Рәиснең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы: «Без, теләсәк, барысын да эшли алабыз!»
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан татар зыялылары белән очрашты. «Интертат» бу очрашуда яңгыраган сорау һәм җавапларны мөмкин кадәр тулырак бирергә булды.
Очрашу Кремльдә – «Манеж» күргәзмәләр залында узды. Бу очрашу алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә»сендә булып, югары бәя бирде. Һәрхәлдә, очрашуда булучылар шул хакта әйтте. Рәис «Мирасханә»не киләчәктә аерым структура дәрәҗәсенә үстереп булу перспективалары турында да сораштырган булып чыкты.
Рөстәм Миңнеханов очрашу алдыннан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу һәм борынгы язмаларны иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерү хакында сөйләшү булганын искәртте. «Әлбәттә, тарихны өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк», – диде ул һәм бу очрашуларның еш булмавын да телгә алды. «Без гел очраша алмыйбыз. Сез һәммәгез дә – ниндидер юнәлештә күренекле шәхес. Шуңа күрә менә шундый мөмкинлегебез бар, очраштык, сезнең күзлектән нинди проблемаларны ничек хәл итәргә икәнен белешербез. Без, үзебезчә, Марат Готович белән нәрсәдер эшләргә тырышабыз инде. Соңгы елларда күп эшләр эшләнде. Бәлки, безнең әле бөтен әйбергә дә кул җитмидер, күреп җиткерә алмыйбыздыр, шуңа күрә шундый бер күрешү-очрашу бик кирәк», – диде ул һәм, фикерләрне тыңлап, чаралар күреләчәк, дигән вәгъдәсен әйтте.
Татар җәмәгатьчелеге мондый очрашуларга эләккән татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең сорауларына аеруча зур игътибар бирүе сәбәпле, нәкъ менә сорауларга басым ясарга кирәк, дип уйладым.
Кол Галине зурлаячакбызмы?
Беренче сүз институтның әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановка бирелде.
– Безнең бай мирасыбызны кайтару, аны алдагы буыннарга җиткерү әһәмияте барыбызга да яхшы билгеле. Шундый ядкәрләребез арасында Болгарның атаклы шагыйре Кол Гали һәм аның «Кыйссаи Йосыф» әсәре бар. 2033 елда Кол Галинең тууына 850, аның әлеге әсәренә 800 ел тула. Шушы ике зур юбилейны махсус план буенча республика күләмендә үткәрүне тәкъдим итәбез. Бүгеннән бу эшне башлап җибәрсәк иде.
«Бу юнәлештә безнең эш барамы ул?» – дип сорады Рәис мәдәният министры Ирада Әюповадан. «Бара. Июльдә Болгарда зур чара булачак, аерым план кирәк, дөрес әйтәләр», – дип хуплады министр.
– 10 ел бар... Димәк, моңа әзерләнергә, бер планын төзеп, Указ әзерләргә кирәк. Бу – яхшы фикер, без моны хуплыйбыз.
Татар шигърияте антологиясен яңартырга вакыт – Ркаил Зәйдулла инде яшь шагыйрь түгел!
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла 1500 елны колачлаган татар поэзиясе антологиясен әзерләргә тәкъдим итте. Татар антологиясе 1956 елда бер томлык булып чыккан, 1957 елда русчага тәрҗемә ителгән. 1992 елда Гәрәй Рәхим 2 томлык антология төзегән, ул чактагы яшь шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән тәмамланган, диде берлек рәисе. (Соңрак - Ркаил Зәйдулла ның "соңгыларның берсе" булуын, Ләбиб Лерон белән төгәлләнүен әйттеләр - авт.). 2012 елда рус телендә «Из века в век» дигән рус телендә китап чыккан.
– Хәзер бит 30 елдан артык вакыт үткән, бик күп яңа авторлар пәйда булды, аннан соң чит илдә иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләрен дә өйрәнде безнең галимнәр. Шуңа күрә хәзерге технологияләр белән, аудио, видеолар кулланып, татар шигърияте антологиясен 4 томлы итеп – борынгы чордан алып бүгенге шагыйрьләргә кадәр эшләсәк, безнең мәдәниятнең бер мактанычы булыр иде, – диде ул.
Аның фикеренчә, антология татар һәм рус телләрендә булырга тиеш.
Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, әзерлек бара. «Әдәбият тарихы дигән сүз – ул бит халкыбызның тарихы дигән сүз дә. Чөнки халыкның тарихы язмалардан башлана», – ди ул.
– Аңлашылды, моны кем әзерли? – дип сорады Рәис.
– Без – галимнәр, Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә, Язучылар берлеге катнашачакбыз. Тәрҗемә мәсьәләсенә килсәк, Мәскәүдән бер шагыйрь бар, тәрҗемә итеп рус телендә чыгарам, ди, ләкин бик күп акча сорый ул. Безнең үзебезнең дә көчле тәрҗемәчеләр бар, үзебезнекеләр белән дә арзангарак ерып чыга алырбыз, дип торам мин. Тәрҗемә ителгәннәрдән иң шәп әсәрләрне сайлап алырга кирәк. Башта татар телендә чыгарабыз, аннан – русча. Аннан соң карарбыз бүтән телләргә дә...
– Яхшы, әзерләгез. Сметасын җибәрегез, – диде Рәис.
Музей кирәк, альбомнар кирәк, милли кием дә кирәк
– Үзебезнең фәнни казанышларыбызны, галимнәребезне ел дәвамында өзлексез эшләп тора торган интерактив музей аша тәкъдим итү – ул Казанны да, Татарстанны да тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү булыр иде. Мисал өчен, Бауман урамында Татарстан Фәннәр Академиясе урнашкан урында шундый музейны эшләп булмас микән? – диде институтның директоры урынбасары Олег Хисамов.
Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсеннән җаваплыны сорады, нәтиҗәдә, сорауны Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага юлладылар. «Берәр тәкъдим кертегез, бәлки, башка берәр шәһәрдә шундый мисал бардыр», – диде Рәис.
– Менә бергәләп өйрәнегез, тәкъдим кертерсез, – диде ул соңыннан.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан фәнни хезмәткәр Динә Гатина-Шафыйкова музейлардагы татар милли киеменең байлыгын тупларга һәм чит төбәкләрне дә таныштырырга тәкъдим итте. Ул куар-кодлы альбомнар, каталоглар, тарихи роликлар булдырырга тәкъдим итә.
– Бу эшне ничек итеп оештырырга дисез? – дип сорады Рәис.
– Безгә ярдәмгә «Татмедиа», Мәдәният министрлыгы килә, безнең институт эшли. Бергә...
– Музейларга экспедицияләр кирәк, реставрациягә урын булдырырга, аннан, матур итеп, бер урында күргәзмә ясарга кирәк... – дип, фәнни хезмәткәр өчен уйлап бирде Рәис.
Динә Гатина-Шәфыйкова Рәисне хуплады. Рәис тә фикерне хуплады.
– Мин хуплыйм. Тик барыбер эшне башлап йөрүче кеше кирәк бит, кем була соң? Фәннәр академиясе тарафыннан барырга тиештер, Мәдәният министрлыгы тарафыннан... Монда Конгрессны да кулланырга кирәк. Шәйхразиевка кушарга кирәк моны, җыеп алып кайтырга, өйрәнергә. Бик кирәк әйбер, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Динә Гатина-Шәфыйкованың «ике фамилияле» булуына да игътибар итте. «Әтисенең фамилиясен саклаган!» –дип реплика ташлады Ркаил Зәйдулла.
Рөстәм Миңнеханов милли кием мәсьәләсен тагын бер кат күтәрде. «Сабантуйда төрле милли киемнәр белән чыксак, ул бит бөтенләй икенче. Кием безгә кирәк булмаса, кемгә кирәк инде ул тагын? Себер татарларына да булышырга кирәк. Алар үзләренең үзенчәлекләрен югалтмасыннар. Бүтәннәргә дә, Әстерханга да. Анда зур акча кирәк түгел, без булышсак, бик яхшы эш булачак», – диде ул.
Берни дә кирәкми, рәхмәт!
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин сүз алды:
– Бүгенге чараның беренче өлешендә артык сүзгә килмәдем, акча да сорамадым. Бу якка чыккач, бөтен сораулар да акча сорауга кайтып кала, мин, акча сорамый гына, 1-2 фикеремне әйтмәкче булам. Кылган гамәлләрегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә.
2 ел элек, Сезнең ярдәм белән, Фәннәр академиясендә 2 Диссертацион совет ачылды. Берсе – татар теле һәм әдәбияты буенча, икенчесе – тарих һәм археология буенча. Шушы 2 ел эчендә 20гә якын диссертация якланды, шуларның 12се – докторлык. Шунысы кызык, әлеге докторларның уртача яше 42 яшь килеп чыга. Яшьләр фәнгә килүнең бер күрсәткече дә булып тора. Без Сезгә бик рәхмәтле.
Безнең Яклау советы октябрь аенда яңа таләпләр белән ябылды. Яңа документларны Мәскәүгә юлладык. 3 белгечлек буенча совет ачарга Сезнең дә ярдәм юлламасы бар, дип беләбез. Рәхмәт! Моның әһәмияте тагын нәрсәдә: Россиядә милли республикаларда Яклау советы ачу катлауланды. Безнең күрше-тирә республикаларда да докторлар җитмәү сәбәпле, үзләрендә ача алмыйлар. Безнең Татарстанда ачыла икән, татар дөньясы өчен генә түгел, башка милләтләргә дә милли кадрлар әзерләү юнәлешендә үзебезнең көчебезне салачакбыз. Сәясәттә булсын, икътисадта булсын, Россиядә Татарстанга карыйлар, Татарстанга өметләнәләр. Академик фән юнәлешендә дә шундый ук хәл. Сезгә бик зур рәхмәт, алга таба да шушы юнәлештә эшләрбез, дип уйлыйм.
– Иң хәйләкәр кеше шушы, – дип елмайды Рөстәм Миңнеханов. – Ул «рәхмәт» диде дә, мин: «Нәрсә белән ярдәм итә алам», – дип сорарга тиеш.
Калганнар да көлештеләр. Рәис дәвам итте:
– Бөтенесе доктор, кандидат булып бетмәсен, аннары «атка печән кем салыр»?.. Әлбәттә, яшьләргә перспектива кирәк, уйнап кына әйттем. Бу – бик кирәк эш. Яшьләр булмаса, безнең киләчәк булмый. Гел пенсиядәге кешләр белән генә эшләсәк, булмый бит. Безнең тарафтан нинди ярдәм кирәк – күрсәтербез.
«Татнефть»нең «Мирас – Наследие» проектлары җитәкчесе Мария Минеева «Язма мирас үзәге» белән «Наследие» арасында шәхси-дәүләти партнерлык урнаштырылганы, кулъязмаларны цифрлаштыру эше барганын сөйләде һәм «Без үзәккә тагын бер планетар сканер урнаштырабыз», – диде.
Рөстәм Миңнеханов бу проектлар белән хәбәрдар булуын җиткерде. «Әйтеп караган идем, тагын кирәк түгелме, дип, юк, безгә булганын «сеңдерергә» кирәк әле, диделәр», – диде ул.
– Без нишләргә тиеш? – дип сорады ул аннары Минеевадан. Минеева җавап бирмәде, киңәшмәдә утыручылар аның өчен җавап бирде: «Хупларга!»
– Хупладым бит инде, әле тагын бер сканер алып бирергә ният бар иде сезгә, тизрәк эшләргә. Юк, дидегез, – диде Миңнеханов.
Ркаил Зәйдулла: «Без гел сездән генә сорамыйбыз. Язучылар берлеге Россия Президентының грантын отты. Фронтовик язучы-шагыйрьләрдән башладык, аларны цифрлаштырып бетердек, күчәбез хәзер бүтән язучыларга», – дип реплика әйтте.
– Анда сиңа сорыйсы юк, анда Әхмәтов язып тора, – дип элеп алды Рәис. (Марат Әхмәтов – Президент каршындагы «Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре» комиссиясе рәисе).
– Мин хуплыйм, без ярдәм итәбез, әлбәттә. Телебез өчен, яшьләр белән эшләү өчен нәрсә кирәк – барысын да эшлибез. Әгәр без шушы чорда югалтсак, илебез бик күп югалта. Без гел югалып калырга мөмкин. Шуңа күрә бу – бик кирәк эш.
Татар теле укытучыларын берләштергән берлек төзергә рөхсәт тә кирәк
– Телебез турында сүз чыкканны көтеп кенә утырдым, – дип элеп алды 2нче гимназия директоры буларак танылган Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина. Ул татар теле, әдәбияты укытучылары өчен бер берләшмә төзергә тәкъдим итте. Аның инде уставы эшләнә дә башлаган икән.
— Ниндидер ассоциация булдыру авырлыгы юктыр, аның механизмнары булырга тиеш. Ул я Конгресс эчендә булырга, я безнең комиссия тарафыннан төзелергә тиештер. Без кайда нинди укытучыбыз бар, кем белән эшли алабыз? Шуны эшли алмасак, бүтән өлкәләрдә безнең бик күп югалтулар булачак. Формасын әлегә әйтә алмыйм, уйларга кирәк, – диде ул һәм мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Минзәлия Закировага «уйлашырга» фәрман бирде. «Формально безнең эшләребез бик әйбәт. Эчтәлегенә карарга кирәк. Ничә укытучы бар безнең? Саратовтамы, Омскидамы, без бит белмибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
– Вуз укытучыларын да кертергә кирәк, – дип тәкъдим итте Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.
– Әйдәгез, уйлашыгыз.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан кафедра мөдире, тарихчы Раил Фәхретдинов «бик катлаулы заман» дип башлады. Алай да «катлаулы заманның файдалы яклары да бар. Мәсәлән, безнең төрки дөньясы белән, төрки илләр белән мөнәсәбәтләр шактый киңәйде» диде һәм Рәискә рәхмәтен җиткерде.
– Без 2022 елдан уникаль программаны ачып җибәрдек. Ул – төрки халыкларның тарихы буенча белгечләр әзерләү программасы. Бу – уникаль программа, Россиядә андый программа юк. Алар Бөтендөнья татар конгрессының структураларында, Татарстанның вәкиллекләрендә эшли. Бу белгечләрнең бер төркеме аспирантурага керә. Кичә караган идем, бер дистә аспирантлар – төрки тарихын өйрәнү буенча программаны бетергән балалар. Соңгы вакытларда сез борынгы бай мирасыбыз, гарәп телендә язылган, борынгы татар телендә язылган кулъязмалар темасын күтәрәсез. Шушы белгечләрне без университеттан шул эшкә тартабыз. Алар шуларны өйрәнеп, диссертация темаларын да билгеләдек. Сезгә чын күңелдән рәхмәт һәм сезнең ярдәмегез бетмәсен, дип әйтәсем килә.
– Бүгенге көндә шөгыльләнәбез, төрки илләр белән бик каты эшлибез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтенесе белән дә. Менә әле Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда булдык, Казахстанга барасы бар. Әлбәттә, безгә бу юнәлештә белгечләрне әзерләргә кирәк. Бездә күпме бюджет урын бар?
– Бездә 2 программа бар. Бакалаврлар әзерләү буенча һәм магистрлар әзерләү буенча, бөтенесе бергә – 4 программа. Елына бюджеттан, хәзер төгәл әйтә алмыйм, 27 микән...
– Син, килгәндә, өйрәнеп кил, миңа 21 дип язганнар, мин юри сорыйм аны. Вакытында куеп барыгыз бу мәсьәләне, без аны хәл итәбез. Ә сез белергә тиеш – ничә кешене әзерләдегез, кайда алар.
– Без 312 кешене әзерләдек инде.
– Бу мәсьәләне контрольгә алырбыз. Беренчедән, рәхмәт, университет бу эшне алып бара, безнең тарафтан нинди ярдәм кирәк булыр, аны күрсәтербез.
Казан урамнары атамалары кем исемен йөртә? Кайберләрен әйтергә дә куркыныч…
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әйдәп баручы хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина Казан урамнары атамаларына бәйле сорау бирде.
– Кызганычка, урамнарның ни өчен нәкъ шулай аталуы турында мәгълүмат табу мөмкин түгел. Әгәр дә һәр урам исеме янына урам исеменең эчтәлеген, мәгънәсен аңлата торган элмә такта да куелса, ул туристлар өчен генә түгел, казанлылар, татарстанлылар өчен дә файдалы булыр иде. Бу эшне куар-кодлар ярдәмендә дә эшләргә мөмкин булыр дип уйлыйм, – диде ул.
– Бу исемнәр буенча карарга кирәк әле... Кемгә багышлап куелган бу урамның я скверның исеме, ничек кушылган. Һичьюгы туристлар йөри торган урамнарга куар-код беләнме, бүтән төрле формадамы, ничектер, аңлатмалар куеп, бу эшне оештырсак, безгә рәхмәт әйтүчеләр булачак. Туризм комитетынамы...
– Һәйкәлләргә дә кирәк, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
– Аның кайберләрен язмавың да хәерле инде. Степан Халтурин урамына нәрсә дип язарга, ул террорист булып чыга бит. Николай Бауман кем? – диде Ркаил Зәйдулла.
– Бар андый мәсьәләләр. Безнең бу урам кем исемле әле? – дип, урамга ишарәләде Рөстәм Миңнеханов. «Шейнкман» дип җавапладылар аңа. (Кремль эчендәге бердәнбер урам революционер Яков Шейнкман исемен йөртә).
– Безгә урам исемнәрен карап чыгарга кирәк. Беренчедән, кемнең исеме белән атыйбыз яңа урамнарны, булган урамнарның исемен барыбер карарга... Ашыгып эшләргә ярамый. Үзең әйтеп торасың бит, «теге вакытта» террорист булмаган инде ул.
– Революцион эшчәнлек. Шул бит инде ул барыбер, – диде Ркаил Зәйдулла һәм барлык катнашучыларны көлдерде. Ркаил Зәйдулла дәвам итте:
– Гаяз Исхакый – безнең Тукай белән тиңләшә торган шәхес инде ул. Зур язучы, җәмәгать эшлеклесе, татар дип яшәгән, татар дип үлгән. Менә аның исемендәге урам – базар артында, 2 йорт та анда, 2 офис. Кечкенә генә урам шундый киң колачлы кешегә. Аны бөтен төрки дөнья белә. Мәсәлән, Париж Коммунасы урамы бар, аның безгә ни катнашы бар?
– Алай дип әйтмә син. Заманында кушылган.
– Казанга катышы юк бит инде!
– Менә Ленинның катнашы бар бит әле. Төрлечә караш бит: давай алып атабыз, давай куябыз – андый әйберләрне уйлап эшләргә кирәк.
– Әкрен генә эшләргә кирәк, – дип килеште Ркаил Зәйдулла.
– Аны бит гел әйбәт кешене дә куеп булмый, бераз начаррак кешеләр дә булсын, истә тотсыннар, – дип көлдерде Рөстәм Миңнеханов.
– Гел әйбәт кешеләр дә юк инде, ул бит аннары фәрештә булып, очып китәр иде, – диде Ркаил Зәйдулла.
– Шуңа күрә ул мәсьәләдә бик акыллы итәргә кирәк. Ә менә нинди эчтәлекле, кемгә багышланган – андый информация булса, бик кызык булачак.
Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина очрашуны йомгаклап, үзе сорау бирде:
– Гаяз Исхакый дигәч, кушылып китим әле. Соңгы 2 көндә без Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган конференция үткәрдек. Шәхесне мәңгеләштерү юлында, әлбәттә, урамнар, һәйкәлләр кирәк, Татарстан хөкүмәте Гаяз Исхакыйның 5 томлыгын чыгарды. Аның иҗаты буенча 5 кандидатлык диссертациясе якланды. Хәзер Исхакыйның бөтен фонды «Мирасханә»гә кайтты. Без аның көндәлекләренең беренче китабын чыгарып каршы алдык ул юбилейны. Бүген Сез безнең белән – фән кешеләре белән – «Мирасханә»гә очрашуга килдегез, бу – безнең өчен зур мәртәбә. Чөнки Татарстан фәне ул көчле. Төрки дәүләтләр белән чагыштырсак, алар әле башлап кына килә торган проектларның күбесенең эшләп бетерелеп килүен күрәбез. Бездә көч күп, Сезнең ярдәм белән, без бу көчне тагын да арттырырбыз, дип исәплибез. Сезгә бик зур рәхмәт. Безгә нинди теләкләрегез, тәкъдимнәрегез булыр?
– Беренчедән, һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, исәнлек булмаса, бернәрсә дә кирәкми. Икенчедән, шушылай тел өчен, халык өчен борчылып яши торган кешеләребез бар, без сезгә таянып эшлибез. Без горурланабыз – безнең тарихыбыз бар, әле күп төрки илләрдә без бүген күргән бу эшләр булмаска да мөмкин.
Сезнең әйткән һәрбер фикерегезне без язып та, башка да салып куйдык. Болар – эшләнә торган эш. Эшләнми торган бер мәсьәлә дә юк. Бүген сез әйткән бөтен фикерләр – барысы да бездән тора. Без, теләсәк, барысын да эшли алабыз. Шуңа күрә бергә-бергә үз милләтебез, гореф-гадәтләребезне саклап, республикага салынган нигезне сакларга кирәк.
Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт. Очрашып торырга кирәк, безнең очрашулар сирәгрәк, ешрак очрашсак, эшебез тагын да уңайрак булыр! – диде Республика Рәисе.
Очрашуда катнашучылар Рәис белән фотога төште. Ул арада очрашуда катнашучыларның фикерләрен белешергә дә җай чыкты.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова:
– Без һәйкәлләрнең кемгә куелуы турында мәгълүматны куар-код белән урнаштыру турында уйлый идек. Ләкин менә урам атамалары буенча күз алдына китерә алмыйм. Уйларга кирәк. Һәрбер элмә тактада булса, димәк, аның һәрберсен дә үзгәртергә кирәк. Ә бу – зур суммалар. Аерым куар-код белән генә буламы ул? Киңәшләшергә кирәк.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов:
– Бөтен сорауларга да уңай җавап булды. Тулысынча канәгать калдык очрашудан. Сораганына – бирәбез, диде, ярдәм итәрбез, диде. Моңа кадәр дә академиягә, институтка төрле яктан ярдәм итәләр.
Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов:
– Бу очрашуларга рәсмилек керә, дигән фикерләр еш яңгырый. Ничек кенә булмасын, аларның кирәклеген күрәбез. Билгеле, бөтен фикерләр яңгырамыйдыр. Ләкин аларның нигезе – фән, тел, сәнгать буенча мирасыбызны саклау, яклау, барлау.
ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина:
– Күңелемә аеруча хуш килгән җавап – «Мирасханә»нең эшенә югары бәя булды.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин:
– Биредәге сораулар башкаларны да борчый. Рәиснең боларны аңлавы, аларны табигый кабул итүе күңелгә хуш килде. Бу сөйләшүнең протоколлар аша дәвамы булачак. Монда сөйләшкән аз дигәндә өйрәнеләчәк һәм дөньяга ашыру юллары каралачак. Монда иң мөһиме – яңгырату мәсьәләсе.
Очрашуга, мәдәни өлкәгә бәйле ведомство җитәкчеләреннән тыш, Тарих институты директоры Рим Салихов, директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан директор урынбасары Лилия Гыйниятуллина һәм Алсу Шәрипова, «Мирасханә» җитәкчесе Илһам Гомәров, институтның фәнни хезмәткәрләре Ләйлә Дәүләтшина, Ләйсән Надыршина, Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нагуманова, Археология институты директоры Айрат Ситдиков чакырылган иде.