Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриевны хезмәттәшләре бик үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган.
Театр артистлары, пионерлар булып киенеп, җитәкчеләренең капка төбенә килеп басканнар. Быргылар кычкыртканнар, җырлар җырлаганнар.
«Без – октябрь баласы,
Октябрдә туганнарның
Раил була бабасы», – дип шигырьләр сөйләгәннәр.
Кыскасы, бик күңелле булган.