news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Район башлыгы анага улының Украинада үлүе турында ялгыш хәбәр җиткергән

news_top
Район башлыгы анага улының Украинада үлүе турында ялгыш хәбәр җиткергән

Башкортстанның Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов махсус операциядә булган егетнең үлеме турында ялгыш хәбәр җиткергән. Чынлыкта ул исән булып чыккан.

«Бүген мине зур шатлык!!! Без махсус операциядә үлгән дип санаган Таймастагы солдатыбыз исән булып чыкты. Мин һәм военком гаиләдә булдык, кайгылы хәбәрне җиткердек. Әнисеннән һәлак булучыны ачыклар өчен ДНКга кан алдык…

Ананы ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр…Күзләрдән яшьләр акты…

Аннары ул үзе шалтыратты да исән икәнен әйтте!!!
Хата килеп чыккан. Башка солдат икән…

Аллага шөкер!

Мин чын күңелемнән ата-аналарның кайгысын уртаклашам… Башка гаиләдә кайгы…

Безнең солдатларга дан! Һәлак булучыларга мәңгелек хәтер. Россиягә дан!» – дип язган район башлыгы.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар