Ашкайнатуны яхшырту, ашаганнан соң эч күбү, авырлык һәм хәлсезлек хисен бетерү өчен, десертка киви яки яшел банан ашарга кирәк. Эчәклек эшчәнлегенә булышу һәм яман шешне кисәтү өчен бу җиләк-җимешләрне күпме ашарга кирәклеген Гарвард гастроэнтерологы Саурабх Сетхи аңлаткан, дип яза «Российская газета» сайты.
Беренчедән, кивида актинидин бар. Бу фермент аксымны яхшырак таркатырга булыша, ә бу – ашкайнату өчен гаять мөһим.
Икенчедән, киви ашау эчәклек эшчәнлегенә тулаем уңай тәэсир итә. Тикшеренүдә катнашучылар даими рәвештә киви ашаган, һәм алар иртән хәлләре яхшыруга, күңелсез симптомнарның юкка чыгуына игътибар иткән. Кимендә 4 атна дәвамында көн саен 2-3 киви ашарга киңәш ителә.
Шулай ук нибары 2 киви ашау С витаминының көндәлек нормасын 100 процентка тутыра.
«Җиңелчә яшел төстәге бананнар эчәклек микробиомы өчен яхшы. Аларда җитәрлек күләмдә резистент крахмал була, ул эчәк бактерияләренә булыша һәм кандагы шикәр күләмен җайга сала», – дигән Саурабх Сетхи.
Сәламәт микробиом – яхшы ашкайнату гына түгел, ә көчле иммун системасы да, шулай ук яхшы психик сәламәтлек, дигән табиб.
Җиңелчә яшел бананнар крахмалга һәм пектинга бай. Бу 2 төр клетчатка пребиотик кебек тәэсир итә. Норма – 1 көнгә бик зур булмаган 1-2 банан.
Табиб искәрткәнчә, эчәклек эшендә проблемалар булганда, токсиннар организмнан үз вакытында чыгып китми, ә зарарлы матдәләр белән озак вакытлы контакт эчәклекнең лайлалы тышчасын зарарлый, ялкынсыну һәм рак килеп чыгу куркынычын арттыра.