news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамазан аенда бик тә фазыйләтле булган гамәл

news_top
Рамазан аенда бик тә фазыйләтле булган гамәл
Фото: «Татар-информ»

Тимергали хәзрәт Юлдашев сәхифәсендә Рамазан аенда бик тә фазыйләтле булган тагын бер гамәл турында яза.

«Ул да булса – изге китабыбыз Коръәни Кәримне уку. Күп кеше Рамазан аенда Коръәнне тулаем укып чыгарга тырыша, чөнки Коръән изге аебыз белән бәйле – ул нәкъ менә Рамазан аенда иңгән», дип яза хәзрәт һәм Коръәннән аять китерә:

Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән [ай]. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем [ураза тота алмаслык дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне [тотарга тиеш]. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, [ураза тотарга кирәкле көннәр] санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә] шөкер итүчеләрдән булырсыз!»

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:185

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар