Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Район башлыгы урынбасары биш кызны үтерүдә гаепләнә

news_top_970_100
Район башлыгы урынбасары биш кызны үтерүдә гаепләнә

Алтай крае Калман районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Виталий Манишин 2000 елда 5 кызны үтерүен таныган, дип яза «АЛТАПРЕСС». 

Виталий Манишин 1971 елда Зеленая Дубрава авылында туган. Алтай университетын тәмамлап, ветеринар булып эшли. Депутат булып сайлана, бераздан район башлыгының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары итеп билгеләнә, район башлыгы ялда булганда, башлык вазифаларын да башкара. 

Аның хатыны, 2 баласы була. Altai.aif.ru аның күршеләре белән сөйләшкән – балалар Манишиннан булмый, бераздан алар аерылышалар. 

Кайбер авыл кешеләре Манишинның маньяк булуына ышанмый, дип яза «АиФ». «Әгәр аның шулкадәр гаебе булса, ул җитәкче урыннарга үрмәләмәс иде», – дигән алар. Ә кайберләре аны «начар кеше», «гел алдый иде» дип яза.

Виталий Манишин 1998-2000 елларда техникумга укырга керергә теләгән 5 кызны үтерүдә гаепләнә.

1998-2000 елларда Алтай краенда маньяк булуы билгеле, ул 9 кыз һәм урта яшьләрдәге 2 хатынны үтерә, аңа «Барнаул маньягы» дигән атама кушыла. Аның әлегә кадәр кем булуы билгеле түгел, моңа кадәр бу кеше Александр Анисимов булган дип уйлыйлар иде, әмма ул 2000 елда үзен үзе үтерә. 

Үтерүләр сериясе 1998 елның июнендә башлана. Техникумга укырга керергә теләгән Яна Шаламова югала, 1 атнадан аның мәетен елгадан табалар. Кызны буып үтергән булалар. Шул ук айда тагын 1 абитуриентка – Галина югала. Аның мәете урман полосасында табыла. 1999 елда 2 абитуриентка югала, берсенең мәетен табалар. 2000 елда 5 абитуриентка югала. Барлыгы 35 мең кешедән сорау алалар, фоторобот ясала. Кемнәрнедер кулга алалар, шул исәптән уку йорты укытучыларын да, әмма аларны җибәрергә туры килә – гаепләре расланмый. Әмма бу җинаятьләрне тикшергәндә, уку йортында укытучылар тарафыннан кызларга сексуаль басым ясалганы ачыклана, ул укытучылар эштән куыла. 

Ул арада Барнаулда 53 һәм 43 яшьлек ике хатын югала, сентябрьдә – тагын 1 студентка.

Бер студент кыз күрсәтмәсе буенча, укырга керергә вәгъдә иткән, үзен декан дип таныштырган иргә гаеп төшә. Ул 45 яшьлек Анисимов була. Аны кулга алалар, ул үтерүен таный. Тикшерү изоляторында асылынмакчы була, тикшерү эксперименты вакытында тәрәзәдән сикереп үлә. Шушы очрактан соң үтерүләр туктый, әмма полиция җитәкчесе Николай Турбовец үтерүченең бу кеше булуында шикләнүен әйтә.

Һәм менә 23 ел узгач, үзен 5 кызны үтерүен таныган кеше табылган.

Тикшерүчеләр фаразынча, Манишин компаниядә 17 яшьлек кыз белән таныша. Ялгызы гына калгач, аны көчләмәкче була, кыз каршылык күрсәткәч, аны үтерә һәм урман полосасында күмеп куя.

Кызның мәете 1 елдан соң табыла. Кызның соңгы тапкыр кемнәр белән булуы ачыкланса да, Манишинны беркем дә гаепләми. Бары тик 30 елдан соң гына бу компаниядәге ирләр полиграф аша үтә. Манишин кызны үтерүен әйтә. Бу кеше «Барнаул маньягымы», теге үтерүләргә аның катнашы бармы икәнлеге әлегә ачыкланмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100