Александр Пономаренко берничә ай ашказаны яман шеше белән көрәште. Артист янында яраткан туганнары: бертуганы Валерий, хатыны, балалары булды. Кайгы барысын да берләштергән кебек тоелса да, Александрны җирләгәннән соң, алар мирас өчен ызгышып беткән. Бу хакта СтарХит сайты яза.
Александр Пономаренконың вафатыннан соң ярты ел узды. Юморист куркыныч авыруны җиңә алмады һәм хатыны кулында җан бирде. Бу моңсу тарихны артистны дәвалауга акча җыярга булышкан Андрей Малахов сөйләде.
«МАЛАХОВ» тапшыруында Валерий бертуганының гаиләсен беркайчан да ташламаячагын, ахыргача аларга ярдәм итәчәген сөйләгән иде. Әмма хәзер барысы да үзгәргән. «Россия 1» телеканалында «Прямой эфир» тапшыруында алып баручылар мирас мәсьәләсе аркасында бөтен гаилә әгъзаларының талашып бетүен сөйләде.
«Нигә туганына һәм әнисенә Пономаренконың күп миллионлы акчасыннан өлеш чыкмаган, барысы да хатынына китеп беткән?» – дигән алып баручы Антон Демидов.
Проблемалар мирас хокукына керешү көне җиткәндәрәк башланган. Закон буенча, мираска хатыны һәм балалары гына түгел, ә шулай ук өлкән яшьтәге әнисе һәм бертуганнары – ягъни, Валерий һәм игезәкләрнең энесе Иван да дәгъва итә ала икән.
Сүз уңаеннан, Александрның үлемен өлкән яшьтәге әниләреннән озак вакыт яшереп килгәннәр. Кайгыдан бетерешкән анага хәзер бөтенесе белән бергә нотариуска барып гариза да язарга кирәк.
Александрның тол калган хатыны Валерийның үз өлешен дәгъва итүен ошатып бетермәгән. Тол хатын бу хәл турында сөйләргә «Прямой эфир» тапшыруына киләчәк.
«Мин Валерийга мөрәҗәгать иттем, ул вәгъдә иткән иде. Әмма мине дорфа гына кире кактылар», – диде Александрның хатыны.
Вафат булган артистның улы да студиядә булачак, ул абыйсының сүзе белән эше туры килмәгәнен сөйләргә җыена. Валерий игезәк сыңары гаиләсенең гаепләүләренә каршы тора алырмы-юкмы, әлегә билгесез.
Баштарак ул аларның дуэтын һәрвакыт бертуган Пономаренколар буларак кабул итүләрен сөйләгән иде. Хәзер исә бер генә катнашучыны карарга теләүчеләр әз. Шуңа күрә аңа ярдәмгә Николай Бандурин килгән, хәзер артистлар бергә чыгыш ясый.
Николай Бандурин да фаҗига кичергән кеше – аның күз алдында өе янып бетә, үзе һәм гаиләсе могҗиза белән генә исән кала. Хәзер төзелешне төгәлләр өчен һәм туганнарына булышыр өчен, аңа да эш кирәк.
Александр һәм Валерий Пономаренколар 1967 елда Новочеркасскида туган. Алар кечкенәдән пародияләр ясарга яраткан. Алар Евгений Петросянның «Кривое зеркало» тапшыруында чыгыш ясый башлый. Аннары тапшырулар алып баралар, катнашалар – «Утренняя почта», «Повтори!», «Театр эстрады». Александр Пономаренко 2022 елда рактан үлде.