Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазан ае башлану уңаеннан мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Рамазан ае уразасы — динебезнең биш баганасының берсе, ул Раббыбыз иңдергән дин — Исламның нигезләрен, Аллаһны һәм Аның Сүзләре — Изге Коръәнне тирән аңлауга багышлап, туры юлны аңлы рәвештә сайлау ае, диелә мөрәҗәгатьтә.

news_top_970_100
Рамазан ае башлану уңаеннан мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Равил Гайнетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти

Рамазан ае башлану уңаеннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарга мөрәҗәгать итте. 

Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм!

Җирдәге вә күк йөзендәге бар мәхлүкат тарафыннан макталучы Галәмнәрнең Хуҗасы, Аллаһка мактау булсын! Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе һәм Пәйгамбәрләрнең мөһере Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламгә Раббыбызның рәхмәте ирешсен! Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр алар юлында булучыларга Аллаһның рәхмәте булсын!

Мөселман дин кардәшләрем!

Сезгә Аллаһы Тәгаләдән иминлек, Аның рәхмәтен һәм бәрәкәтен сорыйм:

السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне изге Рамазан — ураза, рухи чистарыну һәм Аллаһның соңгы Китабы — Бөек Коръән ае башлануы белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

“И иман китергән кешеләр! Сезгә, сездән алдагы кешеләргә фарыз ителгән кебек, ураза фарыз ителде. Шулвакыт сез Аллаһтан куркучы булырсыз.” (“Әл-Бәкарә” сүрәсе, 183а.).

Җир йөзенең төрле кыйтгаларында яшәүче мөселманнар, елның иң яхшы кунагы — Рамазан аен зарыгып көтте һәм аңа җентекләп әзерләнде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисендә: Рамазанда җәннәт капкалары ачык, ә җәһәннәм капкалары ябык булыр, ихластан ураза тотучыларның гөнаһлары ярлыканыр, догалары кабул булыр, диелгән.

Рамазан ае уразасы — динебезнең биш баганасының берсе, ул Раббыбыз иңдергән дин — Исламның нигезләрен, Аллаһны һәм Аның Сүзләре — Изге Коръәнне тирән аңлауга багышлап, туры юлны аңлы рәвештә сайлау ае. Әлеге юл Аллаһка гыйбадәтебезне камилләштерүгә, рухи чистарынуга илтә, игелекле гамәлләр кылуның зарурирлыгын аңлау мөмкинлеген бирә. Бу вакыт эчендә адәм баласы һәртөрле ярдәмгә мохтаҗларны кызганырга һәм аларга карата мәрхәмәтле булырга өйрәнә.

Бүгенге көндә бар дөнья көрәш халәтендә яши. Адәм балаларының каны түгелүен, күпме тыныч халыкның үз йортын ташлап китәргә мәҗбүр булуын күреп, йөрәк әрни. Шуңа күрә Аллаһка инанган һәр кеше бу көннәрдә Раббысыннан тынычлык урнаштыруын сорый.

Уразабызны ашау-эчүдән тыелуга гына багышламыйча, ә аны якыннарыбыз һәм бер дә таныш булмаган, бигрәк тә йортын ташлап китеп, качу авырлыкларын татучылар өчен дога белән дә тулыландырсак, ул тагын да мәгънәлерәк булыр.

Рамазанны шәфкать ае дип атау гадәткә кергән. Чөнки бу айда Коръән иңә башлаган, димәк ки, дөньяга мәрхәмәт өчен җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез — Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең пәйгамбәрлеге башланган.

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ

“Рамазан ае — кешеләргә туры юл һәм дөреслекне ялганнан аера торган дәлилләре булган Коръән иңгән ай.” (“Әл-Бәкарә” сүрәсе, 185а.).

Изге Рамазан ураза тоту вакыты гына түгел, рухи чистарыну, үткән тормышка нәтиҗә ясау һәм аны бәяләү мөмкинлеге дә. Бу вакытта кешенең иманы куәтләнә, игелекле гамәлләр кылырга теләге көчәя. Болар адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта, Аның чиксез мәрхәмәтенә һәм рәхмәтенә ышанычын арттыра.

Быел без 922 нче елда булган бөек вакыйганы — Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 еллыкны бәйрәм итәбез. Идел буе Болгары — заманында Европадагы эре дәүләт, унбер гасыр элек үзен Ислам дөньясының бер өлеше буларак игълан итә. Исламны 922 нче елда һәм аннан да иртәрәк кабул итүчеләрнең варислары буларак, без Раббыбызның чакыруына һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәтенә тугры калдык. Бүген без Аллаһы Тәгаләгә моннан 1100 ел элек безгә күрсәткән мәрхәмәте, иман һәм хакыйкатьне тану бүләге, мөселман булу дәрәҗәс, шушы җир йөзендә төрле дин һәм милләттән булган ватандашларыбыз белән бергә, Раббыбыз Үзе боерганча, иминлектә һәм татулыкта яшәү мөмкинлеге өчен шөкер кылабыз.

Аллаһтан уразабызны һәм догаларыбызны кабул итүен, безне Кыямәт көненәчә хак диндә калдыруын сорап, дога кылам. Йә, Аллаһ, Рамазан уразасын тоту мөмкинлеге белән нигъмәтләп, Үзеңне колларыңа күрсәткән Синең киң рәхмәтең өчен шөкер вә хәмде-санәләребезне кабул кыл! Йә, Аллаһ, Синең ризалыгыңа омтылып, Синең генә рәхмәтеңә һәм шәфкатеңә өмет итеп кылган гыйбадәтләребезне, дога һәм намазларыбызны, игелекле гамәлләребезне кабул ит!

Йә Раббым, тулаем кешелеккә иминлек вә тынычлык бир, Адәм балаларының гомерләрен сакла вә якла, бәла-казалардан имин кыл,  хәерле тереклекләр насыйп кыл!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100