news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамазан ае башлана: быел ничә сум фитыр сәдакасы һәм зәкят түләргә кирәк?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр берлеге карары нигезендә пленумда Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртибе расланды.

news_top
Рамазан ае башлана: быел ничә сум фитыр сәдакасы һәм зәкят түләргә кирәк?

2018 елда рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 майда укыла.

Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар