Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Рамазан ае турында аңлата.
«Рамазан ае һәр ел безгә үз бүләкләре белән килә. Бу айның иң бөек бүләге – өммәтебез өчен коткару чарасы булган уразадыр.
Шул ук сәхәрләр, ахшам вакыты керү белән үк авыз ачулар – болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Без боларның кадерен белергә тиеш.
Аллаһы Тәгаләнең икенче бүләге – Коръәни Кәрим китабы.
Раббыбызның өченче бүләге – тәравих намазы.
Рамазан аеның дүртенче бүләге – Гает. Аның кадерен Рамазан аенда ураза тоткан кеше генә тулысынча аңлый аладыр.
Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабул кылып, кадерле кунагыбыз булган Рамазан аеның бүләкләрен тиешле дәрәҗәдә, файдалы итеп куллануыбызны насыйп итсә иде», – дип яза хәзрәт.