Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев зиратка барган: «Бурыч үтәлде...»

Буа театры директорының амәнәт үтәвен ошатмаучылар да табылган.

news_top_970_100
 Раил Садриев зиратка барган: «Бурыч үтәлде...»
Раил Садриевның Инстаграм аккаунтыннан

«Ял көннәрендә Егорьевск шәһәренә килеп, әтинең күптән түгел вафат булган апасының каберенә туган җир туфрагын тапшырдым. Гозереңне үтәдем, алма апа, авыр туфрагың җиңел булсын. Алтмыш еллап гомерең үтте бу калада», — дип язган ул инстаграмда.

Инстадуслары аның әлеге изге гамәлен күреп хуплаганнар. «Апаңны зурлаганың өчен Аллаһы Тәгалә үзеңне дә зурласын», «Күңелләрем тулды. Рәхмәт, Раил, булдыргансың. Үрнәк эшләрең күп», «Син туфрак саласың, Раил энем, ә мин тыела алмый елыйм», «Бигрәк саваплы эш», «Сөенеп ятсын алма апаң. Туган якның кара туфрагы…», «Кайлардан салкын кышларда туфрак кинәттегез. Буа туфрагы сумаладай кап-кара, аерылып тора», — дип язганнар.

«Каян килеп чыккан әйбер соң бу? Ислам динендә андый гамәл юк. Мәрхүмгә бернинди дә файда бирми торган мәгънәсез гамәл», — диюче дә табылган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100