news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев бәкегә чумып чыккан

Буа дәүләт драма театры директоры Кукмара бәкесенә чумган видео куйган.

news_top
Раил Садриев бәкегә чумып чыккан
Рамил Гали

Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев яңа видео куйган. Аның янына Кукмара бәкесе дип язган.

Видеода ул бәкедә өч тапкыр чумып ала да шигырь сөйли.

Артистның виртуаль дуслары видеоны ошаткан, канәгать смайликлар куйганнар.

«Тавышың матур»;

«Шигъри тәлгәшләрегез яшәргә өмет бирә»;

«Молодец, мишәр абый»;

«Текә», дип комментарийлар калдырганнар.

Раил Садриевның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын да хуплаганнар.

«Чын морж», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Молодец!» - дип язып калдырганнар.

Әлбәттә, артистның бу гамәлләренә исе китмәүчеләр дә җавапсыз калмаган: «Җылы яктан кайта да рәхәтләнеп, салкын суга чума», «туйдырдыгыз» дигән смайлик калдырган берәү.

Артистны кайгыртучы инстачы да табылган: «Туңып беттегез инде, шигырь сөйләп. Авырып китмәсәгез ярый», - дип язган ул.

«Трусиктан шигырь сөйли башладык, Аллага тапшырдык», - дип язган берәүгә «Шуннан нəрсə булган? Ул бит бəке буенда сөйли, сəхнəдə түгел. Ул бит Раил Садриев! Сез кем?» - дип кызып җавап язган тугры тамашачы.

«Нигә өч тапкыр?», дип кызыксынган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар