Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Район хастаханәсендә онлайн киңәшләшеп ясалган операциядән 16 яшьлек кыз үлгән

news_top_970_100
Район хастаханәсендә онлайн киңәшләшеп ясалган операциядән 16 яшьлек кыз үлгән
ru.freepik.com

16 яшьлек Милена Мөхәммәтҗанова эче авыртуына зарланган. Хастаханәдә аңа: «Булгалый, бетәр», – дигәннәр.

Бераздан кызның эчендә кан китә. Миленага операцияне тәҗрибәсе булмаган реаниматолог Максим Конанеров ясый. Хирург квалификациясен күтәрергә киткән була. Ул хезмәттәшләре белән онлайн киңәшләшә, хастаханәдә донор каны запасын игътибарга алмый. Ә хастаханәнең баш табибы Рафис Вафин өстәмә хирург та билгеләмәгән була. 2018 елның декабрендә кыз үлә.

Тикшерү эше башлана, гаеплеләр табыла. Бүген, 3 июльдә, Татарстан Югары суды хастаханәнең баш табибы гаебе аркасында үлгән 16 яшьлек кызның әти-әнисенә 4,2 миллион сум түләү турында карар чыгарды.

«Юраптека» «Телеграм» каналы язуына караганда, компенсация күләмен 2 тапкырга арттырганнар. Яңа Чишмә районы үзәк район хастаханәсе кызның әнисе Антонина һәм әтисе Илдар Мөхәммәтҗановка башта берәр млн сум түләргә тиеш булган.

Мораль зыяннан тыш, хастаханәдән матди зыян өчен гаилә 259 мең сум алачак. 

2022 елның сентябрендә Конанеров һәм Вафин шартлы рәвештә 2 елга хөкем ителгән, һәм аларга 1 ел дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүне тыйганнар.

Эчендә кан китү аркасында кыз 2,5 литр канын югалткан. Хокук саклау органнары вәкилләре версиясе буенча, анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеров хастаханәдә кан һәм аның компонентларын запас белән тәэмин итсә, ә баш табиб Рафис Вафин хастаханәнең бердәнбер квалификацияле хирургына алмаш тапкан булса, кызны үлем тырнагыннан йолып алып калырга мөмкин булыр иде. «Реальное время» газетасы шундый фараз да язган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100