news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раковина һәм плитәне чистарту өчен идеаль чара

Кибеттә сатыла торган гап-гади пакет краннарны, раковинаны, плитәне ялтыратып чистарта.

news_top
Раковина һәм плитәне чистарту өчен идеаль чара
https://pixabay.com

Раковина яки плитәне чистарту өчен чүпрәк урынына, супермаркеттан алган пакетны кулланып карагыз. Гади пакет һәм гади чистарту сыеклыгы белән раковинаны, плитәне, краннарны чистартып була.

Төркия хуҗабикәләре шулай чистарта икән. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Каткан майны чистарту өчен бу ысул аеруча кулай. Пакет ярдәмендә пычрак тиз чистара, эзләр калмый, полировкалаган кебек була. Пакет чүпрәккә караганда катырак булганга, шундый эффект барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар