news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Район башлыгын атып үтергән мизгел видеога эләккән

news_top

Алтайда район башлыгына мылтыктан аткан мизгел видеога эләккән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Завьялов районы башлыгы Николай Онищенко һәлак була. Аны 4 мартта Завьялово авылындагы кафедан чыкканда атып үтерәләр.

Ул парковкадан бара, үзенә таба килүче мылтыклы кешене күрә, аннан качмакчы була, ләкин шунда ук җиргә ава.

Җинаятьчене тоткарлаганнар. Ул да түрә булып эшләгән, Онищенко белән низаг күптәнге булган. Ул элеккеге җитәкчесен саклап торган һәм 2 тапкыр мылтыктан атып үтергән. Аннары ул үзенә кул салмакчы булган. Хәзер хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар