news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Рәйсә, янасыз бит!»

Төнлә чыккан янгын Балык Бистәсе районында яшәүче Зиннәтуллиннар гаиләсен йорт һәм каралты-кураларсыз калдыра. Хуҗалар документларын гына алып чыгып өлгергән, калган бөтен мөлкәтләре янып көлгә әйләнгән.

news_top
«Рәйсә, янасыз бит!»
Фото: Зиннәтуллиннар гаиләсе тәкъдим итте

22 август көнне Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында аяныч вакыйга була. Рәйсә белән Хөсәен Зиннәтуллиннарның йортларына ут каба.

Бу көнне ир белән хатын бәрәңге сабакларын чапканнар. Авыр эштән соң йокларга яткан булганнар.

– Без бәрәңге сабакларын чабып, йорт тирәсендәге башка эшләрне эшләп, кереп яткан идек инде. Мин намаз укыганнан соң әле йокламаган идем, иптәшем йокыга киткән иде инде. Шул вакытта ниндидер ят тавышлар ишеттем. Ишегалдына чыгып карасам, иптәшемнең апасы: «Рәйсә, янасыз бит!» – дип бик каты капкага дөбертәтә иде. Ул безнең каршыда гына яши. Аның сүзләрен аңлап алгач, өйгә йөгереп кердем дә иптәшемне уяттым. Ул киемсез диярлек урамга йөгереп чыкты. Ут йортка үрмәләгән иде инде, – дип сөйләде Рәйсә Зиннәтуллина.

Ир белән хатын янгынны үзләре сүндереп караган, тик дөрләп янган утны җиңә алмаганнар. Рәйсә апа документлары яткан сумкасын гына алып чыгарга өлгерә, өйдәге башка барлык мөлкәт ут эчендә кала.

– Урамга чыгып йөгердек. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакыртты. Авыл халкы бик тиз җыелышты. Аеруча яшьләр бик актив булдылар. Алар үзләренең төркемнәрендә язганнар, шуннан соң 100ләп, мөгаен, яшьләр җыелды. Ләкин янгын сүндерүчеләрнең суы тиз бетте. Кешеләр яңадан ниндидер шланг алып, инештән су алып килгәнче, безнең ике яктагы каралты-куралар бөтенләй янып бетте. Ләкин күршеләрне янгыннан саклап кала алдылар, – дип сөйләде Рәйсә апа.

Фото: © Зиннәтуллиннар гаиләсе тәкъдим итте

Зиннәтуллиннар ярдәм күрсәткән авылдашларына, танышларына, битараф калмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.

– Безгә ярдәм итү өчен «сбор» ачып җибәрделәр. Һәрбер ярдәм кулы сузган кешегә олы рәхмәтләремне белдерәм! Аллаһы Тәгалә аларга биргән сәдакалары өчен әҗер-савапларын бирсен! Дөньялар тыныч булсын, – дип сөйләде ул.

Хөсәен абый – тракторчы, Рәйсә апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Авылдагы йортлары Хөсәен Зиннәтуллинның әти-әнисеннән калган нигез йорт була. Алар аны яңарта башлаганнар һәм булган акчаларын шушы эшкә керткәннәр.

– Бу минем иптәшемнең әти-әнисеннән калган төп йорт. Минем ике балам шушы йортта үсте. Шуңа күрә хәзер аны яңартырга теләдек. Баштарак бу эш белән шөгыльләнә алмадык. Ни өчен дигәндә, безнең күрше авылда әниебез (Рәйсә Зиннәтуллинаның әнисе – авт. иск.) бик озак еллар урын өстендә ятты. Башта, оча-бот буыны сынып, операцияләр кичерде. Аннан гангрена китеп, икенче аягын бот өстеннән кистеләр. Без озак еллар әнине караштык. Шуңа күрә бу йортка артык игътибар ителмәде. Ә хәзер ул – безнең төп йорт. Яңартырга кирәк. Шуңа ирем булган-тапкан бөтен нәрсәне әлеге йортка кертте. Янгын вакытында шулай шок халәтендә каласың икән – бер генә әйбер дә алып чыгып булмады, – дип сөйләде Рәйсә ханым.

Рәйсә Зиннәтуллина сүзләренчә, янгынның сәбәбен дә билгеләгәннәр. Әлеге фаҗига электр үткәргечтәге төзексезлек аркасында килеп чыккан.

Янгыннан зыян күрүче гаиләгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат калдырабыз:

89178800350 (Зиннатуллина Раиса Равильевна) әлеге телефон номерына Ак Барс, Сбербанк, ВТБ банклары картасы беркетелгән (ярдәм җибәргәндә «Погорельцам» дип язу сорала).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар