Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рак» диагнозы белән өенә үләргә кайтарып җибәрелгән ирдә яман шеш булмаганы ачыкланган

news_top_970_100

Екатеринбургта яшәгән Николай Васильцов Арамиль шәһәр хастаханәсендә паллиатив бүлектә вафат була. Аны юлламада диагнозны «метастазалы яман шеш» дип язып, өметсез авыру буларак, шул бүлеккә җибәрәләр. Паллиатив бүлектә тиеш булганча, аңа берничә көн авыртуны баса торган наркотик препаратлар ясап торалар. Тик аны яргач кына, бернинди дә онкология булмавы, ә дәвалап була торган һәм дәваларга кирәк булган башка авыру икәне ачыклана.

Николайның тарихын E1.RU сайтына кызы Ирина сөйләгән.

Николай Васильцовка 73 яшь булган. Ул элек трансформатор заводында эшләгән. Ә пенсиягә чыккач, 5 ел Химмаштагы 20нче хастаханәдә дежур-вахтер булып эшләгән. 2 ел узгач, нәкъ шушы хастаханәдә аны «дәвалап булмый торган авыру» дип, паллиативка «списать» итәләр.

Бу куркыныч хәлләргә хәтле, Николай үзен сау-сәламәт дип йөргән. Машина йөрткән, бакчасында йорт төзегән, хатыны белән бакча үстергәннәр. Узган елның маенда Николай авырып китә. Билгеләренә караганда, җиңелчә ОРВИ була: 37дән әз генә югары температура, ютәл. Ул дөрес һәм җаваплы кеше була, шуңа күрә шундук участок табибына мөрәҗәгать итә. Бу чынлап та ОРВИ булып чыга. Ләкин табиб пациентка диспансеризация узарга киңәш итә, өстәвенә, вакыты да җиткән була.

Барлык анализлар, һәрвакыттагыча, нормада була, тик флюорография үпкәләрендә ниндидер кечкенә кара таплар күрсәтә. Тубдиспансерга онколог-пульмонологка консультациягә җибәрәләр. Тикшеренүләр уздыралар, тик ул кара тапларның нәрсә икәнен төгәл ачыклый алмыйлар, чөнки алар бик кечкенә була.

Николайга «мелкоочаговые образования непонятного характера» дигән диагноз язып бирәләр һәм «сорау билгесе» белән генә мөмкин булган бер диагнозны язалар: «метастазалы яман шеш». Билгеле булмаган диагнозлар булганда бирелә торган бу стандарт белешмә, ахырда, фаҗигале роль уйный.

Ир-атны онкологка учетка бастырмыйлар: нигезләре булмый. Николай да, туганнары да бернинди дә рак булмавына ышанган була. Ул үзен яхшы хис иткән, бакчада эшләп йөргән, гадәти тормыш белән яшәгән. Ә июльдә кабат авырып китә, монысында барысыннан да авыррак була. «Икеяклы пневмония белән ковид» диагнозны куялар. КТ нәтиҗәләре буенча зарарлану авырлыгы «3» була, бу – үпкәләр 50-70 процентка зарарланган, дигән сүз.

Николайны Екатеринбургтагы бер хастаханәдә 3 атна ковид бүлегендә дәвалыйлар. Хәле яхшыргач, участок терапевты күзәтүендә өйдә дәваланып бетергә, дип чыгаралар.

Әмма күпмедер вакыттан соң аның хәле тагын начарлана. Ковидка тест тискәре була, ә КТ үпкәләр зарарлануны «2» дип күрсәтә. Бу – уртача пневмония, һәм моны өйдә дә дәвалап була, тик тыны кысылу көчле булгач, хастаханәдә калу куркынычсызрак була.

«Әти үзе эшләгән хастаханәгә кайтуына сөенде, мондагы хезмәткәрләрнең күбесен белә, шундук тынычланды. Беренче көннәрдә әти үзен әйбәт хис итте, торып йөрде, ә 14 августтан ятып кына тора башлады. Без аны карадык, кашыктан ашаттык, киенергә булыштык. Әни гел аның янында булды, мин дә килеп йөрдем. 15 августта иртә таңнан әтинең дәвалаучы табибы, бүлек мөдире керде. Әтигә тагын да начаррак икәнен күрде. «Сезгә тиз арада палатаны бушатырга кирәк», – диде. Без аңламадык. Ничек инде бушатырга? Кая? «Өегезгә кайтыгыз, без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, аның метастазалы рак», – дип җавап бирде», – дип сөйләде Ирина.

Николайның туганнарына эпикриз бирәләр. Анда хастаханәдә табиблар комиссиясе уздырылганын һәм аның составында хирург-онколог та (хәер, үпкә авырулары белән онколог-пульмонологлар шөгыльләнә) булганы язылган була. Шушы комиссиядә бер көн эчендә Николайга «паллиатив авыру» статусы бирелә.

«Без әни белән паллиатив бүлекнең нәрсә икәнен белмәдек, беркайчан да мондый хәлдә калырга туры килмәде. Анда нәрсә икәнен күргәч, котым алынды. Бу бит – соңгы юл, монда – өметсез авырулар. Мондагы медперсоналга бер сүзем дә юк. Анда табиблар да, шәфкать туташлары да яхшы: карыйлар, пациентларга мөнәсәбәтләре әйбәт. Ләкин анда дәваламыйлар, коткармыйлар, аларның реанимациясе юк. Табиблар миңа моны шундук аңлатты. Без әтине өметсез авыру дип кабул итә алмадык, әле күптән түгел генә аның барысы да яхшы иде бит. Ул терелер дип, ахыргача өметләндек»», – диде Ирина.

Хосписта Николайга авыртуны баса торган наркотик препаратлар ясыйлар, анда башкача берничек тә ярдәм итә алмаганнар. Ул инде беркемне дә танымаган, аңсыз булган һәм 4 көннән вафат булган.

Тагын берничә көннән Ирина патологоанатомнан әтисендә бернинди дә рак булмавын белә. 20 ел элек Николай авариягә эләккән һәм үпкәсенә операция ясаткан була, димәк, үпкәләрдәге теге кара таплар «спайка»лар була. Ә үлем сәбәбе – тромбоэмболия, шуның аркасында йөрәк эшчәнлеге бозылган була. Пациентның аягында тромб та була – бу ковидтан соң өзлегү нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Ирина адвокат белән бергә судка гражданлык искы бирә. Судья хастаханәдән бөтен документларны: авыру тарихын, препаратлар билгеләү кәгазен соратып ала.

Гражданлык искыннан тыш, адвокат Тикшерү комитетына да мөрәҗәгать итә. 109нчы маддәнең 2нче өлеше буенча (хезмәт бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле саксызлык аркасында үлемгә китерү) бүлек мөдирен җинаять җаваплылыгына тартуны, шулай ук гражданлык процессында медицина документы (дәлиле) фальсификациясе өчен җинаять эше кузгатуны сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100