Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Рамазановның «Виртуальный замана» клибы

Виртуальный замана, бу дөнья кая бара, дип җырлый җырчы.

news_top_970_100
Раил Рамазановның «Виртуальный замана» клибы
клиптан скан

Раил Рамазанов Интернет заманы турында клип төшергән. Венера Мәхмүтова көе һәм шигыре, клип сценариесе авторы һәм режиссеры Нурзадә! Аны Айдар Шәймарданов төшергән.

Кирәк булса кияү-кәләш,

Интернетта табасың.

Үзең турыңда булганын

Булмаганын язасың.

Синнән дә бай, синнән дә шәп

Кеше таба алмассың,

Үзем дә ошатып куям

Интернет заманасын.


Кушымта:

Виртуальный замана, бу дөнья кая бара?

Баласы да, анасы да,

Әбисе дә, бабасы да,

Илле дими, алтмыш дими,

Интернетта утыра.


Сыерын да, кәҗәсен дә

Монда да сатып аласың.

Дусларны да, дошманны да

Моментально табасың.

Кунакларга да бармыйбыз -

Телефон безгә хуҗа.

Чынбарлыкта яшәмибез

Кебек без бер минут та.


Кушымта.


Интернетта җырлатылган

Концертка да йөрмибез.

Магнитоланы акыртып,

Үзебезчә биибез.

Нәрсә кирәк барсы да бар

Интернет челтәрендә

Чынына да, ялганга да

Ышанып яшә генә.


Кушымта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100