бәхтияр белән килгән иде. Малай инде «Ихлас», «Фатиха» сүрәләрен дә белә булып чыкты. «Бәкара» сүрәсен әле бик әйбәт белеп бетермим», – ди ул үзе. 

«Яшьләрне кызыксындырасы иде»

Өстәлләр тирәли йөри торгач, күн мозаикасы эшли торган җиргә килеп тукталдым. Бер апа һәм бер егет кечкенә генә келәм тукып утыралар иде. Шунда ук берничә ханым күнгә бизәк төшерергә дә өйрәнә. Мастер-классны үткәрүче кыз әле берсе, әле икенчесе янына килеп, тикшереп, аңлатып, «Афәрин», – дип йөрде. Бу мастер-классны оештыручы һәм «Кул эше» татар традицион һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы Мира Рахмат белән сөйләштем.
«Бүген без бирегә ике төрле юнәлешне алып килдек: күн мозаикасы һәм келәм туку. Соңыннан аларны брелок итеп тагып йөрергә була. Без татарларның традицион һөнәрләрен торгызу белән шөгыльләнәбез. Шушы кул эшләрен халыкка кире кайтарасыбыз килә.

Төрле яшьтәге кешеләрнең кызыксынуы бигрәк тә шатландыра. Безнең максатыбыз да шул иде: онытылып барган чигү, тегү кебек кул эшләрен яшьләргә кызыклы итү.

Минем «Мира Рахмат» дигән кием брендым бар. Коллекциямә кул эшләрен кертәсем килгәч, моны бары олы буын кешеләренә генә кызыклы һәм алар гына белүен аңладым. Ул бит безнең мәдәниятебезнең бер өлеше һәм аңа югалу куркынычы яный. Менә шуны кызыклы формат белән яшьләргә тәкъдим итәсе иде», – дип сөйләде ул. Әлеге мастер-класс белән кызыксынучылар чынлап та күп иде.

Хәләл аниматор

Йөри торгач, күзем «хәләл аниматор» дигән сүзгә төште. Кем, ничек була инде бу «хәләл аниматор» дигәнне аңларга теләп, яшь кенә бер кызга сүз каттым. «Мин аниматор булып эшлим, балалар өчен уеннарны шәригать кануннары нигезендә оештырам. Уеннарымда фея, тылсым юк. Чара үткәргәндә хәдисләргә, аятьләргә аналогия үткәреп, аны балаларга аңлатырга да тырышам. Кичә менә балалар өчен ифтар үткәрдем. Сабын куыгы кабартканда, Рамазан аенда кылган изге гамәлләрнең савабы артуы турында сөйләдем. 

Костюмлы һәм костюмсыз программаларыбыз да бар. Космонавт, күбәләк, йолдыз санаучы кебек мәгънәле геройлар табарга тырышам. Рамазан аена кергәндә космонавт булып киендем һәм без балалар белән Рамазан планетасына очтык.

Ураза ае алдыннан гына беренче курсымны ачып, шундый ук хәләл аниматорларга укыту үткәрдем. Хәләл аниматорга ихтыяҗ арта бара, еш кына өлгермим, кайбер бәйрәмнәрдән баш тартырга да туры килә. Клиентлар да төрле була, кайбер очракта Аллаһ, аңа ышану, ни өчен ураза тотабыз – менә шундый темаларга да чаралар үткәрәм.

Хәзер бераздан балалар өчен Рамазан аена багышланган сабын куыгы белән уйнау, шоу булачак», – дип аңлатты беренче хәләл аниматор Камилә Окатьева.

Ул арада сәхнәгә чараның алып баручысы Марсель Әхмәдуллин чыкты да «Әссәләмәгаләйкүм», – дип мәйданны сәламләде. Халык сәхнәгә якынрак елышты. Алып баручы Габдулла Тукайның «Бәйрәм бүген» дигән шигырен укыганда, янымда торган бер мәктәп укучысы да пышылдап кына шигырьнең сүзләрен кабатлап барды. Елмаеп торган алып баручы балалар белән уртак телне тиз тапты. Бераздан сабыйлар сәхнәгә терәлеп үк килеп бастылар. Марсель Әхмәдуллин алар өчен төрле конкурслар үткәреп алды. Соңыннан сәхнәгә «Смартик» ролендә Айрат Заһриев та менде. Балаларга тамаша бик ошады булса кирәк, сәхнә яныннан китмәделәр.  

«Республика җитәкчелегенә рәхмәт укыйм»

Бәйрәмнең рәсми ачылышына Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килгән иде.

Кадерле балалар, егетләр-кызлар, әти-әниләр, әби-бабайлар, мөселман дусларым, әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Аллыһының рәхмәте белән исән-имин Рамазанга ирештек. Алланың рәхмәте, изге Рамазанның хезмәтен кылдык, чөнки ураза тоту, кичләрен намазга килү бик күп көч һәм сабырлык таләп итә. Аллаһы Тәгалә җиңеллек биреп, шушы айның изгелеген кылырга насыйп итте. Бүген без хезмәтебезне бәйрәм итәбез. Әби-бабайлар, әти-әниләр бергә балалар да ураза тотты. Малайлар кич белән ялкауланмыйча, яраткан телефоннарын алып куеп, әтиләре белән ияреп намазларга килделәр. Аларны күреп, киләчәгебез бар һәм ул өметле икән дип шатланасың.

Шул хезмәтләре өчен аларга ниндидер бүләк бирәсе, бәйрәм ясыйсы килде. Менә шушындый бәйрәм ясарга уйладык, чөнки балаларга бәйрәм булса, әти-әни дә шатлана.

Бәйрәмебезгә килгәнегез өчен Алланың рәхмәте яусын. Без кечкенә генә парктан башлаган идек, аңа кадәр мәчет ишегалларында булды. Тора-бара Горький паркына да сыймыйча, бәлки, Сабантуй җирен дә сорый башларбыз, иншалла.

Республика, шәһәр җитәкчелегенә Алланың рәхмәте яусын дип, дога кылам. Безгә башкалабызның үзәк паркларын бирәләр, ярдәм итеп торалар. Алланың рәхмәте яусын аларга. Аллаһы Тәгалә аларга исәнлек-саулык бирсен.

Аллаһы Тәгалә илебезгә, җиребезгә тынычлык, иминлек бирсен, сугыш афәтләреннән сакласын. Казаныбыз, үзебезнең җирлегебез өчен изге догада булыйк, чөнки шушы шәһәр безне җыя, таныштыра, дуслаштыра. Бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бөтен кылган изге гамәлләребезне кабул итсен. Алланың рәхмәтендә, исән-имин булыгыз,  – диде хәзрәт.

Бу вакытта мәйдандагы халык ике тапкырга арткан иде инде. Мәйданның бер өлешендә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, икенчесендә – әтиләр, абыйлар, бабайлар көч сынашты. Газонга җәймә җәеп, гаиләләре белән чәйләп утыручыларны да очраттым. «Рамазан Фест» – чын, матур, рәхәт бәйрәм булды. Ерактан ук бер-берсен сәламләп, кул болгап табышучы дуслар, туганнар очраша торган урын да ул. Биредә җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100