Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев: Мине элек маймыл шикелле генә кабул итәләр иде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев “Сез әле мине белмисез...” дип аталган моноспектаклен тәкъдим итте. Тамашачы күңелендә көлкеле образлар тудыруы белән, юмор остасы буларак урын алган Раил Садриев Казан тамашачысына бөтенләй башка яктан ачылды.

news_top_970_100
Раил Садриев: Мине элек маймыл шикелле генә кабул итәләр иде

– Раил абый, бу моноспектакльне ничек куярга булдыгыз? Идея кайдан килде?

– Минем кебек шигырьгә сусаган җаннар шактый күптер инде ул... Шигырьләрне укырга һәм сөйләргә ярата торган кеше буларак, бу турыда күптәннән уйлап йөри идем. Мондый программаны ике кеше генә ясый – Салават Фәтхетдинов һәм Фирзәр Мортазин. Алар белән аралашканда, төрле форматта, акыллы фикерләр әйткәч, шигырьләр белән дәлилләп куя идем дә, “соң, мин дә шигырь сөйләп карый алам бит” дия идем. Бу мәҗлесләрдә, корпоративларда башланган әйбер булды. Аннан соң замана шаукымы үзгәрде. 

Рус эстрадасы артисты Александр Филиппенко әйтмешли, әгәр дә сәхнәгә бер унбиш ел элек чыксаң, шигырь сөйли башласаң, сине сызгырып, кул чабып төшерәләр иде ди, ә бүген шигырь сөйләүгә бөтен зал тын кала. Менә шундый әйбер. Аннан соң, Сергей Безруков бар. Ә аңа кадәр ике тапкыр Казанга Константин Райкин килеп китте. Ул ике сәгать дәвамында ярты сәгать баштан биографиясен, соңыннан сәгать ярым буе елый-елый, образга кереп, шигырь сөйләде. Халык аны исе китеп тыңлады. Мин әйтәм, “сәхнәдән? кара, шигырь дә сөйләп була икән” дип уйлап куйдым. Сергей Безруковны да карадым – аның бүтән формат. Ул чыгышын бизәгән, аңа музыка, биюләр, җырлар керткән. Сергей “Хулиган. Исповедь” дип аталган, Есенин буенча программа әзерләгән иде.

Уйладым-уйладым да, “татардан да шундый әйбер килеп чыгармы икән?” дип, узган ел, ышаныр-ышанмас кына, 15 апрельдә Филармония концертлар залында әдипләрне, шагыйрьләрне һәм тәнкыйтьчеләрне чакырып, “Сез әле мине белмисез...” дигән шигырь программасы төзегән идем. Мине мәзәк сөйләргә килгән бер “маймыл” шикелле генә кабул итәләр иде, ә шигырьләр сөйләгәч, бүтәнчә, мине башка яктан ачтылар. Шуңа күрә, концерт программасына да шуңа нигезләнеп кушылган исем булды ул. 

Ни өчен апрель ае? Татар кешесе өчен апрель ае – шигырь белән сугарылган ай. Милли китапханә хезмәткәрләре элемтәгә чыкты: “Әйдәгез, без дә оештырып карыйк, бездә дә мондый кичәләр була”, – диделәр. Мин монда беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Китапханәгә студент вакытында ук укырга йөри идем, китаплар ала идем, аларның күпчелеге спорт турында булды. Ә бүген исә башкачарак форматта, бүтән уйлар, бүтән хисләр белән килдем.

– Спектакльгә ни өчен нәкъ мондый исем сайладыгыз? Казан тамашачысына үзегезне яңа яктан ачарга теләвегез булдымы бу?

– Үземне бүтән яктан күрсәтәсем килде. Мин фәлсәфә белән дә шөгыльләнәм, уй-фикерләремә нигезләнеп, кандидатлык диссертациясе яза башладым.


– Тәнкыйтьне еш ишетергә туры киләме?

– Шигырьләр сөйли башлагач, тәнкыйть азайды. Ә юмор сөйләгәндә... Ул төрле эчтәлектә була, үзеңне күрсәтер өчен төрле адымнарга барырга туры килә. Ә бүгенге көндә исә халык социаль челтәрләрдә мине хуплап фикерләр әйтә.

– Сез үзегезне бик нык “пиар”лыйсыз. “Пиар”лау – хәзерге заман таләбеме?

– Мин үзем инстаграмда утырмыйм да. Безнең театрда махсус шушы юнәлештә эшләүче бүлек бар. Бу, әлбәттә, заман таләбе. Бүген бит халык интернетта, социаль челтәрләрдә утыра. Ә теге су коенулар, бәкегә чумулар – минем көндәлек шөгылем. Мин 1995 елдан бирле бәкедә коенам. Ә шигырь уку – йөрәктән чыккан әйбер ул.

– Хәзерге заман кешесе шигырь тыңлыймы?

– Тыңлый! Бүгенге заман кешесе шигырьгә сусаган. Әгәр дә ул белемгә сусамаган булса, безнең заманча язылмаса, без монда бүгенге кешеләр кебек тә була алмас идек. Минем программам да килеп чыкмас иде. Миннән һаман “кайчан икенчесе була?” – дип сорыйлар.

– “Шигырь укый белми”, дип тәнкыйтьләгәннәре булдымы?

– Әйтүчеләр бардыр инде, ләкин туры үземә әйткәннәре юк. Яратып бетермәүчеләр дә бардыр. Төрлечә. Кемдер үзен яхшырак укыйм дип уйлыйдыр. Мәйдан киң – чыксыннар, укысыннар.

– Спектакль кую белән моноспектакль куюның нинди авыр яклары бар?

– Спектакль – ул күмәк әйбер, аны режиссер куя. Моноспектакльдә син һәркөнне эшлисең. Шигырьне беләсең, ул шигырьне бәйләргә тиеш, аның темасы булырга тиеш. Ә монда син ике сәгать буе бер үзең алып барырга тиешсең!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100