Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ракның нинди төре иң еш очрый?

news_top_970_100
Ракның нинди төре иң еш очрый?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Сөт бизләре яман шеше иң киң таралган рак булып тора, ул бөтен онкология очракларының чирек өлешен диярлек тәшкил итә. Әлеге белешмә «Росгосстрах» иминият компаниясе мәгълүматларыннан алынган. «Известия» шул хакта яза.

«Мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санының 66 проценты – хатын-кызлар, алар ир-атлардан 2 тапкыр диярлек артык (34%). Күкрәк һәм аналык рагы – онкология авыруларының иң күп очрый торганнары (бөтен очракларның 24% һәм 18%), шул ук вакытта алар исемлекнең башында 3 ел – 2021 елдан бирле», – диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Статистикадан күренгәнчә, ир-атларда простатада яман шеш ешрак очрый. Аның белән ир-атларның өчтән ике өлеше (бөтен очраклардан 12%) мөрәҗәгать иткән.

Ике җенестәге пациентлар арасында да башка күп очрый торган онкология төрләре – тән тиресе меланомасы (6%) һәм миелома (6%).

Компания белешмәсе буенча, быел да, алдагы елда да, онкология белән авыруның күпчелек очраклары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә (29%) теркәлгән. Аннары исемлектә Рязань өлкәсе (18%), Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург (12%).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100